Битенә төкерер идем

«Безнең гәҗит»нең узган елгы саннарында «Бу дөньяның кеме юк, яки «БГ»нең шундый көнгә калуыннан көлим әле!» (2016, №44, 2 ноябрь), «Сәер кешенең сәер хатлары» (№51, 21.12.2016) дигән язмаларны укып чыктым да, күңелемне борчулы гына түгел, нәфрәтле уйлар биләп алды. Кулыннан башка эш килмәгәнлектән, ихлас күңелдән халыкка хезмәт итүче, эш барсынга җан атып, иртә таңнарда ерак юлларга кузгалучы журналистларга, намус белән гомер кичкән шәхесләргә аткан пычракның ябышмасын белсә дә, мәкерен ягарга тырышучы булып күренде ул Радик Минебаев дигән кеше. Менә бу юллар аңа карата әйтелгән:

Карап торам сурәтеңә,

Кешегә охшаган үзең.

Берәүнең төшенә кермәс

Янаулы, мәгънәсез сүзең.

Кемне куркытмак буласың,

Качып атучы куян.

Ач күзеңне ал «БГ»тән,

Сиңа килмәстер зыян.

Караш ташла шул көзгегә.

Күзеңә нурлар иңәр.

Гайбәт атма зыялыга –

Гыйлем һәрвакыт җиңәр.

Гыйлемгә тагын кушылыр

Унбиш меңенче агым.

Сине күрсәм – төкерер идем,

Булса әгәр яшь чагым.

Нурислам ЗАКИРОВ,

Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии