Юләр үзен мактар

Борынгыдан килгән бик акыллы халык мәкале бар: «Юләр үзен мактар, урта юләр хатынын мактар», – ди халык мактанчыклар турында.

Телевизордан күреп торабыз, сайлаулар җитә башласа, «Бердәм Русия» депутатлары алдагы сайлауларга үзләрен сайлату өчен халыкка нинди генә вәгъдәләр бирми. Шушы кызу урак өстендә район җитәкчеләренең вакытларын алып, аларга халыкны җыйдырып, җыелган халыкка мәңге үтәлмәс вәгъдәләр бирәләр, янәсе, «Бердәм Русия» партиясе генә эшли, алар гына булдыра, халыкның тормышын җиңеләйтәбез, дигән сүзләре генә бик ишетелми. Бары салымнарны арттырырга һәм шуның белән илне баетмакчы булалар.

Илне баету һәм кешене эшле итү өчен завод-фабрикаларны яңадан аякка бастырырга, авыл хуҗалыгын торгызып, урман булып үсеп килүче басуларны янәдән элекке хәленә кайтарып, терлекләр санын арттырып, илне алга җибәрәбез дип, ник берсе әйтеп карасын! Ә башка партияләрдән андый сүзләр ишетелә. Шулай булгач, алар алга таба да элеккеге эзләреннән чыгып, илне алга җибәрерләр дигән өмет күренми. Спорт сарайлары төзеп кенә ач халыктан спортчылар үстереп булмаслыгын алар кайчан аңлар икән? Аңламаслар, мөгаен, чөнки аларның җитәкчеләре дә, әгъзалары да элеккеге коммунистлар ич, Дилбегәне үз кулларыннан ычкындырмас өчен, төрле үтәлмәс вәгъдәләр биреп, халыкны үзләре ягына аударырга тырышып йөриләр.

Телеэкраннардан күренә бит: кайда Президент, кайда Югары Совет рәисе йөри, болар да шулар артыннан тагылып, эш күрсәткән булып кылана, башка вакытта исә койрыкларын да күрмәссең.

Президент эшләгәнгә үзләре эшләгән кебек күкрәк киереп, вәгъдәләр бирәләр, ә үзләре Думада сыер тизәгенә дә лицензия кирәк дигән карар кабул итеп утыралар. Мондый ахмак карарлар адәм көлкесе бит, терлек асраучы фермерларны үз тиресләрен үзләренә сатып алырга мәҗбүр итү була түгелме соң бу?

Инде килеп, шуны да әйтик, сугыш вакытында әтиләре яу кырында ятып калган «сугыш чоры ятимнәре»нә әлегәчә бернинди ташламалар да юк. Әлеге дә баягы дигәндәй, башка партия депутатлары хупласа да, һаман да шул «Бердәм Русия» депутатлары каршы килеп тора.

Киләчәктә дә сайлаулар гадел булыр диеп уйламыйм, нәкъ элеккеге еллардагы кебек, «көчленеке замана» дигәндәй, монда да «Бердәм Русия» үзләренә биргән тавышларны арттырмаслар диеп ышанып булмый. Сайлаучылар азрак кемнең кем икәнен уйлап, үзләренең тавышларын халыкны кайгыртучы депутатларга бирсәләр иде. Бердәм булыйк, бергә булыйк.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән районы, Зур Җәке авылы

Комментарии