Уяу булыйк, ватандашлар!

Русияне таркатуда панисламизм, ваххабизм белән куркыту яңалык түгел. Моны белү өчен Садрый Максудовның 1905нче елның 13нче мартында Дәүләт Думасында ясаган чыгышының Русия газетасында басылган стенографик язмасы белән танышу җитә.

Бу вакыйгага 100 елдан артык гомер үтүгә карамастан, Русиядә яшәүче милләтләрне бер-берсенә каршы кую, үзара дошманлаштыру теләге әле дә дәвам итә.

Бүгенге чорда «кара көчләрнең» корал белән дә, икътисади юл белән дә Русия Федерациясен җиңә алмавы ачык күренеп тора. Шуңа күрә алар Русиянең тамырын, нигезен – Конституциясен «кимереп» маташалар.

Русия Конституциясенең 3нче маддәсе, 1нче пунктында ачык язылган: «Русия Федерациясендә суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы». Милли чыганак түгел, мул сулы елгасы, дип әйтәсем килә. Шушы чыганакны (елганы) ерганакларга тарату юлы белән Русия Федерациясен таркатырга теләүчеләр, рус халкын «дәүләт булдыручы милләт» (государство образующаяся нация) дигән төшенчә кертеп, башка милләтләрне кимсетү, сортларга бүлү юлы белән, аларны бер-берсенә каршы куярга тырышалар. Ләкин алар ялгыша.

Германия нацистлары да икенче бөтендөнья сугышына, күп милләтле СССР халкы таркалыр, дигән хыял белән керделәр. Әмма, аларча булмады. Киресенчә, СССРны төзүче совет халкы бу сугыштан тагын да бердәмрәк булып чыкты һәм шул бердәмлек, ваемсызлыкка бирелмәсәк, әле киләчәктә дә дәүләтебезне – Русия Федерациясен саклап калу юлында гарантия булачак.

Дәүләтебезгә тел-теш тидертмәс өчен, безгә иң элек Русия халкы референдумы белән кабул ителгән Конституциябезне сакларга кирәк. Конституциянең 3нче маддәсе 3нче пунктында язылган: «Халык хакимиятенең иң югары чагылышы – референдум һәм ирекле сайлаулар». Бу нәрсә дигәнне аңлата? Минем аңлавымча, дәүләтнең төзелешен үзгәртү, тик бердәм халык референдумы аша гына мөмкин.

Кызганычка, Русия Конституциясен бер тапкыр да укымаган чиновниклар, депутатлар да очрый. Конституцияне укысагыз, төрле юллар белән аны бозарга тырышучыларны ачыкларсыз.

Уяу булыйк, ватандашлар! Дәүләтебезне күз карасы кебек саклыйк!

Түбән Кама шәһәре һәм районы аксакаллар Шурасы рәисе

Зирәк Гыйлаҗ улы ШИҺАПОВ

Комментарии