Безнең яшәвебез кемгә кирәк?

«Сәламәтлек бит сезнеке, үзегездән башка ул кемгә кирәк?» – диделәр миңа. Минем беркатлы ышанып йөрүем буенча, безнең сәламәтлек сагында торырга тиешле урында – даруханәдә әйттеләр моны. Бу турыда, исем-акылым китеп, хатыныма кайтып сөйләгән идем, ул, бер дә аптырап тормыйча: «Дөрес әйткәннәр, син кемгә кирәк», – ди. Бу карашның ни дәрәҗәдә коточкыч икәнен аңлаудан без инде узганмыни?

Күптән түгел безнең кияү, кулындагы пычагы ничектер шуып китеп, чәнчә бармагын кискән. Яра тирән түгел, ләкин бармагын сизми, аны бөгә алмый. Ашыгыч ярдәм пунктына бара. Ә анда: «Куркыныч юк, иртәгә үзеңнең поликлиникага барырсың», – диләр дә җибәрәләр.

Икенче көнне бара. Әйтәләр: «Сеңер киселгән бит. Травмотологиядә белмәскә инде. Шунда ук тегәргә кирәк иде ич». Ә бармак инде шешкән. Хәзер инде шеше беткәч, операция ясарга. Бик озак төзәләчәк, ди. Төзәлсә әле! Алты ел укып, ничәдер ел эшләгән «табиб» шуны белмәгән! Техник белемле кияү белергә, тегүләрен таләп итәргә тиеш булганмы? Сәламәтлек бит аңа кирәк.

Монысы үзем белән булган хәл. Инде берничә атна көне-төне баш авырта. Участок табибы, олы яшьләрдәге ханым, сәбәбен белә алмый. «Анализлар яхшы бит, белмим», – ди. Әйтерсең бу авыру белән гомерендә беренче мәртәбә очрашкан. Кан тамырларын киңәйтә торган укол билгеләп карады, файдасы юк. Башны күтәрә алмый ятам, күңел болгана, еш-еш сулыйм, кичкә температура күтәрелә. Яман шеш авыруының билгеләрен белгәнгә, шуларны үземдә табам. Һәм уйлыйм: «Беттем инде болай булгач. Эшләнмәгән эшләр кала. Оныклар кызганыч, «бабай, мин сине яратам», дип кенә торалар иде…» Капыл берәр хәл булса, ача алмаслар, дип, өйдә үзем генә калган чакларда ишекне бикләмәс булдым.

Ашыгыч ярдәм чакыртабыз, кан басымын төшерәләр дә китәләр. Ә минем кан басымы күтәрелүдән бервакытта да баш авыртканы юк. Берсендә яшь кенә табибә килде. Сүгеп чыгып китте: «Баш авырта имеш. Шуңа ашыгыч ярдәм чакырталармы? Менә минем дә баш авырта. Сезнең бит әле инсульт түгел», – ди.

Төне буе йоклый алмый чыктым. Баштан бигрәк теш сызлый башлады. Үземчә уйлыйм: бәлки, баш авыртуда берәр теш гаепледер? Бардым теш табибына. Ул сорый: «Нинди теш?» «Белмим, барысы да авырта. Бәлки, менә монысыдыр». «Суырабызмы?» (Менә табиб! Авырудан сорый!) Йокысыз төн исемә төшә дә: «Әйе», – дим. Суырып алды. Теш таза булып чыкты! Баш авыртуы басылмады.

Икенче көнне килгән ашыгыч ярдәм табибы – һәр сүзен уйлап кына, ашыкмый гына сөйли торган егет иде. Әкрен генә, ипле генә сораштыра, үлчи, тыңлый… Эшен бетергәч: «Баш миенә томография үтәргә кирәк сезгә», – диде.

Ниндидер телефон табып, язылдым. Бер атнадан чират җитә. Бер атна! Монда бит бер сәгате тәмуг. Үләрмен инде. Һәм, шул уйга күнегергә тырышып, китәргә әзерләнә башладым.

Шулчак улым килеп керде. Аны соңгы тапкыр күргән шикелле, хәлемне сөйләп бирдем. Ул мине эттән алып эткә салып тиргәп ташлады: «Нигә шушы көнгә кадәр әйтми йөрдең?!» Кайтып китте. Унбиш минут үтмәде, шалтырата: «Кичке биштә томография үтәргә барабыз, әзерләнеп тор». Бүген бит якшәмбе. Килен, бөтен шәһәрне айкап, ял көне дә эшли торган урынны тапкан. Улым машинасы белән алып барды, үттем. Табиб: «Сезнең бит борыныгыз тулы эрен, ничек сез тын аласыз? – ди. – Башыгыз кислород җитешмәүдән авырта».

Минем әллә нинди куркыныч уй-шөбһәләрем, дәвалап булмый торган авырулар турындагы шикләрем мизгел эчендә юкка чыкты. Баш авыртуы шунда ук туктады. Нибары лор-табибка барасы икән бит!

Кайтып, йокы бүлмәсендә үзем генә калгач, мендәргә капландым да… Күз яшьләрен тыя алмыйм, агалар да агалар… «Мин кемгәдер кирәк икән… Кирәк икән әле…»

(«Безнең гәҗит» битләрендә Наилә Вилданова башлаган әңгәмәне дәвам итү теләгеннән яздым бу мәкаләмне)

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии