Зур сынаумы бу, әллә җәзамы?

Зур сынаумы бу, әллә җәзамы?

Табиблар, шәфкать туташлары турында, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсенә караган барлык проблемаларны эчке яктан бик яхшы белгәнгә күрә, яза башлаган мәкаләмне кырыйга куеп, бер атна якын да килмәдем. Яманлап язар идең… Алар арасында барыбер 70-80 процент хезмәткәр уңай персонаж бит. Мактап язар идең… Юк, җәмәгать! Мин соңгы өч елда күргән әшәкелекне, мәрхәмәтсезлекне, шәфкатьсезлекне исемә төшерәм дә, булган барлык плюслар минуска әйләнә дә куя. Шуның өчен мин бу язмамны гомумиләштерергә булдым. Гәҗит укучыларга кайбер киңәшләрем дә бар.

Туган елына карап, һәр кешегә диспансеризация үтү каралган. Бу – дәүләт тарафыннан иң яхшы программаларның берсе. Икеләнмичә, бу процедураларны үтәргә кирәк. Шунсыз ярамый. Авыруны вакытында ачыклау бик мөһим. Вәт аннан соң инде социализм бетә, җәмәгать! Тотына кыргый капитализм, ә безнеңчә «демократия» була ул. Күбесенчә олы, урта яшьтәгеләрне онкология диспансерына җибәрәләр. Менә монда чын базар мөнәсәбәтләре башлана да инде. Барысы да акчага корылган. Бик тиз рәвештә анализлар бирергә, томография, УЗИ үтәргә кирәк. Ә сиңа… ике атнадан алты айга кадәр көтәргә кушалар, билгеле инде, түләүсез булса. Куркудан болай да башы әйләнгән авыру кеше нишләсен, соңгы тиеннәрен чыгарып бирә. Шул сәгатьтә, иң күбе бер тәүлек эчендә, урын да табыла, анализ да алына. Ярый хуш, сират күперләрен кичеп, берәр ай чамасы чиратта торып, стационарга эләгәсең. Ә монда үзеңне робот-зомбилар дөньясына эләккән кебек хис итәсең. Конвейер системасы. Син монда кеше түгел. Син монда масса.

Палаталарда бернинди шартлар каралмаган. Уртача 20-25 кв м палатада биш-алты авыру, дүрт-биш саклаучы. Җәйге челләдә янып үләрлек кызу. Монда килеп эләккәч, иң беренче эш итеп, кемгә күпме бирәсен ачыклыйсың. Операцияләр булып, диспансердан урамга атлаганда, синең кесәң уртача 20-25 меңгә юкарган була инде.

– Ярар, ахыры хәерле булсын, бүтән монда килергә язмасын, – дисең дә бу мәхшәрне онытырга тырышасың

Ләкин… Оныттырмыйлар шул. Чөнки син билгеләнгән вакытта яңадан анализлар бирергә, УЗИлар үтеп торырга тиеш. Күпмедер вакыттан соң сине җибәрәләр. Кая, дисезме? Әйе, үзең яшәгән җирлектәге поликлиникага. Монда мәхшәрнең өченче этабы башлана. Атна-ун көн көтеп, көч-хәл белән терапевтка эләгәсең.

Шәхсән минем үземә терапевт:

– Шушы органнарны УЗИ аша үтеп бетәргә сиңа бер ел вакыт кирәк була, – диде.

Нишлим? Бардым да түләдем, бер сәгать эчендә барысын да үтеп чыктым.

Теш табибларына барсаң, түләүсез дигән җирдә дә «Сиңа укол кирәк», – дип 280 сумыңны алып калалар. Ортопедларны әйтеп тә тормыйм инде. Адым саен стоматология кабинетлары ачтылар, ә бәяләр? Бернинди конкуренция юк бит! Теләсә нинди бәя куялар. Берәр нәрсә әйтсәң, «Материал импортный, шуңа кыйммәт», – дип авызны ябалар. Кайда соң сез, мактаулы химиклар? Шул пломба, коронка материалларын гына да ясый белмисез бит.

Менә шушы хәлләрне күреп, белеп торгач, кемне мактап языйм. Киләчәктә яхшы булыр дигән ышаныч та юк бит. Русия дигән ил – Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган илдер дип уйлыйм мин. Беррәттән халкы да. Югыйсә, бу чаклы рәхимсез, миһербансыз һәм оятсыз булмас идек. Ә бит телевизорны ачсаң – мактану, без тегеләй дә, без болай. Шовинист Рогозин, Жириновскийлар ике сүзнең берендә: «Бөек рус халкы», – дип кычкыралар. Русиядә 160тан артык милләт вәкиле яшәгәнен бик яхшы беләләр, югыйсә.

