Әйләнә тарих тегермәне, әйләнә...

Ерак тарихка күз салыйк, 1552нче елны Иван IV башлыгындагы урыс гаскәрләре, өч уңышсыз омтылыштан соң, дүртенчесендә Казанны һәм Казан ханлыгын яулап алдылар. Иван IVнең беренче фәрманы: Казан ханлыгында булган барлык мәчетләрне дә юк итәргә, мөселманнарга намаз уку һәм мәчет төзүне тыярга, дигән була. Билгесез, бәлкем шул вәхшиләр калдыгы микән, әллә яңа баштан татарга, мөселманнарга теш кайрап торучылар табылдымы – берничә ел элек Татар бистәсендәге билгеле шәхесләр бакыйлыкка юл тоткан зират өстеннән мыскыллау булды. Йөздән артык кабер ташларын кубарып алып, чәлпәрәмә китергән вәхшиләр табылмады. Бәлкем, аларны эзләүче дә булмагандыр. Әлбәттә, җинаятьче үзенең мәкерле эшләре фаш ителмәгәч, яңадан «батырлык күрсәтергә ният кыла» дип фаразлый психологлар. Әмма ул хаста адәмнәрнең чирләре, шул ук психологлар әйтүенчә, язгы чорда шактый көчәя.

Күптән түгел интернетта бер мәктәптә балаларны «Я русский» дип кычкырып, бер кулларын өскә күтәрергә мәҗбүр иткән видео таралды. Бу вакыйганың Казанның 186нчы лицеенда булуы да ачыкланды. Лицей мөдире урынбасары әлеге видеоның үз мәктәпләрендә төшерелүен раслаганы турында да хәбәр таралды.
Дәүләт Шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин әлеге вакыйга уңаеннан Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. «Сез моңа реакция күрсәтергә тиеш. Ни өчен булган бу? Безнең күпмилләтле дәүләттә патриотизм рухына туры киләме? Шуны ачыкларга кирәк», – дигән Төхвәтуллин.

«Татарстан ата-аналары» төркеме исеменнән бу видео уңаеннан Татарстан мәгариф һәм фән министрына хат әзерләнә. Әлеге төркем лидерларының берсе Илсөя Әхмәтгалиева сүзләренчә, төрле милләт вәкилләре яшәгән илдә мондый күренешләр булырга тиеш түгел. Хатка дистәдән артык кул куелган, имзалар җыю дәвам итә.

Мин сүземне мәчетләрне тар-мар итүдән башлаган идем. Узган атнада билгесез бер оешма тарафыннан вәкилләр Казанның элеккеге Кырлай паркында Җәмигъ мәчетенең төзелешенә каршы чыгып, казанлылар исеменнән Русиянең Дәүләт Думасына хат юллаганнар. Алар паркта Идел буенда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңае белән нигез салынган мәчетнең төзелешен туктатуны сорый, паркның кайтарылуын, булган агачларның саклануын, ә Җәмигъ мәчетенең башка җиргә күчерелүен таләп итә. 

Без үзебезнең яңа тарихта андый гамәлләргә берничә тапкыр тап булдык. Казанны алучыларга куелган һәйкәл шәһәрнең Киров районы ягында – Казансу елгасында тора. Ул император Александр I боерыгы белән Петербург архитекторы Николай Алферов проекты буенча төзелә. Чиркәү-һәйкәл якында урнашкан тимерьюл күпереннән яхшы күренә. Хәзер аны төзекләндерәләр. Киров дамбасыннан чиркәүгә якын килә алырлык басма-өем корылган. Гыйбадәтләр уза торган һәйкәл эчендә Илья Муромец хөрмәтенә чиркәү-төрбә ачылган.

Ун ел элек шул чиркәү-һәйкәлнең тышкы ягында «1552» дип язылган рәсем пәйда булган. Әлбәттә, ул рәсемне, имеш, татарлар ясаган, аларны җәзага тартырга кирәк, дип дәррәү кубарылып чыкты җәмгыятьне татарларга каршы куючы бер оешма. Шушы вакыйгаларны карап чагыштырсаң, ирексездән: «Әйләнә тарих тегермәне, әйләнә...» – дип оран саласы килә. Чөнки кемгәдер Татарстанда яшәүче күп милләтле һәм күп динле халык арасында гауга чыгару, татар милләтен юк итү, мәчетләр төзелүгә каршы чыгу нияте алга сөрелә. Алла сакласын!

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии