Тел күптән тышауда

Тел күптән тышауда

Мине Илфат әфәнденең газетабызның быелгы 13нче март 10нчы санында дөнья күргән «Әүлияләштерелгән хакимиятле буласыбыз бар…» дигән язмасы хат язарга этәрде.

Илфат әфәнде, безгә телне коммунизм вакытыннан ук тешләттеләр инде. Сезнең дә эшегездә тырнак астыннан кер эзләүчеләр бардыр. Боҗраны көннән-көн ныграк кысалар. Бу гамәлләре белән намуссыз җитәкчеләргә тагын да киңрәк итеп юл ачалар. Каракларга кайда да почет шул. Халыкның эшләгән акчасын колорадо коңгызы кебек, шулар ашап бара. Шуңа да хәерчеләр армиясе арта гына бездә. Гаиләләр таркала, ятимнәр арта. Мин үзем дә шуларның берсе.

Җәмгыятькә нәфрәтле балалар үсә. Әледән-әле яшүсмерләрнең кеше чәнчеп, җан кыеп йөрүен ишетеп торабыз. Болар барысы да дөрес яшәмәү билгесе. Ә менә карак түрәләр өчен кайчан да булса берәр закон кабул ителер микән? Әлегә түрәнең гаебен әйткән кешеләргә штраф сугалар, төрмәләргә утырталар. Ә караклар урлауның нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар. Тотылган караклар юк дәрәҗәсендә.

Мин 1972нче елдан 2001нче елга кадәр Чирмешән урманчылыгында гади урманчы булып эшләп пенсиягә чыктым. Пенсиям быелның гыйнварыннан 7885 сумга җитте. Бер үк министрлыкка буйсынсак та, эшләребез бертөрле булса да, түләүләр төрле районда төрлечә булган. Кукмара, Саба урманчылыгында эшләүчеләрнең аена 350 сум чыккан (анда директорлары Нургали ага Миңнеханов иде, урыны җәннәттә булсын), ә безнең Чирмешән районында алардан биш мәртәбә кимрәк хезмәт хакы түләнде. Мин эшкә тотынганда айга 60 сум иде, аннары 80 сумга җитте. Ни өчен безгә башка районнардагыдан ким түләнгән, дип, җавап эзләп, суд, прокуратура юлларын таптадым. Аннары 2003нче елны министрның үзенә яздым, җавап урынына ике гектар печәнлегемне тартып алдылар (пай җире). Шул ук елны «Ватаным Татарстан» гәҗитенә яздым. Рифкать исемле вәкил килеп, тикшерү үткәрде. Гаепләрен тапса да, аларны берни дә эшләтә алмыйм, дип китеп барды. Ул киткәч, җитәкче үзенә чакырып алды да, нинди әшәке сүз бар, шуларны әйтеп сүкте. Тагын шулай язып ятсам, кемнәрдер мине өем белән бергә яндырып китәселәр икән. Аның яныннан елап чыгып киттем. Монысы, Илфат әфәнде, телеңне тешлә дигәнгә җавап була инде. Әле аннан соң да берничә урынга яздым, җавап булмады. 2018нче елда Дәүләт Советына яздым. Аннан: «Сезнең хатыгыз белән Ф.Мөхәммәтшин танышты, тикшерергә Пенсия фондына җибәрде», – дигән җавап килде. Озак та тормыйча, Пенсия фонды да җавап язып җибәрде. Күзгә төтен җибәргәннәр. Пенсиянең түбән булуы саный белмәгәннән генә тормый бит. Түләнмәгән хезмәт хакларын Пенсия фонды ничек исәпли алсын? Аларга Саба, Кукмара районнарында ничек түләгәннәрен дә язган идем. Караклар күренеп тора, аларны әйләнеп узганнар. Каракларны Дәүләт Советында да беләләр бугай. Миндә шик туды, моңа кадәр язганнарымны нигә тикшермәгәннәре, тикшереп тә чара күрмәгәннәре хәзер башыма барып җитте. «Эт өрә, бүре йөри тора, сез үзегезчә эшләгез», – дип фатыйха биреп утыралар бугай.

Булган бит шундый хәлләр. Әнә Сослангерда да халыкны ашатмыйча, күпме кешенең башына җиткәннәр. Бу да шуңа охшаган. Минем кара исәп белән дә 29 елга 3360000 сум акча караклар кулында калды. Аңа шул акчадан исәпләнәчәк пенсияне дә өстәсәк, ул сумма тагын да арта.

Илфат әфәнде, судларыбыз ирекле булып, үзем эшләгән акчамны караклардан алып булса, минем дә йортым төзек булыр иде. 17 елдан бирле газовиклар газ казанымны алыштырырга куша, авария китереп чыгарасың, диләр. Аларны да аңлап була, һәркем үз өстеннән җаваплылыкны төшерергә тырыша.

Илфат әфәнде, үзегезгә зыян килмәслек булса, бу хатымны бастырып чыгарсагыз иде.

Әсгать САФИН,

Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы

Комментарии