«Сугыш ветеранының кабере шушындый булырга тиешме?»

«Сугыш ветеранының кабере шушындый булырга тиешме?»

Шушы көннәрдә генә редакциябезгә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче укучыбыз Рәмилә ханым Әхмәдишина мөрәҗәгать итте. Үзе тумышы белән Мөслим районының Әмәкәй авылыннан икән. Сүзе – сугыш ветеранының беркемгә дә кирәк булмаган кабере турында. Ул каберлекнең фотосын да җибәрде әңгәмәдәшем. Хурлык, дию генә аз булыр – тимергә уч төбе кадәр генә таш какканнар, хәрефләре дә күренми, кем кабере булуы да…

«АДӘМ ТӘГАНӘСЕ БИТ БУ»

– Җиңүнең 75 еллыгы җитү белән исән калган сугыш ветераннарына инвалидларга, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннарга игътибар әлбәттә, көчәйде. Ләкин үлгәннәрнең дә каберләрен барласак, бик яхшы булыр иде. Менә бу каберлек – Мөслим районының Әмәкәй авылы зиратында урнашкан. Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды, Дан ордены белән бүләкләнгән Зарипов Нәҗмелгыйлем Газиз улының кабере. Минем ерак туганымныкы. Сугышның беренче көннәреннән үк фашистлар белән кара-каршы, күзгә-күз сугышып, яраланып кайтты, гомере буена инвалид булып яшәде. Әйе, ул исән вакытта сугыш ветераннарына кадер дә, хөрмәт тә юк иде. Ә хәзер сугышның соңгы айларында гына фашистны куып барган кешеләргә дә почет, меңәрләгән сум акчалар бирәләр, чөнки сугышта булганнар хәзер бик аз калып бара. Кабатлап әйтәм – безнең абзыкай фашистларны күзгә-күз күргән кеше. Андыйлар бармы икән безнең авылда? 9нчы майдагы Җиңү залпы аның кабере өстендә яңгырарга тиеш, минемчә! Тик бу кабер янында нинди залп ди, монда бит якын килергә дә хурлык. Җиңүнең 75 еллыгына җирле үзидарә бик нык эшли, әлбәттә. Менә мин уйлыйм, нүжәли алар исән калганнар турында гына кайгыртырга тиеш? Чын сугышта катнашканнар әллә кайчан үлеп бетте инде. Мин хәтерлим әле авылда агач аяклы абзыйларны. Алар да күптән юк. Кайберләренең беркеме дә калмагандыр, аларның каберлекләрен җирле үзидарә карап торырга тиеш түгелмени соң?

Сугыш ветераннары, инвалид булып үлгәннәр бу көннәрне күрмичә, бернинди льготалар, ярдәмнәр күрмичә, үлеп бетте. Ул вакытта сугыш ветераннарына игътибар да булмады. Авылда яшәп, бакыйлыкка күчкән сугыш ветераны, җитмәсә инвалидның кабере шундый хәлдә булуы бик аянычлы. Бу каберлек турында авыл советына хәбәр иткәч, таш куйдыру өчен документлары кирәк, тик ул документларны эзләп тә таба алмадык, диделәр. Шуннан соң үзебез дә аның турында мәгълүматны Җиңүнең 65 еллыгына да, 70 еллыгына да эзли башлаган идек, авыл советында эшләгән әфәнде: «Аның турында бернинди дә мәгълүмат юк», – диде. Менә шулай, кеше туган шул авылда, яшәгән, сугышка киткән, инвалид булып кайткан, ә аның турында мәгълүмат таба алмыйлар. Сәер генә түгел, ә кызганыч, адәм тәганәсе. Хәзер бит җитәкчеләр дә алышынып тора, кайсысы пенсиягә китә. Чыгып кара очына… Ә архив кая китә, ул да пенсиягә китә микәнни?

Авыл җирлеге башлыгы әнә шулай итеп, үз җилкәсеннән бурычын җиңел генә селкеп атты. Сугыш ветераны күмелгән бу каберлекнең чардуганын буяп, шунда бер егермегә егерме размерында үлгән кешенең кем икәне, кайчан туып-үлүе турындагы мәгълүмат язылган таш куярга була бит, аңа күп акча кирәкми. Авыл советының эше ул, үлгәннәрне дә онытырга ярамый. Сугыш барган җирләрдә һәлак булганнарның зурлап, кадерләп сөякләрен алып кайтып күмәләр хәтта, ә монда, авылда яшәп бакыйлыкка күчкән инвалидның каберлеге ташландык булуы бер дә дөрес әйбер түгелдер, – диде ул.

«МИН БУ ХАКТА БЕЛМӘДЕМ»

Яллар булу сәбәпле, Сарман районы военкоматына чыга алмадык, тик каберлек урнашкан җирлек – Мөслим районының Әмәкәй авылы җирлек башлыгы Илнара Илфат кызы Шакирҗановага шалтыраттык. Аңа фотоларны да җибәрдек.

– Минем бу турыда бер дә ишеткәнем юк иде, сездән беренче ишетүем, – диде ул аптырап. Җирлек башлыгы булып ике ел гына эшли икән әле. Чыгышы белән төп Әмәкәй авылыныкы да булмагач, килгән кеше генә булгач, анысына бик бәйләнеп тормадык. «Әйдәгез, белешим әле, соңыннан шалтыратышырбыз», – дип тәкъдим итте җирлек башлыгы. Һәм ике сәгатьтән соң аның белән кабат күрештек.

– Нәҗмелгыйлем абыйның бертуган апасының малайлары шушы авылда яши икән. Бу таш куйдыру мәсьәләсе белән ул да, миңа кадәр эшләгән җирлек башлыгы да йөргән булган. Военкоматка мөрәҗәгать итәр өчен йөргәннәр дә, тик барып чыкмаган. Ни өчен икәнен дә аңлатыйм, чөнки сез шалтыратканнан соң, элеккеге җирлек башлыгы белән дә, туганнары белән дә хәбәрләшеп, барысын да белештем. Нәҗмелгыйлем абый чынлап та Бөек Ватан сугышыннан авылга инвалид булып кайткан, озак еллар заготовщик булып эшләгән. Шушы авылда үлгән, шушында күмгәннәр. Өйләнгән булган, тик балалары тумаган. Нәҗмелгыйлем абый үлгәннән соң, аның хатынын тәрбияләү өчен Актаныш районының Богады авылына алып киткәннәр. Бу ветеранның бөтен документлары әнә шул вакытта югалган. Военкомат аша кабер ташы куйдыру өчен ветеранның үлем турында таныклыгы кирәк. Чөнки бөтен документлары булмый торып, военкомт аңа таш куя алмый. Документларын юллаганнар-юллаганнар, миннән алда эшләгән җирлек башлыгы да эзләп караган, бер җирдә аның турында мәгълүматлар Зарипов булып бара ди, бер җирдә Газизов булып. Ул нишләптер ике фамилиядә йөргән, шуңа күрә моның берничек тә төбенә төшә алмаганнар. Мин үзем ике ел буе җирлек башлыгы булып эшлим, бу вакыт эчендә үз көчебез белән булса да, нәрсәдер эшли алган булыр идек, тик туганнары минем янга бу мөрәҗәгать белән бер мәртәбә дә килмәде. 75 еллык уңаеннан, билгеле, кабер ташы да, чардуган да куйдырыр идек без аңа. Әйе, җирлеккә моның өчен акча бүленеп бирелми, ләкин бер әмәлен тапкан булыр идек. Депутатлар белән җыелышып уйлашыр идек, тик хәзер көне килеп җиткәч кенә нәрсәдер эшләп булмый. Җитмәсә – үзизоляция хәзер, каядыр барып, нәрсәдер эшләп тә булмый, тик бу безнең киләчәктә эшләнәчәк, нәрсә дә булса эшләрбез, хәзер белгәч, күз уңыннан ычкындырмам мин аны, – дип җавап бирде ул.

Без ышанабыз, бу вәгъдәләр сүздә генә калмас һәм тормыш кабат үз җаена кайта башлагач, ветеран каберенә тиешле игътибар күрсәтелер. Журналистларның төп эше – хакимият, җирле үзидарә белән халык арасында күпер булдыру, күз уңыннан качкан проблемаларны җиткерү һәм хәл итү юлларын эзләү. Әлеге мәсьәләдә без Әмәкәй җирлек башлыгы Илнара ханым белән аңлаштык кебек. Кабат бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында шатлыклы хәбәр белән дә шалтыратырсыз дип, ышанып көтеп калабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии