Башкортстан – безгә үрнәк

Күп кешене борчыган бер мәсьәлә турында язарга булдым әле. Хәзер 40-50 ел намуслы эшләгән кеше, совет заманындагы кебек, «Хезмәт ветераны» исемен ала алмый. СССР вакытында аны алу җиңел дә, гадел дә булгандыр, дигән фикердә мин. Бәлки, ул чакта да бик гади булмагандыр, тик шулай да хәзерге кебек каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар, төрле киртәләр азрак иде кебек. Чөнки таләпләр, кагыйдәләр бөтен кеше өчен дә бер иде.

Инде хәзерге көнгә килгәндә, кеше ул исемне алганда тәмам аптырашта кала. Гадирәк итеп әйтсәк, әгәр синең күкрәгеңне Русиянең тәреле һәм тәресез орден-медале бизәми икән, син «Хезмәт ветераны» исеменә лаек түгел, сиңа аны бирмәячәкләр. Татарстан бүләкләре, дәрәҗәле, мактаулы исемнәре чүп кенә, аларны алсаң ни, алмасаң ни. Сихерләнгән, ерып чыга алмаслык бер боҗра барлыкка килә. Федерация: «Синең Русия дәрәҗәсендәге бүләкләрең юк», – дип бирми, Татарстанның аны бирергә хокукы юк. Ул да: «Русия орден-медалең юк», – дип кире бора. Хакимият тирәсендә йөргән түрәгә исем алу җиңелрәктер дә, менә гади кешегә ифрат та авыр. Мәсәлән, 40-50 ел каравылчы, йөк ташучы, санитарка, тәрбияче, җыештыручы булып эшләгән кешеләргә нинди кагыйдәләр буенча бирергә аны? Алар бит Аллаһның биргән һәр көнендә эшкә барган, аны тырышып, намус белән башкарып кайткан. Ничек инде ул «Хезмәт ветераны» дигән исемгә лаек булмасын? Нәрсә, ул эшендә берәр «батырлык» эшләргә тиешме икән? Ә 40-50 ел буе эшкә барып, аны җиренә җиткереп башкару үзе үк батырлык түгелмени? Кыскасы, монда гаделсезлек ярылып ята. Тик, кызганыч, бу Русия шул, аның законнарын үзегез беләсез, беренчедән, гаделсез, икенчедән юньләп үтәлми дә.

Ләкин кайбер җирләрдә уңай үрнәкләр бар. Әйтик, Башкортстанда. Республика Президенты карары нигезендә, анда «Хезмәт ветераны» исемен бирәләр. Мәсәлән, минем каенагам, Башкортстанда яшәп, лаеклы ялга чыккан, Татарстанда да билгеле язучы, шагыйрь Фәһим Хәсән улы Миначев әле күптән түгел генә «Педагогик хезмәт ветераны» дигән исем алу белән уртаклашты. 40 елдан артык Бәләбәй педагогия көллиятендә намуслы эшләгән олы яшьтәге укытучының Русия дәрәҗәсендәге орден-медале юк. Ә мактаулы исемнәре бар. Ул – Р. Усманов, Д. Бүләков исемендәге премияләр лауреаты. Ләкин алар җирле мактаулы исемнәр генә, Русиянеке түгел. Димәк, Башкортстанда хезмәт кешесенә хөрмәт бар.

Ә Татарстан бу мәсьәләдә артта калган. Нигә әле бездә дә шундый исемнәр булдырмаска? Икътисади яктан алдынгы Татарстан үзенең намуслы, тырышып эшләгән, озак еллар хезмәт иткән кешеләренә андый гына исем бирә алмаслык хәлдәмени?

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов моны булдыра алырлык хокукка иядер дип уйлыйм мин. Шундый карар чыгарса, хезмәт ветераннарын хөрмәтләүнең бер ысулы булыр иде. Бәлки, акчалы түрәләргә, депутатларга бу ташламалар кирәк тә түгелдер, ә менә, 40-50 ел эшләп тә, 5-8 мең сум пенсия алып яшәүчеләргә бик зур ярдәм булыр иде.

Гомер буе һәр көнне диярлек юлда булган, тормышына, сәламәтлегенә зыян китерүче хәлләргә очрап торган, гаделлекне яклап язганда үлем куркынычы белән дә очрашкан журналистларга, әйтик, «Матбугат хезмәте ветераны» исемен бирергә ярамыймы? Сүзеңне дөрес итеп, курыкмыйча әйтә алу үзе бер батырлык түгелме? Тик, кызганыч, нәкъ менә ялагай, аумакай журналистларга бирелә шул Русиянең тәреле орден-медальләре.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии