Сайлаулар турында уйланулар

Тагын сайлаулар үтте. Халык аны зур өметләр белән көткән иде. Тик бүгенгене үткәне белән чагыштырып карасак, кайсы өметлерәк булган соң?!

Совет заманында сайлауларда 99 процент уңай тавыш бирелде. Сугыштан соң 1948нче елда үткән СССР Югары советына сайлаулар исемдә калган. Ул февраль-март айларында үтте бугай. Әтием Идиәтулла (1895-1973) район үзәге Кузнечихадан үзебезнең Төгәлбай авылына Шәрәфиев һәм Кавтанов дигән ике кандидатны, артлы чанага утыртып, очрашуга алып кайтты. Алар өч сәгать буе халык белән сөйләште. Халык үзенең гозерләрен әйтте, ни хикмәт ул гозерләрнең күбесе үтәлә иде. Сайлау клубта үтте. Халык актив катнашты. Ул әле халыкның кысанрак яшәгән еллары иде. Сайлауга килгән һәр сайлаучыга ярты түгәрәк ипи һәм ярты кило мендәрчек конфет биреп җибәрделәр. Безнең гаиләдән 4 сайлаучы: әти, әни һәм 2 олы абый. Без өчебез кечкенә идек әле. Шулай итеп, безгә 2 ипи һәм 2 кило конфет эләкте. Сайлау беткәч, олылар колхоз идарәсенең бер бүлмәсендә бераз күңел ачып утыра, анда буфет ясала иде. Сугыштан яраланып кайткан Гаптелбәр абый матур итеп тальянда уйный. Ә яшьләр клубта күңел ачты.

Икенче очрак – 1963нче елны үткән сайлаулар. 1956нчы елны мин, мәдәният бүлеге юлламасы белән, Казан киномеханиклар мәктәбен тәмамлап кайткан идем. Әлегә киночы урыны юк, авылда клуб мөдире булып эшләп торыгыз, диделәр. Элеккеге мөдир Мәхмүт ВУЗга укырга китә икән. Шунда мин 1962нче елга кадәр эшләдем. Безгә укыганда киномеханик эшен генә түгел, ә клубта халык белән эшләү, үзешчән сәнгатьне оештыру, матур итеп өндәмәләр язу, гәҗитләр чыгару кебек нәрсәләрне дә өйрәткәннәр иде. Ул елларны төрле авыл, районнарны кыскартулар, эреләндерүләр башланды. Мин дә шул компаниягә эләктем: клуб белән китапханәне кушып, бер кеше калдырдылар. Китапханәдә 40 сумга Мәдинә дигән кыз эшли иде, ике вазифаны да аңа йөкләделәр. Мин өйдә эшсез калдым. 1963нче елның кышында тагын сайлау буласы. Бөтен җәмәгать урыннарын төрле лозунглар белән бизәргә кирәк, Мәдинә аны булдыра алмый. Хәзер «Правда» совхозы парторгы Кузюров мине чакыра: «Әйдә, Сөләйман, сайлау уңаеннан җәмәгать урыннарын бизәргә булыш, без сиңа түләрбез», – ди. Лозунглар, плакатлар, баганага эләргә фанерлар – боларны эшләү өчен нәрсәләр кирәк, мин санап кердем: бөтнекле теш порошогы, йомырка агы, аертылмаган сөт, кызыл комач, җитмешкә иллеле 10 табак фанер. Болар миңа 10 кап теш порошогы, 10 литр сөт, 6 метр кызыл тукыма, 30 йомырка китерде. Бер атнада үземә кушканны эшләп бирдем. Канәгать булдылар һәм 200 сум түләделәр. Бу минем клубта эшләгән 5 айлык хезмәт хакым булыр иде. Ул сайлаулар матур гына үтте. Әле мине комиссия әгъзалары сайлаудан соңгы чәй мәҗлесенә дә чакырдылар.

Сайлау белән бәйле өченче очрак болай булган иде. 1975нче елларда тагын каядыр сайлаулар узды. Фатирда өч гаилә яши идек. Өчебезгә бер кухня, бер бәдрәф – тату гына яшибез 11 кеше, шуларның 6сы сайлаучы. Сайлауларга 2 атна кала бәдрәф тыгылды. Мин моны инженер Таҗиевка барып әйттем. «Бармыйбыз, үзегез чистартыгыз», – ди. «Килеп эшләмәсәгез, сайлауга бармыйбыз, дип әйтәләр», – дим. Бу: «Бармагыз», – дигән була. Кайтып киттем. Шуннан ике сәгатьтән соң Таҗиев 2 слесарь ияртеп килде, резина пресс белән басып карыйлар, су китми. Фарфор унитазны ватып, алюмин унитаз куйдылар. Анда бер калай банка капкачы төшеп тыгылган булган. Ул чакта бер йортта 6 кеше сайлауга бармау зур вакыйга санала иде. Тикшереп, гаепле кешене эзләп йөриләр иде бит.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии