Русияне ни көтә?

Русияне ни көтә?

21нче гасыр Русиясендә яңа төр статуслы катлау барлыкка килеп ята. Ә менә профессор-тикшерүче, Югары математика мәктәбе баш белгече, социолог Наталья Тихонова моның белән килешми. Катлау (сословие) ул кешегә туганда ук нинди шартлар, нинди хокуклар һәм бурычлар тәгаенләнгәнен белдерә. Әйтик, ул армиядә хезмәт итәме-юкмы, нинди салымнар түли. Бездә шушы катлауларның кайбер элементлары гына бар. Дәүләт идарәсендәге вазыйфалар биләүчеләр, түрәләрдән торган аерым төркем махсус ял йортларына бара ала, махсус клиникаларда гына дәвалана һәм башкалар. Бу кешеләргә башкалардан өстенлекләр бирүче ташламаларны акчалаштыру турында сүз күптәннән бара. Ләкин ул гамәлгә куелмый. Чөнки өстенлекләрдән файдалану хокукына ия булу канга сенгән. Ул Советлар вакытында да яшәде, ә Советлар аны патша хакимиятеннән алган. Шулай итеп режимнар алышынып тора, ә җәмгыять тибы саклана. Патша режимымы ул, социалистикмы, әллә капиталистикмы – аерма юк. Шәхси милеккә ия булу гына өстенлек статусын бирми. Чөнки бар команда рычагы хакимият кулында. Патша да, аның карашынча, илгә карата яманлык кылучыдан кешенең бар мөлкәтен тартып ала алган. Совет чорында да шулай булды: Сталин лагерьлары иң булдыклы кешеләр белән тулды. Хәзер дә шулай – бары тик шуны башкарырга ярдәм итүче хокукый процедуралар уйлап табылып эш ителә. Хәер, бездәге бүгенге системаны капиталистик дию мөмкин түгелдер. Аны песевдокапитализм дип атыйлар.

БИТАРАФЛЫК ЧИРЕ

Бүген дә хакимият тулысы белән дәүләт кулында. Монда ирекле фикер, ирекле эш итү мөмкин түгел. Тик шунысы: бу халәттән күпчелек канәгать. Әмма мондый модельгә ризасызлык арта барачак. Социолог Наталья Тихонова фикеренчә, бер 10 елдан бездә дә бу модель үзгәрә башлаячак. Ләкин бүгенге халәт битарафлык сөременә чорналган. Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, русиялеләрнең бары тик 12 проценты гына бүген нидер сайлый һәм үз сүзен әйтә ала. Бу – калганнар бәхетле дигән сүз түгел, алар, гади итеп кенә әйткәндә, дәшми, үз көченә, үз сүзен ишетәселәренә ышанмый. Алар ситуацияне үзгәртергә теләми дә.

ВАЕМСЫЗ ХАЛЫК

Бәхет дәрәҗәсен төрле кеше төрлечә билгели, әлбәттә. Сораштыруда бирелгән сораулар арасында, үземнең карашымча, мөһим булган кайберләрен генә телгә алам.

Советлар чорыннан байлык ул яман нәрсә дип тукып киленде. Әмма шундый патриотизмга өндәгән дәүләт чиннары үзләре шәп йортларда, шәп көнкүрештә, дөньяның артына тибеп яшәде. Минем үземне ишелеп торган байлык кызыктырмый, әмма тормыш хәерчелектә дә узарга тиеш түгел. Менә шул байлыкка ирешү турындагы сорауга сораштыруда катнашкан русиялеләрнең бары тик 2 проценты гына максатларына ирешкәнлекләрен әйткән. 20 процент әле өметләнә, алар үзләрендә моңа ирешер потенциаль бар, дип саный. Ә менә 38 процент, теләсәләр дә, моңа ирешә алмаячакларын таный. 39 процент, гомумән, байлыкка ирешүне тормыш максаты итеп куймаган да. Мөгаен, соңгылары эшләмичә генә яшәүне, дәүләт тарафыннан бирелгән төрле субсидияләр, бала акчасы кебек биргәнне көтеп яшәүче көнлекче булуны рәхәт тыныч тормыш, дип саныйдыр. Үзләре яшәгән җәмгыятьтә яисә урында барган вәзгыятькә үзгәрешләр кертә алуларын 5 процент сораштырылучы таный. 16 процент әлегә моңа ирешмәгән, әмма аларның да йогынты ясый алачакларына ышана. Ә 23 процент инде бу уңайдан төшенкелеккә бирелгән. Тагын да аянычы – 55 процент сораштырылучы әйләнә-тирәдә барган тормышка, гомумән, битараф. Ул ниндидер сайлау, җәмгыятьтәге халәтне үзгәртү планын үз алдына бөтенләй куймаган.

МАКСАТ НИНДИ?

Бу социологик тикшеренү нәтиҗәләрен карагач, мин пошаманга калдым: Русиядә ваемсыз, максатсыз кавем яши. Аның өчен өстәгеләр карар кыла, ул шуңа разый. Аның өчен патшамы, КПСС генераль секретаремы, әллә Президентмы, депутатлармы – барыбер. Менә карагыз: әле генә әйткәнемчә, җәмгыятьтә барган процессларга 55 процент халык битараф, 59 процент җәмгыятьтә нинди дә булса югары статус алырга хыялланмый да, 63 процент үз эшен, үз бизнесын булдыру турында уйлап та карамый, 75 процент хакимияткә үтеп керергә, шул рәвешле югары статуска ирешергә теләми, тагын 75 процент дан-шөһрәт казанырга хыялланмый. Бу тикшеренүдә икенче бер сораулар күңелне сөендерә. Илебездә чын дуслар табу, бәхетле гаилә кору, намуслы яшәү, инсафлы балалар тәрбияләү максатын куючылар һәм үзләрен бу өлкәләрдә уңышка ирештем, дип санаучылар күпчелекне тәшкил итә. Бу нисбәттән, бездә халык үз эченә, үз гаиләсенә бикләнгән, ә аннан читтә ни булганына, илдә, җәмгыятьтә ниләр булып ятканына битараф, дияргә җирлек бар. Биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, нигә дә булса ирешү өчен дә «элемтәләр» кирәк булуы, гаделсезлек тә сәбәпчедер. Кеше барыбер барып чыкмый дип, кул селтәп, булганына разый булып яши бирә. Ә менә аның дусларга, матур гаиләгә тиенү кулыннан килә. Монда дәүләт йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Шулай да ул җәмгыятьне, андагы яшәешне үзгәртергә теләми, барына да канәгать. Бу бик сәер, баксаң, бүген халыкның 30 проценты чамасы Совет чорына караганда начаррак яши. Бу, башлыча, өлкән яшьтәгеләр, авылда, район үзәкләрендә, кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр. Калганнары элеккечә үк дәрәҗәдә көн күрә.

Соңгы елда тормыш дәрәҗәсе күз алдында аска мәтәлә. Шушындый шартларда да, ризасызлык артык беленми. Булган очракта да, икътисадый өлкәдә генә урыны-урыны белән чәпчеп алалар да, хакимият бу ризасызлыкны шунда ук сүндерү чарасын күрә. Ни өчен бастырмый? Чөнки бу чаралар күмәк төс алмый.

ХАЛЫК АҢЛАУЧАН РУСИЯДӘ

Халык бу бәлаләрдә гаепле дошманны читтән эзли. Нефть бәясе төшә: аның өчен ул һава торышы кебек көйсез. Ә менә ни өчен без шул тотрыксыз бәяләргә береккән, монысын уйламыйбыз. Шулай ук Кырымнан соң Көнбатышның безне тезләндерергә тырышуы да барып чыкмас, без тезләнмәячәкбез, дип уйлап түзә халык. Әнә сораштыруда катнашучыларның 50–75 проценты акчаларын чит ил валютасында саклаудан баш тартудан алып чит илләрдән кертелгән азык-төлекне, кием-салымны файдаланмый торырга да әзер. Шул ук вакытта пенсия яшен күтәрү, вакытлыча эшсез калырга риза булу, салымнарны арттыру, якын арада пенсияләрне һәм хезмәт хакларын туңдыру кебек кискен социаль чараларны күпчелек – 71–88 процент халык кабул итми.

ТҮЗЕМЛЕК КҮПМЕГӘ ҖИТӘР?

Халык бүген азык-төлек сатып ала, алуын, әмма көнкүреш техникасы, машина, кием-салым сәүдәсе күләме кимеде. Шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бакчаларына әйләнеп кайтты: яшелчә, бәрәңге үстерә башлады. Шуңа күрә кеше тормышында кискен үзгәрешләр булмады әле, һәм ул ризасызлык протестларын белдерми тора. Ләкин болай хуҗалык итү мөмкинлекләре озакка җитмәс, чөнки бүген алмый түзгән суыткыч та, телевизор да, аяк киемнәре дә туза. Димәк халык ризасызлык белдерә башлау өчен бер ел, ел ярым запас вакыт бар әле, дип саный социолог Наталья Тихонова. Кешенең кереме кимү түгел, аны шул акчасызлык аркасында яшәү рәвешен үзгәртү, элек иркенләп эшли алган мөмкинлекләреннән колак кагуы борчый. Социолог фикеренчә, эре шәһәрләрдә яшәү менталитеты алышына башлады инде. Тормыш итү максатлары үзгәрә. Сабыр итү, түзүнең дә чиге бар. Җәмгыятьнең бүгенге моделеннән канәгать булмаучылар бүген Мәскәүдә 30 процент чамасы. Алар 40–45 процент булса, хакимияткә таләпләр куела башлаячак. Ә таләп итүчеләр халыкның 50 процентыннан да күбрәк булса, хакимият моңа игътибар итәргә мәҗбүр булачак.

Димәк, заманында Маркс әйткәнчә, процесс башланды, аны туктату мөмкин түгел. 17нче елгы революция астагыларның искечә яши, өстәгеләрнең искечә идарә итә алмавы аркасында килеп чыкты бит. Аллага тапшырдык, минем тыныч, имин тормышта яшисем килә. Урам чуалышларын күргән бар. Хакимият протест акцияләрен бастыру, тыю белән генә шөгыльләнмичә, алар өчен сәбәп калдырмаслык реформалар үткәрә алса иде.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии