Татарча спекуляция

телен һәм мәдәниятен саклап калырга кирәк, дибез. Бер карасаң, төрле милли хәрәкәтләр, яшьләр җыеннары, клубларның эшчәнлеге нәтиҗәле кебек күренә. Шулай ук эстрадасы йолдызлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистларның милли рухлы иҗат җимешләре дә файдасыз түгел дип әйтеп булмый. Тик бу уңышларны артка өстерәүче бер нәрсә бар шул. Бүген «» һәм «» сүзләре белән спекуляцияләү күренешләре модага керде.

Тыштан бик матур купшы сүзләр сөйләсәләр дә, чынлыкта исә, милләт дип тырышучы, янып-көеп йөрүче кеше юк диярлек. Татар телен үстерергә теләү бүген үзеңә исем ясау өчен бик кулай вариант булып калды. Татарча җырлап, районнар буйлап концерт бирүче җырчылар сәхнә артына чыккач, рәхәтләнеп русча гәп куерта. Аларга туган телдә эндәшкән очракта да, сиңа җавапны Явыз Иван телендә кайтаралар. Кайберләре хәтта үзенең татар милләтеннән булуыннан читенсенә. Алай булгач, ник мыскылланып, татарча җырлап йөрергә соң? Җавап бирәм: бай телебез һәм мәдәниятебез бүген акча эшләү нигезенә әйләнде. Безнең эстрада җырчылары русча иҗат итә башласа, Мәскәүдә аларны кабул итмәсләр иде, чөнки андыйлар анда буа-буарлык. Шуңа күрә безнең татарча ике сүз дә әйтә алмаган егет-кызларыбыз милли сәхнәгә үрмәли дә инде, имеш, туган телдә җырлыйлар. Шунысы гаҗәп: артистлар әзерли торган уку йортлары андыйларны ничек кабул итә дә, эстрадабызга профессиональ йолдыз итеп шуларны ничек чыгара икән? Димәк, университет һәм училищелардагы мөгаллимнәрнең осталыгы ташка үлчим генә була бит инде. Тегеләре газеталарга биргән интервьюларында милләтебезнең бай тарихлы булуы, аның мәдәниятен саклап калырга кирәклеге турында сөйли. Ә шул вакытта, чыннан да, оста җырчылар, бөтен җанын-тәнен биреп иҗат итүчеләр читтә кала. Тегеләре кәсеп итү өчен татарча җырларга әзер булсалар да, милли рухта үсмиләр, телләреннән оялалар. Татарча иҗат итеп акча эшләгән кеше шул телдә сөйләшсә, бу шундый бай мәдәниятле халыкка рәхмәт кебегрәк күренер иде. Тик безнең йолдызларыбызга мондый нәрсә хас түгел, алар фәкать табыш артыннан гына куа.

«Татар» һәм «милләт» сүзләре белән спекуляцияләүчеләр бер җырчылар гына түгел. Араларында җәмәгать эшлеклеләре дә, журналистлар да, сәясәтчеләр дә очрый. Милләт проблемаларына кагылган төрле җыеннар, «түгәрәк өстәлләр», корылтайлар еш булып тора. Яшьләр дә бу эшләрдә катнашырга тырыша. Бүген татар милләте өчен җан ату бик популярлашып китте. Бер яктан, бу безнең өчен аеруча мөһим нәрсә бит. Тик моның икенче ягы да бар шул. Шушы милли хәрәкәттә үзләренә исем ясап йөрүчеләр дә юк түгел. Чынлыкта, татарлыгыннан оялучылар, имидж артыннан куып, зур эшләрдә катнашкан кыяфәт чыгаралар. Әллә нинди милли фондлар ачалар, аларның бөтен эшчәнлеге елына ике мәртәбә җыелып, конференция үткәрүдән гыйбарәт. Кайчандыр «татар», – дип җан атып йөргәннәр үзләренә сәяси көч алдылар да кардәшләрен оныттылар. Бүген аларның «милләте» – хакимият һәм акча. Милли идея хәзер ниндидер бер табышлы бизнеска әверелеп бара бугай. Татарның ни икәнен дә белмәгән берәрсе Мәскәүдә танылу алса, аларны «безнеке» дип йөртүне мин аңлап бетермим. Төкереп бирә, ди, алар синең милләтеңә! Бабам яки әбием татар булган, диләр дә, Казанга килеп, ишеп акча эшләп китәләр. Без шуңа шат инде, шулай булмый ни, кардәш бит!

Монда интернетны да кертмичә кала алмыйм. Халык арасында популяр булган «Вконтакте» сайтындагы төркемнәрдә татар үзен мактап утыра. Бүген урап алган проблемаларны чишәр урынга, руслар белән бәхәсләшеп ятучылар да җитәрлек. Сөйләшү темаларында татарның бүгенге мескенлегендә кемнең гаепле булуын ачыклыйлар, мишәрләрнең милләтебез каймагы икәнлеген дәлилләп маташалар. Ә менә аяныч халәтебезне ничек үзгәртергә була, моның турында бер сүз юк. Берсе татарны яклап митингларга чыккан өчен институттан куылырга мөмкинлеге, икенчесе кемнәрнеңдер милли хәрәкәткә каршы чыгуы турында зарлана. Соң, чыга инде, физика законын искә төшереп әйтсәк, «сила действия равна силе противодействия» бит, аннан башка булмый. Һәрберсенең үзен башкаларга караганда ныграк тапталуын, изелүен, милләт өчен күбрәк «җан атуын» күрсәтәсе килә. Минемчә, чын ватанпәрвәр беркайчан да халкы өчен нәрсәләр эшләгәнен, нинди авырлыклар кичергәнен сөйләми дә, горурланмый да, ул шуның белән яши.

«Татар» һәм «милләт» сүзләре белән спекуляцияләү күренеше бүген проблемага әйләнеп бара. Шушы чир эшләребезне артка өстери, алдагысына киртә куя. Милләтебезнең бөеклеге белән горурланып яшәгән арада, безне акрын гына басалар. Татарга мактану килешми. Болай да ничә гасырлар буена изелеп яшәгән халык үзен-үзе бетермәсен иде.

Заһри.

Татарча спекуляция , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии