Коммунизм кыры

Коммунизм кыры

Сугыш һәм аннан соңгы еллар артта калды. Республикабызның һәм районыбызның колхоз-совхозлары, әкренләп кенә булса да аякка басты. Хуҗалыкларда маллар саны артты. Иген уңышы да елдан-ел мулрак алынды. Моңарчы кул көче белән башкарыла торган эшләрне техника алыштыра башлады. Колхозчыларга хезмәт көненә акчалата, икмәкләтә түләү кертелде. Терлек асрау өчен печәнен дә, саламын да бирү гамәлгә керде. Республикабыз һәм районыбызда миллионер колхозлар барлыкка килде. Андый хуҗалыкларга күрше-тирә авыллардан кешеләр гаиләләре белән күченеп килде. Төпләнеп калучылар да күп булды. Алар хәзер дә шунда яшәп ята әле. Районыбызда беренчеләрдән булып, Анатыш авылында сортлы он чыгара торган тегермән эшләп китте. Авыл халкы колхоз идарәсеннән техника, ат алып, шунда он тарттырып кайта иде. Чират күп булганлыктан, кунып-төнеп ятучылар да булды. Шул елларда авыл халкы авыз тутырып ак оннан басылган токмачлы аш, казан кабартмасы, кош теле, коймак ашый башлады.

Республикабызда искитәрлек зур төзелешләр колач җәйде. – Нефтехим, Яр Чаллыда – КамАЗ, Казанда “Оргсинтез” һәм башка завод-фабрикалар төзелде. Үзебезнең районда да, бигрәк тә В.Корнеев җитәкчелек иткәндә, “Сельхозтехника”, комбайннар депосы, халыкка көнкүреш күрсәтү биналары, балык заводы һәм бик күп объектлар сафка басты. Үземнең туган авылымда да 5 мең башка исәпләнгән дуңгыз комплексы, терлек тораклары, мәдәният йорты, мәктәп төзелде. Ә халык өчен иң куанычлысы ике катлы участок шифаханәсе төзелеше булды. Ул озак еллар ике Тегермәнлек һәм күршедәге 5 авыл халкына хезмәт итте. Хәтта авылыбыздагы шундый зур төзелешләрне карарга ул вакыттагы республика җитәкчеләре Г. Усманов һәм М. Шәймиевләр дә булып китте.

Менә ничә еллар инде шул совет чорында төзелгәннәрне җимерәләр, тараталар. Болардан чыгып, шуны әйтәсем килә: бөтен илебездә дә, авыл җирендә дә икътисад үсеш алып, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыра башлаган иде. СССРның да җир шарындагы илләр арасында дәрәҗәсе югары булды, аның белән санлаштылар. Шулай гөрләп алга бара башлаганда гына, Горбачевның властька килеп тузга язмаган реформалар башлавы, буш сүзләре шундый зур илебезне һәлакәткә китерде. Без яшь чакларда “Коммунизм кыры күренә” дип җырлап йөри идек. Ни кызганыч, кырын да, кырыен да күрә алмадык.

Гамир ШӘФИГУЛЛИН.

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек.

 

Комментарии