Телевидение хакында

 Бүген милләт өчен, туган тел өчен көрәштә телевидение иң төп чара булып кала. Без, Татарстаннан читтә яшәүчеләр, Казан телевидениесен даими карап барабыз. Бигрәк тә «Манзара», «Җырлыйк әле», «Татарлар», «Туган җир», «Халкым минем» тапшырулары ошый. «Җиде көн» тапшыруы да баштарак ошаган иде, аны русчага күчереп, ялгыштылар. Хәзер кызыгы юк.

ТНВда талантлы кадрлар үсеп чыкты. Илдар Кыямов күпкырлы талантка ия егет. Ул бигрәк тә «Татарлар» тапшыруын яхшы алып бара. Бу тапшыруны киңәйткәндә дә бик яхшы булыр иде. Ләйсәнә Садретдиновага сокланабыз. Ул кайларда гына булып, нинди генә матур тапшырулар төшермәде. Бу икәүне Тукай премиясенә тәкъдим итәрлек, чөнки әдәбият тормышта инде үз урынын югалтты. Ул премияне инде башка өлкәләрдә бирү урынлырак. Аннары Зиннуровның да тапшырулар алып барганын ярата идек, ул каядыр югалды. 24нче май көнне «Манзара» тапшыруында бер чиновник катнашкан иде. Ул бер-ике сүздән соң «ә-ә-ә» дип сузып аптыратты. Күрәсең, анда катнашучыларны алдан ук сөйләштереп карарга кирәктер. Луиза Закирова бик ошый тагын. «Әдәби хәзинә» тапшыруы бай эчтәлекле.

Минем бу язмам телевидение җитәкчеләренә дип аталган иде. Тик аларга моны ничек җиткезергә? Гәҗиттән укып белерләр, бәлки.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии