- 09.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Безнең рәсми рәвештә Гагарин урамы, ә халык телендә мәктәп урамы, мәчет урамы дип аталган урамыбыз авыл уртасында. Бер очы белән иске зиратка барып терәлә, йортлары бер яклап кына, чөнки аның бер ягына өстә әйтелгән биналардан тыш мәдәният йорты да урнашкан. Унбер йортлы урамга безнең буын балалары унбишәү – җиде кыз, сигез малай иде. Менә шул унбиш баланың сигезе – өч кыз, биш ир бала – авылда төпләнеп калдык. Тик бүгенге көндә шул сигез кешенең икесе генә үз авылыбызда хезмәт куя: Фирдәнә апа гомере буе почта бүлеген җитәкли, Алсуыбыз шәхси фермаларында терлекләр карый. Башкаларыбыз һәр иртәдә авылдан чыгып китәбез: кем Тәтешкә, кем Буага, кем тирә-яктагы авылларга… Авылның бүгенге көндә иң зур проблемасы – эшсезлек. Менә шуңа күрә дә инде безнең балаларыбызның берсе дә монда калмаслар шикелле. Авылларның киләчәге бик якты булмаса да, алар әле яшәргә омтыла.
13нче август көнне, иске зиратны чистарту максатыннан, өмә үткәрергә ниятлибез, шул ук көнне мәдәният йортында Сәгыева Әнисәбез хәйрия концерты күрсәтәчәк. Аннан җыелган акча иске зиратка заманча капка ясау өчен тотылачак, иншә Алла. Әлбәттә, ул җитмәячәк, ләкин ил төкерсә, күл була дигәндәй, хәлебездән килгән кадәр өлешебезне кертербез.
14нче август көнне сәгать унда Каш кизләве буенда авылдашлар очрашуы үткәрү ниятләнелә. Авылыбызга бәрәкәт теләп, биргән нигъмәтләренә шөкер әйтеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен нәфел корбаны чалып, Коръән укып, теләкләр теләрбез, дип торабыз. Менә шушы чараларга Тәтеш районының Келәш авылыннан чыккан, кайчандыр тамырларын безнең төбәктә ныгыткан барлык авылдашларыбызны, аларның балаларын, оныкларын чакырабыз. Кайтыгыз, авылдашлар, Каш кизләвенең изге сулары, Келәш урманнары, кырлары төшегезгә бер кермәсә бер керәдер, исегезгә бер төшмәсә бер төшәдер. Зиратларыбыздагы әби-бабаларыгызның рухы да шат булыр. Балаларыгыз, оныкларыгыз, аларның балалары әби-бабаларын, әти-әниләрен үстергән чирәмле урамнарны, аларны сугарган кизләү суларын күреп, белеп калсыннар, киләчәктә дә авылыбызга кайтып йөрсеннәр, дигән теләкләр теләп тә үткәрәбез бит без бу чараларны.
Хәбәрләшү өчен телефоным: 8(84373) 56-0-76. Барыгызны да көтеп калабыз, хөрмәтле келәшлеләр.
Фәһим хәзрәт ГАЛИМОВ,
имам-хатыйп,
Тәтеш районы, Келәш авылы
Комментарии