Зәки абый киңәше

Зәки абый киңәше

Үткән гасырның 90нчы елларында Зәки Зәйнуллинны белмәгән, аңа сокланмаган кеше калды микән? Ул безнең «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә дә еш кына килгәли иде.

Егетләр кебек төз гәүдәле, әллә кайлардан ишетелә торган көр тавышлы иде, матур йөзендә шәп кенә мыек та утырып тора. Ул үзе һәрвакыт каядыр ашыкса да, очраган кеше белән рәхәтләнеп сөйләшер иде. Минем үземә дә Зәки абый белән аралашырга туры килде.

Бүлмәгә килеп керүгә, зур кулларын өстәлгә китереп салып: «Зөлфәт, син рәсем генә ясарга тиеш, гармунда уйнарга, җырларга, язарга да тиеш түгел», – дип әйтә иде. «Ясаган рәсемнәреңне җыеп, китап чыгарырга кирәк, ул сине илебезгә танытачак!» – дип тә өстәп куя иде. Тора-бара мин аның үзенең дә рәссам икәнлеген күрдем. Агачтан юнып кечкенә кеше фигуралары, скульптуралар ясый икән! Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмгә охшатып ясаганын күреп исләрем китте!

Зәки абый үзен гел Балтач районы Салавыч авылы кешесе дип яшәде. «Минем бабаларым Пётр l патшалык иткән елларда Малмыж ягыннан Салавычка таба чукындыручылар отряды килә башлагач, аларга һөҗүм иткәннәр, һәм соңыннан барыбер, урысларга буйсынмыйча, Башкортстанга – Стәрлебаш авылына чыгып качканнар. Монда алар бик зур эшләр башкарганнар! Бу турыда миңа 1905нче елда туган Янгул авылы карты сөйләгән иде. Ул вафат булгач, кайтып, әле мин аны соңгы юлга да озатыштым!» – дип тә әйтә иде ул. «Әйдә, Балтачка, Салавычка кайтып килик инде, берәр җирдә, китапханәдә халык белән очрашулар оештырып булмасмы?» – дип, гел миңа телефоннан шалтыраткалый иде. Шуннан ул үзе генә Салавычка очрашуга кайтып та килде әле. Мин ул көнне нигәдер эштән китә алмадым. Шуннан соң: «Син куркак!» – дип, мине Зәки абый әрләде дә әле. Юк, мин курыкмадым, курыксам, бу турыда хәзер дә язып тормас идем.

Хәрби фәннәр докторы, полковник, язучы, драматург, рәссам, милләтебезнең каһарман улы Зәки абый Зәйнуллинны хәзер дә зур хөрмәт, ихтирам белән искә төшерәм!

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии