Кайсыгызның кулы җылы?

Хөрмәтле «Безнең гәҗит» укучылары! Сезгә Тукай районының Бай Бүләк авылыннан Якупова Рузалия апагыз яза. Мин 1935нче елны туган. 1943нче елда әнисез калдым. Әти сугышта иде, әби үстерде. Соңыннан мин аны үзем дә 40 яшемә кадәр карадым. Тормышка чыккач, ике улым туды. Ирем үлгәнгә 29 ел үтте инде. Улларым да күптән гүр ияләре. Кечесе Әфганда булган иде. Аннан чирле булып кайтты. 2011нче елда, 42 яшендә, бер ай хастаханәдә ятып чыкты. Башында кан тамыры шартлап, 2 көннән соң үлеп тә китте.

Мин ялгыз ана. Өемнең нигезе дә, түбәсе дә тузган. Яңгырлар ява башласа, йөрәк ярылып тора. Шуңа ремонт ясарга ярдәм итүче булмас микән? Хәзер байлар күп бит. Әфган байлары юк микән? Алар минем хәлне аңларлар иде.

Хакимияткә бардым, «берәр авылда өй бушаса гына инде», диләр. Ике тапкыр Президентка хат яздым. Алар да районга гына җибәрә. Ярдәм юк. Хәзер өмет ил байларында гына.

Без күргәнне монда гына язып бетерерлек түгел. Саклык банкына 50 мең сум акча салган идек. Ул чагында бу акча ике бүлмәле биш фатирлык иде. Иремә 30 ел комбайнда эшләгәне өчен бирелгән акча иде бу. Бу акчаларга ясалган кораллар хәзер Украинада, Сириядә очадыр… Дәүләт безгә аны 1 кв.м. итеп кенә кайтарды. Ил халкының күпчелеге ничек хәерче яшәгәнен беләләр микән алар?

Аллаһы Тәгалә юлыма шәфкатьле бәндәләрне насыйп итәр дип, ышанып калам.

РУЗАЛИЯ ЯКУПОВА,

Тукай районы, Бай Бүләк авылы

Комментарии