Наданлыкмы бу, әллә җавапсызлыкмы?

Безнең халыкның бер гадәте бар: балаларына әллә нинди ят исемнәр кушарга ярата. Ә бит динебез туган балага матур, мәгънәле исем кушарга чакыра. Бу – бик җаваплы эш. Чөнки ул исемне бала гомере буе йөртәчәк, әле балаларына да шул исеме йогынты ясаячак. Ул гына да түгел, оныклары бу исемне фамилия итеп алып, бөтен ыруглары шушы исем белән аталырга мөмкин. Кайберәүләр, ни кушсаң да барыбер түгелме, дип фикер йөртергә мөмкин. Алар балаларына башкалардан ятрак, үзгәрәк исем кушу яклы. Иң мөһиме: колакка ят булып, яңгырап торсын. Югыйсә, исем белән түгел, ә тырышлык, сәләт, акыл-гыйлем, гамәл белән аерылып торырга тиеш кеше. Кайчак әллә ниткән сәер исемнәр дә колакка чалына. Кызык өчен, мин аларны теркәп тә баргалыйм. Ир балаларга кушкан исемнәр: Марэнлен, Наиб, Риват, Робсон, Фәвәдис, Джон, Иргар, Риф, Әгъдәс, Мосавир, Ардинат, Дәүфит, Дарвин, Зулфу, Дим Амур, Фаринат, Биҗан, Хәер, Равен, Габув, Зирәк, Кев, Филзә, Раф, Бильгус, Маркиз, Зәкуан, Ингам, Заря, Марсель, Фнүн, Гаденан, Рауль, Вил, Гобов, Ганс. Болары хатын-кызларга куша торганнары: Индира, Йөзем, Мурфидия, Илида, Фиалка, Илтани, Нәүбаһар, Рина, Альбина, Алефтина, Эльмира, Эльвира, Диана, Клара, Лиана, Аида, Дельфина, Динара, Эльфира, Луиза, Регина, Светлана, Юлия… Бу исемнәр барысы да төрле яшьтәге татар балаларыныкы. Нигә соң безнең татар халкы баласына исем таба алмый интегә? Нигә алар үзебезнең милли исемнәрне кушмый? Болар барысы да үзләренең миллилекләрен югалтканны күрсәтә. Ә бит безнең бабаларыбыз матур исемнәр куша торган булган. Татар исемнәре җыентыгы бөтен җирдә дә бар бит ул хәзер. Күрәсең, баласы тугач, ата-ана аңа тиңе булмаган исем сайларга тырышадыр. Ул исемнең нәрсәне аңлатканын уйламый. Егерменче гасыр башында, трактор-комбайннар чыга башлаган шатлыктан, газиз баласына Трактор яки Комбайн дип кушучылар да булган. Халык әйтмешли, күрми күргән – чабатасын түргә элгән. Безнең халык күп нәрсәгә «сәләтле», шул исәптән яңа исемнәр уйлап чыгарырга да.

Элегрәк елларны баласына сугышта үлеп калган дустының исемен бирү гадәте дә бар иде. Гаҗәп нәрсә, бу хәл бары тик татарларда гына күзәтелә. Урыс яки башка милләтләрнең үз баласына Габдулла яки Сания дип исем кушканын күргәнегез бармы? Юк һәм булмас та! Алар үз балаларына үзләренчә генә исем кушарга тырыша. Кайда соң безнең горурлыгыбыз?

Тагын бер әйбер: күп очракта ата-аналар исемнәрне дөрес кулланмый. Бигрәк тә кыз балаларга бутап куша. Мисал өчен: Заһир-Заһирә, Нәҗип-Нәҗибә, Таһир-Таһирә, Илгизәр-Илгизә, Зөлфәт-Зөлфә. Еш кына кыз балаларга да малайлар исеме кушалар.

Шулай бервакыт Сочида хатыным Лениза белән урамнан татарча сөйләшеп барабыз. Шул чакта безгә үзебез кебек бер яшь пар татарча мөрәҗәгать итте. Ире Габделхәй атлы икән. Мин үз исемемне атагач, бер-берсенә караштылар Аның да хатыны Илгизәр исемле булып чыкты.

Исемгә бәйле тагын бер күңелсезлек бар: кешенең әти-әнисе кушкан матур исемен бозып әйтү. Мөхәммәткә – Хәмәт, Нурисламга – Нурый дип кенә эндәшәләр.

Халык күңелен борчый торган тагын бер нәрсә: ата-анасы кушкан матур, мәгънәле исемне бозып, балаларына, оныкларына фамилия итеп яздыру. Әйтик, Гафиятулла исемле кешенең исемен бозып, Гафиятов дигән фамилия язганнар. Ул булырга тиеш Гафиятуллин яки Гафиятуллов. Сөнгатев дип язганнар, ә ул Сөнгатуллин яки Сөнгатуллов булырга тиеш иде. Гарипов фамилияле кешеләрнең бабалары Гарифулла булган инде, алар Гарифуллиннар булып йөрергә тиеш булганнар. Дөрес итеп язмау аркасында фамилияләрендә җитешсезлек килеп чыккан. Бу инде дәүләт хезмәтендә утыручыларның белемсезлеге.

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии