Өметләр акланмый калмас әле

Өметләр акланмый калмас әле

Үз дәүләтебезне югалткан көннәрдән башлап, миллилегебезне саклап калу мәсьәләсе зур проблемага әйләнеп, хәзерге көннәргә кадәр дәвам итә. 2000нче еллардан соң, телебезне бетерүгә багышланган гамәлләр алып барылганын күреп торабыз. Телебезне саклап калу нияте белән оештырылган төрле чаралар, язып, сөйләп торулар, стратегия, комиссияләр булдыруларның да уңай нәтиҗәсенә өметләнерлек түгел. Ни өчен дигәндә, стратегия дә, комиссия дә алар мәктәп түгел. Мәктәпләрдә ана телендә укулар алып барылганда гына телебезнең саклап калынуына өметләнеп буладыр. Хәзерге вазгыятьтә әти-әниләрнең балаларын рус телендә укытырга теләүләрен аңлап була. БДИны рус телендә генә тапшыру рөхсәт ителү сәбәпле, балалар ана телендә укудан мәҗбүри рәвештә мәхрүм кала. Илнең Төп законы булган Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә язылганны үтәү һәрбер кеше өчен мәҗбүри бит ул. Шулай булуга карамастан, Төп Законга каршы килә торган Указлар кабул ителә тора. Мәктәпләрдә милли мәгариф системасын юкка чыгару шулай ук Конституциягә каршы килә.

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, телебезне саклап калуга багышланган төрле чаралар да үткәрелеп тора үзе. Шушы көннәрдә Казанда үткәрелгән Бөтендөнья хатын-кызлар җыенында телебезне саклап калуга багышланган фикерләр әйтелде. Тел, милләт язмышы үз кулыбызда дип әйтелсә дә, үз кулыбызда гына түгел шул, дияр идем. Милли мәгариф системасы бетерелгән чорда, милләтебезнең бербөтенлеген таркату эше алып барылганда үзаңның миллилеген үстереп түгел, бетереп кенә буладыр кебек тоела.

Бу хатын-кызлар җыенында гаиләдә балалар милли тәрбия алып, үз телебездә сөйләшергә өйрәтелеп, татар балалар бакчаларында тәрбияләнеп, мәктәпләрдә милли мәгариф системасы кайтарылганда гына телебезне саклап калу мөмкинчелеге булуы турында әйтелде. Хак сүзләр. Нәкъ шулай булганда гына телне саклап калу турында хыялланып булачак. Шул вакытта гына үз язучыларыбыз, галимнәребез, композиторларыбыз булачак. Конституция безгә мондый хокукны бирә. Аның үтәлешен генә таләп итәргә кирәк.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии