- 08.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Минем фикеремчә, Советлар Союзының таркалуыннан кала, СССР тарихында иң зур афера булып «шәхес культы» тора. Бу фикерем белән килешмәүчеләр күп булачагын белеп торам, чөнки «шәхес культын фаш иткән» ХХ съезддан соң (1956нчы елның феврале) инде 60 ел вакыт узган, ягъни хәзерге укучылар бөтенесе дә диярлек шул съезд материалларында тәрбияләнгән. Бу очракта:
Синнән соң сине мактаучы калса,
«Яхшы кеше!» – диеп сөйләрләр.
Үпкәләмә, калса яманлаучы,
«Яман адәм!» – диеп сүгәрләр.
Хәзер генә ул матбугат сүзенә ышану күпкә кимеде. Элгәре аның тәэсире көчле иде. Шуңа күрә күпләр хәзергә кадәр Хрущев керткән штампларны кабатлый. Ләкин минем кирәмәт табигатем бу фаразны ни өчендер кабул итмәде. Беренчедән, Сталин вакытында төрмәдә утырган әтием беркайчан да аны хурламады, киресенчә, тәгаен мисалларда уңай эшләрен күрсәтте. Икенчедән, мин үзем шәхсән Сталинны хурлаган Хрущевның җитәкчелек нәтиҗәләре – халыкның тормыш хәлен начараюга китерүен күреп тордым. Кибеттә шикәр булмау аркасында, авылда корт тотучыларның кортлары үлеп бетте. Кукуруз һәм борчак ипиләре миңа ошамады. Сугыштан соң Сталин вакытында ел саен диярлек бәяләр төшеп торса, 1962нче елда Хрущев иткә бәяне – 30, ә майга 25 процентка күтәрде. Без коммунизмга барабыз дип, шәхси хуҗалыкларда мал асрауны тыйды. Шәхси хуҗалыклардан җыелган малларның күбесе, ит комбинатларының эшкәртү мөмкинлеге булмау сәбәпле, үлделәр. Басудан чүп үләне җыйган өчен, арбаларның көпчәкләрен салдырып алалар иде.
Өченчедән, Сталин үлгәндә, миңа яшь ярым иде. Шуңа күрә Сталин вакытында ничек булганын әйтә алмыйм, ләкин бу турыда күп язылган. Ә Хрущевны «төшергәндә», миңа 13 яшь булып, нәрсәнең нәрсә икәнен аңларлык дәрәҗәдә идем. Күреп торам, бер культны сүгә-сүгә, икенче культ күтәрелә. Гәҗитләрдә дә, радиода да көн саен Хрущев. М.Суслов мәгълүматлары буенча, Хрущев портретлары үзәк гәҗитләрдә 1963нче елда – 120, ә 1964нче елның тугыз аенда 140 тапкыр басыла. Ә Сталин портретлары ел дәвамында, гадәттә, 10-15тән артмаган. Хрущев ил башында торган 11 ел вакыт эчендә өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, ә 1964нче елда, сугыш беткәннән соң тугыз елдан соң Советлар Союзы Герое исемен ала. Өч елга – бер Герой. Бу – рекорд. Хәтта Л.И.Брежнев та 18 елга дүрт «Герой» гына ала (Социалистик Хезмәт Герое исеме аңа Генераль секретарь булганчы бирелә). Әйтергә кирәк, Сталин 1939нчы елда, 60 яшьлегенә, Социалистик Хезмәт Герое, 1946нчы елда Советлар Союзы Герое исемнәрен ала. Мине иң гаҗәпләндергәне – 1949нчы елда, 70 яшьлегенә, Сталин үзен Ленин ордены белән генә бүләкли. Укучылар үзләре нәтиҗә ясарлар культның кайда икәнен.
Хрущев, минем уйлавымча, Сталинның якыннары арасында иң астыртыны, иң мәкерлесе, иң әшәкесе. Ул үзен күтәргән кешене аның үлеменнән соң юк итәр өчен бик күп тырышлык куя. Бу – кешелек тарафыннан кабул ителгән «Үлгәннәр турында йә яхшы сөйлиләр, йә дәшмиләр» дигән канунны аяк астына салып таптау. Бу турыда хәтта Черчиль да: «Хрущев мәет белән көрәш башлады һәм бу көрәштә җиңелде», – дип яза. Мин, гомумән, егылганны типкәләгән, ятимне елаткан, үлгән арыслан өстендә биегәннәрне балачактан бирле хөрмәт итмим. Бию дигәннән, Хрущевның Сталин оештырган мәҗлесләрдә даими рәвештә гопак биюе – билгеле факт. Бу – аның кем икәнен күрсәтә торган штрихларның берсе. Тарихны бераз белгән кешеләр Молотовның Сталин алдында биюен күз алдына китерә алмыйлар, дип уйлыйм.
Алдыңда биегәннәргә
Шикләнеп кара.
Тарихка язарга аларны
Җитмидер кара.
Күрәсең, Хрущев Шамакай ролен бик яхшы уйнаган, чөнки куркынычлыкны бик яхшы тоючан, үзенең бик күп дошманнарын юк иткән Сталин аның чын йөзен ача алмаган.
Хрущевның мәкерлелеге Сталин үлгәннән соң хакимият өчен барган көрәштә дә чагыла. Ул вакытта иң зур көчкә ия булган Берия дә Хрущевның астыртынлыгын бәяләп җиткерми. Күпләр килешер, Хрущевны кулга алу өчен, Бериянең бөтен мөмкинлекләре дә булган. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ул моны эшләмәгән һәм җыенмаган да булса кирәк.
Хрущевның бик хәйләкәр кеше икәнлеген аның Жуковны үз ягына аударуы күрсәтә. Берияне кулга алуда маршал һәм армия зур роль уйныйлар. Жуковны Хрущев әле Маленков, Молотов, Каганович группасына каршы да файдалана. Дүрт айдан кирәге беткән оборона министрын шулай ук куып чыгара, дип әйтергә була.
Хрущев, хакимият башына менү өчен, үзенең конкуренты Берияне үтерү белән генә чикләнми (бик күп тарихчылар, Берия судка кадәр үк үтерелгән, дип саный), ә бу эшне халык алдында аклау өчен, Бериягә бик күп уйдырма гаепләр тага. Аны халыкара империализм агенты, дип гаепләү халыкны юләргә санауга тиң.
Хрущевның идарә итүе кульминациясе булып 1962нче елда Новочеркасск электровоз заводы эшчеләрен аттыруы тора. Коралсыз, демонстрациягә чыккан кешеләрне аттыру Хрущев тарафыннан репрессияләрдә гаепләнгән Сталин вакытында да булмаган. Ә менә «реформатор», «демократ» Хрущев, үзенең тормышына бернинди куркыныч янамавына карамастан, шушы вәхшилеккә бара. Минем күзәтүемчә, бу – «демократларга» хас әйбер. Ельцинның үз иленең парламентын аттыруы гына да ни тора?! Горбачев та калышмады. Бакуны совет гаскәрләре штурмлаганда 134 кеше үтерелә һәм 700ләбе яралана, 20 солдат һәлак була. Аңарчы инде демонстрантларны кыйнау, үтерү Тбилисида булган иде. Аннары Вильнюста кабатланды. Әйтергә кирәк, бер очракта да Горбачев җавапчылыкны үз өстенә алмады.
Дүртенчедән, мин балачактан ук бик кызыксынучан идем һәм һәр эшнең асылына төшенергә тырыштым. Уенчыкларны алуга сүтеп эчендә нәрсә барын карый идем. Хәзер дә һәрбер вакыйга турында мин үземә: «Ни өчен, мәгънә нидә?!» – дигән сорау бирәм. Бер үк вакыйга, эш, аның мәгънәсенә карап, төрлечә бәяләнергә мөмкин. Үсмер вакыттан ук «Ни өчен Хрущев шәхес культын фаш иткән?» дигән сорауга җавап эзләдем. Мин монда, шәхес культы, репрессияләр булмаган, дип бәхәсләшергә җыенмыйм. Бу – икенче сорау. Әгәр укучылар кызыксынса, бу турыда да дәлилләр белән яза алам. Бу очракта, булган, дигән фараздан чыгып язам. Ләкин бит һәрбер булганны чыгарып селкемиләр. Һәрбер дәүләтнең генә түгел, һәрбер шәхеснең үзенең серләре бар. Яхшы ата-ана балалар алдында берсен-берсе хурламыйлар. Кайвакыт сәясәттә дә әдәплелек булып хакыйкатьне ярып салмау санала:
«Уйланган кешегә кыен
Бу дөньяда яшәү.
Кайчак шагыйрь сүзеннән дә
Мәгънәлерәк – дәшмәү».
Сталинны гаепләү аңа гына түгел, бөтен илгә, партиягә, системага гына түгел, репрессияләрдә бик актив катнашкан (бу турыда материаллар күп) Хрущевның үзенә дә тап төшерәчәген ул аңламый кала алмый. Ул шулай ук үз абруеның бик нык төшәчәген дә аңлый. Шуңа күрә дә Хрущев шәхес культы турындагы докладын фактик съезд беткәч, үзе беренче секретарь итеп сайлангач кына ясый. Әгәр дә ул бу докладны съезд башында ясаса, аның беренче секретарь булып сайлануына шикләнәм. Минем фикеремчә, Хрущевның Сталинны хурлавының төп сәбәбе – аны күралмау. Ә ни өчен күралмаган? Билгеле, моның сәбәбе булып Сталинның аны еш кына биергә мәҗбүр итүе дә булырга мөмкин. Хрущев бит шамакай түгел, ә партия җитәкчеләренең берсе. Билгеле, аның үз бәясе югары булган һәм ул кемдер алдында биюне үзе өчен түбәнчелек дип кабул иткән. Минем күзәтүемчә, куркаклар һәрвакыт көчлеләрне, кыюларны күралмаганнар һәм аларга әшәкелек эшләргә тырышканнар. Бу принцип югары даирәләрдә дә, сәрхушләр арасында да бер үк дәрәҗәдә.
Без институтта укыганда, Грузиядән килгән Костя Манелов Хрущевның шәхес культын «фаш итүенең» сәбәбен үзенчә аңлаткан иде. Имеш, 1941нче елда Кызыл Армия бик авыр хәлдә калгач, Хрущев, Киевны немецларга калдырып, Днепрның сул ягында оборона линиясе төзергә кирәк, дигән. Сталин Хрущевның башына трубкасы белән шакып, менә бу аңгыра башны немецларга калдырсак, әйбәтрәк булыр, ә Киевны бирмәскә, дип җавап биргән. Билгеле, бу – анекдот. Ләкин бу – Хрущевның шәхес культын «фаш итүенең» сәбәбен аңларга тырышу билгесе.
Вакыт бара, мөмкинлекләр киңәя. Бүген интернетка кереп күп нәрсәләрне табып була. 1998нче елның 17нче февралендә «Независимая газета»да, үз вакытында СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының контрразведка идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән генерал-майор В.Н.Удиловның «Ни өчен Хрущёв Сталиннан үч алган?» дигән мәкаләсе чыга. Ул анда, Хрущёвның беренче хатыныннан туган улы Леонид немецларга качып чыга һәм алар белән хезмәттәшлек итә, дип белдерә. Аны СМЕРШның махсус группасы урлап алып кайта һәм ул, Хрущевның Сталинга ялынуына карамастан, суд карары буенча атып үтерелә.
Мин, берәр мәгълүмат күргәннән соң, «Ах!» дип егылып китә торганнардан түгел. Үз гомеремдә бик күп ялганнар укырга туры килде. Хәтта үзем турында да.
Зурладылар – күп яздылар
Яхшысын да, яманын да,
Хурладылар – күп яздылар
Дөресен дә, ялганын да.
Дусларым бар, дошманым бар,
Биргәнем бар, алганым да.
Бирәсем бар, аласым да.
Шуңа күрә хәбәрне башка чыганаклар буенча тикшерә башлыйм. Бу очракта да, авторның җаваплы кеше булуына карамастан, бер генә чыганакка ышанып, мин бу мәкаләгә алынмаган булыр идем. Ләкин СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының 9нчы Идарәсе (дәүләтнең беренче кешеләрен саклау) җитәкчесенең урынбасары генерал-майор, Советлар Союзы Герое Михаил Степанович Докучаев та шуны ук сөйли. Аның сөйләве буенча, улының хөкемен белгән Хрущев Сталинга кереп, аның алдына тезләнеп, Леонидны коткаруын үтенә. Ахыр чиктә Леонидның язмышын Политбюро хәл итә.
Политбюрода беренче булып Мәскәү горкомы секретаре А.С.Щербаков чыгыш ясый, бөтен кешенең дә канун алдында тигез булуын ассызыклап, хөкем карарын көчендә калдырырга тәкъдим итә. Аннан соң чыгыш ясаган Л.П.Берия, Леонидның элеккеге гөнаһларын да искә төшереп, Щербаков тәкъдимен хуплый. Маленков, Молотов, Каганович бу фикер белән килешәләр. Соңгы булып чыгыш ясаган Сталин үзе дә кыен хәлдә була, чөнки аның улы пленда. «Әгәр дә минем улым белән мондый хәл булса, никадәр кыен булмасын, мин хөкем карарын кабул итәчәкмен», – дип тәмамлый ул сүзен.
Молотовның әйтүенчә, атып үтерелгәннән соң, Хрущев малаеннан баш тарткан.
Моның ниләргә китерәчәген ул чагында әле берәү дә күзалламый. Сталин үлгәч кенә, Хрущев тар даирәдә: «Ленин абыйсы өчен патша гаиләсеннән үч алды, мин улым өчен Сталиннан үч алачакмын», – дип ычкындыра.
Болар сүзләр. Әйтергә кирәк, бик күп серләр белгән һәм үз сүзләре өчен җавап бирә белә торган кешеләр сүзе. Документлар булмавы бу очракта бер дә гаҗәп түгел. Хрущевның, беренче секретарь булып алгач, архивларны чистарту белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат бик күп. Ә менә фактлар:
– Леонидның хатыны, илгә хыянәт итүченең гаилә әгъзасы буларак, төрмәгә утыртыла;
– 1945нче елда үлгән Щербаков исемендәге район Хрущёв вакытында бетерелә, Щербаков универмагы ябыла. Булачак һәйкәл урынына куелган таш юкка чыга һәм Хрущёв вакытында аның исеме бүтән телгә алынмый;
– үле Сталин өстенә булган һәм булмаган гаепләр ягыла, «шәхес культы» дигән термин барлыкка килә;
– Берия үтерелә һәм аннан карачкы ясыйлар;
– «Смерш» җитәкчесе Абакумов хөкем карарыннан соң бер сәгать эчендә атып үтерелә;
– генерал-лейтенант Судоплатов (аның кешеләре Леонидны урлап кайткан, дип исәпләнә) 15 ел Владимир төрмәсендә утыра, 1992нче елда аклана;
– Молотов, Маленков, Каганович эшләреннән алынып, сөргенгә җибәреләләр;
– Сталинның улы Василий сигез ел Владимир төрмәсендә утырганнан соң 40 яшендә үлә. Кызы чит илгә чыгып качарга мәҗбүр була.
Язылганнан күренгәнчә, кайвакытта тарихта шәхеснең үз мәнфәгатьләре югары сәясәттән күпкә өстенрәк чыга, ләкин тарих һәркемне дә үз урынына куя, хәтта моның өчен хәйран күп вакыт кирәк булса да.
Рифат Җамал-КОРБАНОВ,
шагыйрь, профессор

Комментарии