Депутатлар – сорыкортлар

Депутатлар – сорыкортлар

«Безнең гәҗит»нең 12нче октябрь санында басылып чыккан «Җиде депутатта булдым, файдасы юк, хурлык!» дип язылган мәкаләне укыдым да («Б.Г.» №41, 12.10.2016), мин дә язарга булдым әле. Иң башта газета коллективына рәхмәт әйтәсем килә, чөнки газета аша бик күп хәбәрләр, яңалыклар беләсең, теләгең булса, һәр чәршәмбе көнне шалтыратып, зарыңны сөйли аласың. Сезгә авыр да, җаваплы да, куркыныч та эшегездә исән-сау эшләвегезне теләп калам. Без үскән чакта сайлауларга 3 ай алдан агитаторлар аңлату эшләре алып баралар иде. Клублар гөж килеп торыр иде. Кибет гөрләр иде. Иртәнге алтыдан төнге уникегә кадәр бара иде сайлау. Килә алмаган кешеләрне кыңгыраулы атлар белән алып килеп, кире илтеп куялар иде. Мин үзем дә сайлау комиссиясендә эшләдем. Бюллетеньнәрне санагач, яхшы атлар җигеп, Мөслимгә 40 чакрым илтә идек. Ул сайлау вакытлары Сабан туеннан ким булмый торган иде. Мин үскәндә генә Үрәзмәт авылыннан колхоз рәисе Мөхтәруллин, Әнәк авылыннан Сәмига Кирамова, Зөбәер авылыннан алдынгы кукуруз игүче (кызганыч, исем-фамилиясе онытылган) – аларны бик яхшы атлар белән алып киләләр иде. Алар трибунага басып, чыгыш ясыйлар иде, үзенең биографиясен, гаилә хәлен сөйли иде.

Ә хәзер Думага Ринат Хәеров дигән кешене сайладык. Кайда туган, кайда үскән, кем ул, нинди кеше – беркем бернәрсә белми сайлап җибәрдек. Авыл, район җирләреннән сайлау тәмам бетте хәзер, кем акчалы – шул депутат була. Элек алай түгел иде. Җиде депутатта булдым, файдасы булмады, дигәч, үзем белән булган бер хәлне исемә төшердем әле. Әлбәттә, бу юлы исем-фамилияләрен күрсәтми торам. Өч депутатка хат яздым, ник берсе җавап бирсен! Бирмәс тә шул, ярты миллион сумга бюджет акчасына туйдырабыз да… Үзегез исәпләп, чагыштырып карагыз – авылда күп кеше 7-8 мең пенсия ала. Әле бит аның өстенә депутатлар бернинди бурыч түләми, бушка йөри. Аңламыйм, нигә аларга шул кадәр акча түләргә, 50 меңе дә бик җиткән. Әле аларның хатыннарына да, депутатны караган өчен дип, акча түлиләр бит. Һәрхәлдә, элек шулай иде. «Безнең гәҗит» аша укып, танышып барабыз – кайсы күлмәк ерта, кайсы кеше таптатып, качып китә. Кайсыдыр ришвәт бирмәкче була, кемнәрдер сессиядә йоклап утыра. Телевизордан яңалыкларны карап барабыз: аның бөтен каналларында да гел бертөсле җыр, гел бер кеше. Бер көнне ришвәт алу-бирү 40 процентка җиткән дип сөйләделәр. Әле болай барса, 100 процент та итәрбез. Тотылган берен утыртып куйсаң, икенчеләре азрак куркыр иде. Закон юк, шуңа шулай күп ул ришвәтчелек. Кытайда алганның бармагын кисәләр бит, нигә бездә дә кулланмаска шуны?

Миллиардерлар, миллионерлар күпме? Акчалары чит ил банкларында. Шуңа кризис ул бездә. Элек бер кризис та булмады. Нинди шәһәрләр төзедек! Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре төзергә акча җитте бит. Хәзер бер балалар бакчасы салалар да, шуны телевизордан зур итеп күрсәтәләр.

Шулай да депутатларга исәнлек-саулык теләп,

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ветераннар советы рәисе

Комментарии