Дөньяга Әбләй хуҗа

Яшәгән, ди, җиде баҗа, күрмиләр, ди, бер дә нужа. Күрерләр иде, ди, алар нужа, дөньяга Әбләй хуҗа.

Күп еллар элек Башкорт радиосыннан ишеткән шушы җыр бездәге бүгенге чынбарлыкка бик тә туры килә икән бит.

Базарга йомшак керсәк тә, бер дә йомшак булмады шул. Демократия дигәннәре дә күңелгә бик хуш килсә дә, вакытлар үтү белән законлаштырылган караклык икәнлеген аңладык. Алып-сатарлык өчен хәзер берәүне дә гаепли алмыйсың. Шушы җөмләләрне язып утырганда башкортлар җырлаган тагын бер җыр искә төште. Монысы да шул буталчыклык хакында: хатыным киленгә әйләнде, кодагый сөяркәгә әйләнде, кебегрәк. Хәзер кемнең – дус, кемнең дошман икәнлеген аңламассың. Сталинның халык дошманнарын юк итәргә кирәк дигән сүзеннән, минемчә, гаеп эзлисе юк. Ул бит патриотларны юк итәргә кушмаган. Хәзер кем патриот, кем дошман, барысы да буталып бетте. Ул чорларда эчке эшләр министры булган Берия «халык дошманнары» ярлыгы астында бик күп чын кешеләрне Сталин исеменнән юк иттергән. Сталинны чәйнәмәскә кирәк. Англия премьер-министры Черчилль әйткәнчә, чабаталы Русияне атом гасырына алып кергән һәм тоташ надан халыктан торган илне укымышлы илгә әйләндергән кеше ул. Ул үзе булган булса, караклар патриотларга әйләнмәгән булырлар иде, бу кадәр үк башбаштаклык булмас иде. Думага сайлаулар күзгә төтен җибәрү генә, анда алдан тавыш бирү дигән булып, бүре өнендә бүре булып улый алганнар гына депутат булып сайлана. Һәм былтыргы «А» кебек, гел бер үк кешеләр үтә. Дөрес, миңа, олы кешегә, бу темага язып тормаска да бит, шул демократиягә алданган кешеләргә бик ачуым килә.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии