Икеләтә хак түләттерәләр

Икеләтә хак түләттерәләр

Хөрмәтле «Безнең гәҗит» хезмәткәрләре! Сез туры сүзле, курыкмыйча дөресен язасыз. Күпләрнең авыр һәм четерекле мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәсез. Минем дә бер четерекле һәм чишеп булмый торган мәсьәлә килеп чыкты.

Газ счетчигым 2013нче елның 21нче гыйнварында чыгарылган. Аны миңа шул елның 31нче мартында куйдылар. Паспортында болай дип язылган: «Категорически запрещено эксплуатировать счетчик без действующих пломб о проверке и организации, которая установила счетчик в газовую сеть». Мин бу җөмләне урнаштырган вакытта тикшерү мәҗбүри дип аңлыйм. Димәк, 2013нче елның 31нче мартын соңгы тикшерү көне дип исәплим. Шул ук паспортта язылган: «счетчики подлежат периодической проверки. Межпроверочный интервал счетчиков 8 лет». Һич тә заводтан чыккан көненнән башлап димәгән. Димәк, эшли башлаган көненнән дип уйлап, 2021нче елның 31нче мартында 8 ел булды дип гариза язып, 1300 сум түләп, тикшерү уздырттым. Ләкин газ хезмәткәрләре, бу дөрес түгел, срогы 21нче гыйнварда ук үтте, счетчигыгыз дөрес күрсәтми дип санала, заводтан чыккан көннән 8 ел үтү кирәк, дип, миңа шактый зур суммада норматив түләргә куштылар. Аңламыйм: тикшереп куелып, 7 ел да 9 ай дөрес күрсәткән, аннары 2021 елның 31 мартына кадәр дөрес күрсәтмәгән, 1300 сум түләп, тикшертеп карагач, тагын дөрес күрсәткән. 6 ай буена газ цехы, прокуратура, исполком, президент аппараты белән языша торгач, 10 тапкыр хакы чыкты инде. Ә дөреслекне беләсе килү җанны көйдерә. Прокуратураның шикаятьне киредән газ цехына җибәрүе таланган кешенең хатын бурга җибәрүгә тиң булды инде. Ә Президент аппаратының исполкомга җибәрүе тагын да күңелсез. Бу күңелсез хәлдә мин шулкадәр аңгыра микәнни, минем ялгышым нәрсәдә, аңлата алмассызмы?

Тагын бер хикмәт: тикшерү үткәрергә кергән газ хезмәткәрләре плитә исемен язалар. Газ кранына 4 тамчы сабын күбеге тамызалар да, «техобслуживание үткәрдек», дип кул куйдыралар. Шуңа 670 сум түләргә квитанция килә. Бу сумма минем счетчик буенча еллык түләгән газ бәясенә тәңгәл. Икеләтә хак түләп газ кулланам бит. Тартышам, «бу техобслуживание түгел, визуальный техосмотр булды», – дим. «Визуальный техосмотр» закон буенча бушка булырга тиеш. Бу – аларның бурычы. Миңа 85 яшь. Ә бит мин бүгенге түрәләрне заманында 40 ел буе яхшылыкка, намуслылыкка өндәгән укытучы кеше.

Энҗе АХУНОВА,

Азнакай шәһәре

Редакциядән: Сезгә редакциябезгә шалтыратып алырга киңәш итәбез. Тел.89270390353.

 

Өйгә карга керсә, кем гаепле?

Бу хатымны кемнедер гаепләү, каралту максаты белән язмыйм. «Безнең гәҗит»нең укучылары күп, шөкер. Бәлки, безне борчыган шушы сорауларга төгәлрәк җавап бирүче булыр.

Һәр көн саен диярлек, бигрәк тә көзге, кышкы чорларда телевизорны яки интернетны ачасыңмы – әле тегендә, әле монда йортларда газ белән бәйле фаҗигаләр турындагы хәбәргә юлыгасың. Һәр очрактан соң бу өлкәдәге белгечләрнең аңлатмасы бер үк. Һава йөрүче вентиляция каналын фатирда яшәүчеләр гел карап, чистартып торырга тиеш. Шул канал чүп белән пычрану сәбәпле, өйгә газ җыела. Аңлатуларынча, бөтен бәла шунда икән. Шушы җаваплардан соң сорау туа: ә бу каналның икенче башы кая чыга? Чормагамы, түбәгәме, йорт стенасында аерым юлы бармы? Элегрәк елларда «трубо-печная служба» дигән аерым оешма бар иде, чистарталар иде. Фатирдагы, кухня, ваннадагы һава юлларын кул җиткәнчә кереп, гел чистартасың бит инде.

Беркөнне хезмәттәшем Илдус сөйләп шаккаттырды. «Төшке ашка өйгә кайтып, подъездга гына кергән идем, икенче катта яшәүче күршем – 80 яшьлек Сәрдәнә әби атылып чыкты, – ди. – «Кайтканыңны күреп чыктым, зинһар, кер әле, өемә карга керде, чыгара алмыйм», – ди икән. – Нәрсә булганын аңламый торам, – ди Илдус. – «Ванна бүлмәсендә юынырга әзерләнеп йөри идем, бервакыт һава юлына куелган рәшәткә шап-шоп килә. Ул да булмады, рәшәткәне бәреп төшереп, карга очып керде. Чистартырга уңайлы булсын дип, келәйгә гына утырткан идем рәшәткәне», – ди әби». Залга, йокы бүлмәсенә, кухняга чыгып пыр тузып очып йөргән карганы балкон тәрәзәсеннән көчкә чыгарып җибәргәннәр. Бөҗәк тә, чыпчык та түгел, карга кадәр карга ничек килеп кергән бу тишеккә? Монда да яшәүчеләр гаеплеме? Ниләр генә юк бит ул каналда. Кош үләксәләре, төзелеш материалы калдыклары, черегән яфрак, кош тизәге дисеңме... Каян килә, очы кайда бу юллыкның? Бу йортта яшәүчеләр анда менеп, бернинди махсус инструментсыз аны чистарта алмый бит. Нигә аны махсус хезмәтләр чистартмый соң?

Бу сорауга да җаваплары бар хезмәткәрләрнең. Йортларда капиталь ремонт вакытында гына чистартыла икән ул юллыклар. Безнең йортта капиталь ремонт булганына 12 ел! Ә кайбер йортларда гомумән дә ремонтның булганы юк. Халыкның үзен генә гаепләп, өстән җаваплылыкны төшерү җиңел, әлбәттә. Нигә аның чормадагы очына кош-корт, чүп төшмәсен өчен рәшәткә куеп булмый, дигән сорауга да җавап әзер. «Рәшәткә куйсаң, өстенә кар ява. Монысы тагын да хәтәррәк», – диләр. Эшләргә теләгән әмәлен табар, теләмәгән сәбәбен табар, диләр. Соң, җәмәгать, XXI гасырда яшибез! Шушы өлкәдә күпме фаҗигаләр, бәла-казалар турында отчет биреп, нотык сөйләгәнче, берәр файдалырак җаен табып булмыймы? Газ, вентиляция каналы, төтен юллыгы өчен счет-фактурада гына 3 графа түләү каралган. Ә газ плитәсе, колонка өчен ай саен аерым квитанция белән түлибез. Һәр елны «техобслуживание» дигәне, ягъни 1-2 минут шырпы сызып алган өчен 600-680 сум түлибез. Ел азагы сентябрьдә килде түләү кәгазе. Әле килеп тикшерергә исәпләре дә юк. Әлбәттә инде, без ул сумманы шул айда ук түләп куйдык. Килерләр, тикшерерләр дидек. Ноябрь аенда беркөнне эштән кайтсам, подъездда һәр ишеккә диярлек кәгазь кыстырып киткәннәр. Тагын нинди реклама таратканнар дисәм, газ тикшерүчеләр йөргән икән. Көндез бит халыкның чиреге генә өйдә. Алдан да бернинди белдерү булмады. Өйдә булмаучыларга матурлап «сәлам хаты» кыстырып калдырганнар. 1-2 телефон номеры һәм... «специалистларны өйгә кертмәүчеләргә акт төзибез һәм административ җаваплылыкка тарту өчен торак инспекциясенә тапшырабыз», диелгән. Ә без инде бу күрсәтелмәгән хезмәт өчен ике ай алдан түләп куйдык 680 сумны. Безнең өйдә булмавыбыз өчен бик исләре китмидер. Ник алар алдан искәртеп белдерү ябыштырмый соң? Халык бит хәзер аферист, мошенниклардан туйган. Белдерүсез килеп кергән белгечне дә мошенник дип уйларга мөмкин. Ә удостоверениене аны хәзер мең төрлене ясарга була. Үзебезнең йортта да ике егет йөрде. «Дүрт меңгә генә чистартабыз төтен юллыгын. Договор белән чистарттырсагыз, сигез меңгә төшә», – дип. Мондый шантаж язулары калдырып мәшәкатьләнгәнче, «йортта яшәүчеләрнең күпчелеге өйдә булмау сәбәпле, фәлән көнне кабат техобслуживание булачак», дип, шундыйрак мәгънәдә белдерү язып, подъезд ишегенә ябыштырсалар, ышанычлырак, кешечәрәк булмас идеме икән?

Өйгә газ җыелуга тагын пластик тәрәзәләр дә гаепле диләр белгечләр. Мин Казанга килгәч тә 8 ел коммуналь фатирда яшәп алдым. Анда вентиляция каналы тимер рәшәткә белән мәңге кубара алмаслык итеп кадакланган иде. Аны чистартырга кирәклеген тукып торучы да булмады. Дөресен әйткәндә, без аны чистартып торырга кирәклеген дә белми идек. Газ колонкасы иске, кул белән кабыза, сүндерә торган. Һәм ни хикмәт, газ белән бәйле фаҗигаләр булмады. Киресенчә, элеккеге иске тәрәзәләрне сентябрь аеннан ук «эх» иткән җил дә кермәслек итеп ике катын да сылап, ябыштырып куя идек. Хәзерге пластик тәрәзәләрнең күбесеннән җил уйнап утыра.

Йортлардагы һава юлларының икенче очы кая чыга соң? Аны нинди оешма күзәтеп, чистартып торырга тиеш, шушы сорауга җавап бирүче табылсын иде. Фатирдагы каналларны ешрак чистартып торыгыз, дигән генә җавап кирәкми, анысын белгеч булмасак та беләбез.

СӘРВИНАЗ,

Казан шәһәре 

Комментарии