Узган гасырның утызынчы елларында: «Без дошманны үз өендә тукмыйбыз» дип шапырынганнар бит. Ә нәрсә булып чыкты? 27 млн (кайбер чыганаклар буенча 50 млн) СССР халкын юкка чыгардылар. Хәзер дә шулай, җәмәгать! Исләре киткән икән, имеш, Сүриядәге бандитларны бомбага тотарга ТУ-95 очкычлары очыш ясаган. Болар бит узган гасырның 60нчы ел очкычлары. 1970нче елда мин хезмәт иткән авиадивизиядә нәкъ шушы очкычлар иде.

Шулай алдап, шулай мактанып, без чыннан да «Булдырабыз» ахры инде. Мәчетләребездә вәгазьләр, хотбәләр русча алып барыла башлады. Имеш, толерантлык мигрантлар өчен эшләнә. Мин шуңа аптырыйм, нигә ул толерантлык минем хокукларны бозарга тиеш? Нигә алар (мигрантлар) минем телне өйрәнми? Татарстан ике телле республика бит. Җомга намазы бара, имам вәгазь сөйли. Шушы халыкның кайберләре соңга калып мәчеткә керәләр һәм шунда шап-шоп аркаларына бәрешеп, күрешергә-исәнләшергә тотыналар. Имам хотбә укый, болар намаз укый башлый. Күбесе яланбаш, кайберсе яланаяк. Өстәге катта күкрәк балалары белән хатыннары, алар бертуктаусыз елый, намаз укыганда бик комачаулык итәләр.

Шушы урында мәрхүм Туфан абый язмасыннан бер өзек китерәм. «Сабантуйның кызган чагы – көрәш бара, мәйдан уртасына, күлмәген салып, исерек урыс агае чыкты.

– Дайте мне полотенце, буду бороться. Татары сами лягут, они нас уважают, – ди.

Дөрес әйтә бит, бүтән халыкларны хөрмәт итәбез дип, үзебез егылабыз. Тик бүтән халыклар безнең шул «яхшы гадәтләребезне» аңлап кына бетермиләр. Менә бу сиңа була инде толерантлык. Бу бер сүз белән әйткәндә – мескенлек дип атала.

Безнең Татарстан делегациясе соңгы елларда кайда гына булмады да кем белән генә килешү төземәде. Соң шуннан? Конкрет минем өчен яки сезнең өчен, җәмәгать, нәрсә бирде бу? Азык-төлекнең бәясе, ЖКХ тарифлары коточмалы, шәһәр транспорты иң кыйммәте бездә, йөрергә рәтле юллар юк. Инвалидларга ташламалы даруларның күбесе бирелми башлады, рецепт язылса да, даруханәләрдән ала алмыйбыз. Йә аның алыштыра торганы була, яки «кайнар элемтә»дән сорарга кушалар. Бер төркем «главалар» Сингапурга, Германиягә, Грециягә һәм башка илләргә тәҗрибә тупларга йөрделәр. Тәҗрибә тупланды бугай. Бу мәгариф өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгында да яхшы күренә. Бәрәңгене – Израильдән, помидорны Әзәрбайҗаннан алабыз, ә үзебездә миллионлаган гектар җир сөрелмичә ята.

Бер полководецтан: «Син кайсы дошманнан куркасың?» – дип сораганнар ди. Ул: «Мин дошманнардан курыкмыйм, чөнки алар билгеле, мин үзебезнең чиновниклардан куркам», – дип җавап биргән. Аларга милләт тә, халык та кирәкми. Алар – акчага, байлыкка табынган бәндәләр.

Шуны да әйтәсе килә, уртача хезмәт хакы дигән атаманы кем уйлап тапканы билгесез, әмма ул бездә беренче күрсәткеч булып тора. Беркөнне телевизордан Татарстан Республикасы Президенты сөйләп тора. «Татарстанда уртача хезмәт хакы – 29 мең сум», – ди. Гафу итегез, хөрмәтле Президент! Слесарь Ивановның айлык 10-12 меңе, шәфкать туташы Сидорованың 10 меңе, техничка Петрованың 8 меңе белән баш табиб Галиевнең 200 меңе арасында нинди уртаклык бар? Менә моңа инде безнең акыл җитеп бетми.

«Поле чудес» тапшыруы бара.

– Хезмәт хакың күпме? – дип сорый Якубович?

– Сигез мең, – ди техничка.

– Көненәдер бит? – дип кабат сорый Аркадьевич. Аңлый алмый, чөнки алар бу мохиттән ерак бит.

Заманында бергә баш механик булып эшләгән Җ.нең әйткән сүзләре һаман колагымда яңгырый:

– Шушы кабахәт системадан качып, Африка илләрендә дворник булып эшләргә риза мин, – дип әйтә торган иде.

Китмик инде без, җәмәгать! Ничек булса да түзик. Бу хәтле әшәкелекнең, кабахәтлекнең бер чиге булыр дим мин. Чуан да бит тула, тула да аннары бер тишелә.

Язмамны бөек Тукай сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

«Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен,

Мондагы ун урынына анда унбиш шпион!»

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии