- 09.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №31 (7 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Радиодан җыр агыла. Җырлаучы кызның тавышы да ягымлы гына, көе дә болай күңелгә ятышлы. Ни генә әйтмә, үзебезнеке бит, дип уйлап кына йөргәндә, сүзләренә игътибар иттем. Ә сүзләре менә болайрак икән:
Һәркемгә үз ярын табарга,
Сөенеп һәм сөеп яшәргә,
Бир ходай тәүфыйклы бәрәкәт,
Сөюгә сусаган күңелгә.
Җырның сүзләрен язучы да, җырлаучы да бәрәкәт һәм тәүфыйк сүзләренең мәгънәсен аңлап бетермиләр ахры. Яхшы мәгънәле сүзләр икәнен аңлап, бер-бер артлы тезгәннәр генә дигән фикер туа. Бәлки, шәһәрдә туып-үскәннәрдер, һич кенә дә аларны гаепләргә җыенмыйм. Әле бит бу яшьләребез үскәндә телебез мәктәпләрдә әзме-күпме укытыла иде. Хәзерге балаларыбыз үсеп җитүгә ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч.
Җәйге ялга кунакка кайткан оныкларыбызны су коенырга Ыкка алып барган идек. Безнекеләр кебек, тирә-юньдәге шәһәрләрдән кунакка кайткан Мөслим оныклары күп җыелган, 5-6-7 яшьлек бала-чага су буенда бакакай җыеп, комнан сарайлар ясап мәш килә. Ыкның яртылаш ләмле комын тәннәренә сылыйлар да, бер-берсенә: «Смотри, Амина, как я плаваю!» – дип, йөгереп суга кереп китәләр. Әминәсе дә, Лилиясе дә татарча белә югыйсә, әби-бабайлары янына барып, 1-2 татар сүзе дә әйтеп киләләр. Тик бер-берсе белән берсе дә безнеңчә сөйләшергә теләми. Бу факт, нинди генә күңелсез булса да, аны кабул итеп алырга, нәкъ менә шушы шартларда нәрсә эшләп була, дип уйлау җитми бугай безгә.
Бер көнне телевизорда күренекле аксакал язучыларыбыз: «Телебезгә читтән кергән сүзләр урынына яңа сүзләр уйлап табарга кирәк!» – дип утыралар иде.
Менә «санак» сүзе кулланышка кереп китте, дип шатланышалар. Күзләрегезне ачыгыз инде, әфәнделәр, санак та кермәде кулланышка, дәрелфенүн белән сәркәтип тә кермәячәк! Әле гади сөйләм телендә сөйләшүчеләребез булса да, бик рәхмәт әйтерсең. Шәрә король әкиятендәге кебек, юк әйберне бар итеп күрсәтүдән туктамасак, бернинди киләчәгебез дә юк безнең.
Т. ЗАҺИДУЛЛИНА,
Мөслим-Чаллы
Комментарии