Сүзе күп, акчасы аз

Эштән хатынның авызы ерылып кайтты. «Карале, – ди, – сезнең пенсиягез бик күпкә артачак икән». «Кем әйтте?» – дим. Бергә эшләүче иптәш хатыннары «Безнең гәҗит»нең 16нчы июнь санының (№ 23, 2021 ел) беренче битендәге «Байыйсылар алда» язмасыннан 1нче октябрьдән хәрби хезмәткәрләрнең окладлары 1,037 тапкырга артачак дигән хәбәрне укыганнар икән. Аларның фикеренчә, погон йөрткәннәрнең пенсиясе хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакына бәйле булу сәбәпле, имеш хәзер мин ике тапкырга күбрәк пенсия ала башлаячакмын. Шулай инде, «тапкыр» дип язу күпләрнең башын бутый. Гади генә итеп, 3,7 процентка арта дип язсалар да булыр иде, булуын, әмма бу бик тә түбән процентны күрсәтү хөкүмәт өчен оят, күрәсең. Шуңа 1,037 тапкыр дигән санны күрсәтәләр дә инде.

Быелның 1нче октябреннән погон йөртүчеләрнең пенсиясе 3,7 процентка артачагын инде бер ел элек сөйли башлаганнар иде. Алай гына да түгел бу турыдагы төрле-төрле язмалар белән интернетны тутырдылар. Әле маршал-генералларның, җилкәләренә җиңел генә олы йолдызлар менеп кунаклаган хатын-кыз персоналларның, министрлыкларда эшләүчеләрнең хезмәт хакларын түбән дәрәҗәдәге погон йөртүчеләрнең хезмәт хаклары белән кушып, хәрбиләрнең фәлән сум уртача хезмәт хакы алуы турында да күрсәтергә онытмыйлар. Хәрби пенсионерлар гарык инде ул язмалардан. Интернетны ачсаң, пенсияләренең инде ничә еллар әз-мәз генә арта баруына канәгатьсезлек күрсәткән элеккеге хәрбиләрнең, погон йөрткән башка министрлыклар хезмәткәрләренең язмалары бихисап. Кайчагында өстә утырганнар, Дәүләт Думасы депутатлары аларны укыштыргалыйлар микән, дип уйлап куям. Мин отставкага чыкканда, мәсәлән, 21 ел стаж өчен тиешле пенсиянең 54 процентын гына билгеләделәр. Ел саен 2 процент өстәп барып, пенсияне 85 процентка кадәр җиткерергә тиешләр иде, тиешен. Президентыбыз бу турыда карар да имзалаган иде. Әмма соңгы байтак еллар инде әлеге 2 процент «туңдырылган» хәлдә тора бирә. Илнең баеганын көтәбез.

Погон йөрткән барлык пенсионерларның да пенсиясе күп түгел. Пенсия суммасы стажга, пенсиягә чыкканчы биләгән вазыйфага, хәрби дәрәҗәгә бәйле. Элеккеге күпчелек прапорщикларның, сержантларның, кече офицерларның пенсияләре суммасы 12-14 мең сум чамасыннан артмый. 27-30 ел хезмәт иткәннәрнең генә пенсиясе югарырак.

Погон йөрткән пенсионерларга карата матбугатта яхшы караш тәрбияләнә димәс идем. Шуңа да погон йөртүчеләргә дә пенсияне гадәти тәртиптә билгеләргә кирәк дигән фикерләр һаман саен ешрак яңгырый. Әгәр дә андый тәртип кертелсә, кем генә гомере буе погон йөртергә риза булыр икән? Хәзер үк инде хәрби уку йортларында укырга теләүчеләр кимеде. Эчке эшләр министрлыгында кадрлар кытлыгы. Әгәр дә 20 ел стаж белән пенсия билгеләнмәсә, гади ут сүндерүчеләр дә калмаячак. Аларны болай да һәр эш көне билгесезлек белән каршы ала.

Менә шулай, погонлы пенсионерлар 1нче октябрь җитте дип кенә байый алмаслар. Сүзе күп, акчасы аз ул 3,7 процентның.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии