Кырым ничә сум тора?!

Кырым ничә сум тора?!

Соңгы айларда һәм Кырымда булган хәлләр күпләребезне тетрәндерде, уйга салды, җәмәгатьчелегебезне икегә бүлде. Пропагандистик стильдә булган Русиянең телевизион тапшыруларын карарга мәҗбүр күп милләттәшләребез: «Украинада хөкүмәткә фашистлар, бандерачылар килде», – дигән сүзләр белән агуланды. Телевизион гипноз аркылы татарлары һәм Идел буе татарлары арасында якынлык булмавын һәм безнең төрле халыклар булуыбызны да төшендерергә тырыштылар. Зомбилаштырылган татарларыбыз: «Анда безнең урысларны кыерсыталар», – дип чаң сугарга кереште. Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да башка һичкайчан урам чараларында активлык күрсәтмәгән меңәрләгән бюджет хезмәткәрләре, халкын яклыйбыз, дип, ихтыяри-мәҗбүри рәвештә пикет-митингларга агылды. Хөкүмәтебез аларның бу эшләрен хуплап, әлеге категория халыкның бер көнлек хезмәт хакларын да Кырымга бүләк итеп бирде.

УКРАИНАДА НӘРСӘ БУЛДЫ?

2013нче елның ноябрь ахырларында Украина Президенты Виктор Янукович Ауропа Берлегенә кушылу турында документны имзаларга тиеш иде. Әмма бу вакытта Русия хөкүмәте Украинага 15 миллиард доллар акча бирүе турында вәгъдә итте. Шуннан соң Янукович кинәт кенә Ауропа Берлегенә кушылудан баш тартты. Моның белән риза булмаган халык Киевның үзәк мәйданына каршылык митингына җыелды. Тыныч халык митингларын тарату өчен берникадәр вакыттан аларга каршы безнең ОМОН сыман «Беркут» хезмәткәрләре кулланылды. Алар гади халыкны, күпчелеге студентлар, кыйный-җәзалый башлады. Үз хөкүмәтенең әлеге вәхшилекләреннән соң, Украина халкы күпләп мәйданга җыелды. Әлеге мәйданда миллионлаган кешеләрнең бер вакытта тупланган чаклары да булды. Алар Ауропа Берлегенә кушылуны, Януковичның отставкага китүен таләп итте. Баррикадалар төзелде, мәйдан үз-үзен ашау-эчү белән тәэмин итә башлады. Хөкүмәт белән каршылык берничә ай дәвам итте. Мәйдан активистларын сафтан чыгару өчен булса кирәк, аларга каршы утлы корал тоткан снайперлардан файдалана башлагач, халык дәүләт биналарына бәреп керде, аларны үз контроленә алды. Украинаның кайбер өлкәләрендә төп биналар халык контроле астына күчте.

Соңрак Украина Президенты Виктор Янукович Украинадан Русиягә чыгып качты. Оппозиция исә, Югары Рада аша үзенә кирәкле кануннарны кертә алды. Шулай вакытлы президент итеп – Александр Турчинов, ә премьер-министр итеп Арсений Яценюк билгеләнде. Президент сайлауларын 25нче майга билгеләделәр. Әйтергә кирәк, Русия хөкүмәтеннән кала күпчелек илләр, шул исәптән АКШ белән Ауропа Берлеге дә Украинаның яңа хөкүмәтен таныды һәм хезмәттәшлек итүгә кереште.

Русия телевидениесе көне-төне ниндидер Украина бандеровчылары турында сөйләсә дә, андыйларны без Украинадагы мәйданда да, яңа хөкүмәттә дә күрмәдек. Кыска гына итеп әйткәндә, украиннар үз фикерен белдереп, мәйданнарга чыкты һәм сугышларсыз гына үзенә яңа хөкүмәт булдырды.

ИДЕЛ БУЕ ҺӘМ КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ АЕРЫММЫ?

Өстә әйтелгән вакыйгалардан соң Идел-Урал җирләрендә һәм Кырымда яшәүче татарларны бүлеп карау тенденциясе көчәеп китте. Имеш, без төрле халыклар икән. Тарихка күз салсак, бу дөреслеккә туры килеп бетми. Татар милләте 12-13нче гасырларда Алтын Урда дәүләтендә милләт буларак формалашкан. Зур җирләрне биләп торган Алтын Урда киңлекләрендә күп кенә төрки кабиләләр бер суперэтносны – татар халкын барлыкка китерә. Билгеле ки, Кырым шулай ук Алтын Урда дәүләтенә кергән һәм анда татарлар яшәгән. Алтын Урда дәүләте таркалгач, аның җирләрендә: Казан, Әстерхан, Ногай, Кырым, Себер ханлыклары барлыкка килә. Алар татар дәүләтләре була. Әлеге ханлыклар хәтта бер-берсенә ханнар биреп тора. Чөнки хакимияткә чыңгызый нәселеннән булмаганнар күтәрелә алмый. Мисалга, Казан ханы Сафагәрәй тәхеткә Кырым ханлыгыннан китерелә.

1552нче елда Русия тарафыннан Казан алына, Әстерхан һәм Себер ханлыклары юкка чыгарыла. Иң соңгысы булып Кырым ханлыгы яулана. Әмма берникадәр вакыттан соң, Кырым төрекләр дәүләте Госманлы империясенә керә. Билгеле рәвештә, бу дәвердә төрек теле доминант тел була. Шуның йогынтысы һәм динебездә, мәдәниятебездә уртаклыклар булу Кырым татарларының теленә дә тәэсир итми калмый. Әмма ничек кенә булмасын, җирле диалектларның төрлелегенә карамастан, тамырда без бер халык. Бу рәвешле бүлүне дәвам итсәк, Себер татарларының да диалекты безнең өчен шактый үзгә. Кырым татарлары һәм Идел-Урал җирлегендә яшәгән татарлар – бер милләт. Безнең кардәшлек, туганлык җепләрен өзеп, арага чөй кагып маташучыларга юл бирмик, милләттәшләр!

ИКЕ РЕФЕРЕНДУМ

16нчы март көнне Кырымда автономиянең статусы турында ашыгыч рәвештә референдум үтте. Кырымның төп халкы булуга карамастан, депортация нәтиҗәсе сәбәпле, хәзер җирле халыкның нибары 14 процентын гына тәшкил итүче Кырым татарларының Милли мәҗлесе исә, референдумны танымады һәм милләттәшләрне анда катнашмаска өндәде. Нәтиҗәдә, кайчандыр Кырым татарларының йортларына күчереп утыртылган урыс халкы бәрабәренә, ярымутрауда яшәүчеләрнең 96,6 проценты Русиягә кушылу турында фикер белдерде. Әлбәттә, Украина хөкүмәте шулай ук хаклы рәвештә референдумны танымады. Ә Русия рәсми рәвештә референдумны танып кына калмады, аны канунлы дип тә белдерде.

Кырымны Русиягә кушуның юридик ягына күз салсак, референдум бик үк дөрес уздырылмады. Чөнки нинди дә булса дәүләткә бары тик бәйсез дәүләт кенә кушыла ала, моның өчен референдумда халыкның фикере сорала. Кырым үзенең Украинадан бәйсез булуын игълан итте итүен, тик үткәрелгән референдум сораулары гына дөрес куелмады. Анда, сез Украинада калу яклымы яки Русиягә кушылырга телисезме, дигән сораулар күтәрелде. Чынлыкта исә, Кырымны Русиягә кушар өчен ике референдум үткәрелергә тиеш иде. Әүвәл: «Сез Кырымның бәйсез дәүләт булуын телисезме?» – дигән сорау күтәрелеп, җыелган тавышлардан уңай нәтиҗәләр чыгарылса гына, «Сез Русиягә кушылырга телисезме?» – дигән сорауны күтәрергә мөмкин иде. Әмма андый референдумнар үткәрелмәде һәм сораулар куелмады. Димәк, юридик яктан, әлеге шартлар үтәлмичә, Кырым Русиягә кушыла алмый. Русия Украин җирен тартып алган, аннексия ясаган булып чыга.

Шул сәбәпле әлеге референдумны һәм аның нәтиҗәләрен күпчелек дөнья илләре канунсыз дип тапты. 28нче март көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе утырышы узды. Утырыш вакытында Кырымдагы хәлләр каралды. Күпчелек тавыш белән БМОның Генераль Ассамблеясы 16нчы март көнне Кырымда үткән референдумны канунсыз дип танучы резолюция кабул итте. Аның өчен 100 ил тавыш бирде, 58 ил дәшми калды, 11 ил, шул исәптән Әрмәнстан, Белоруссия, Боливия, Куба, КНДР, Никарагуа, Судан, Сүрия, Венесуэла һәм Зимбабве Русия позициясен яклады. Кыскасы, Русиягә бу очракта артта калган өченче дөнья илләре генә (страны третьего мира) теләктәшлек күрсәтте.

Әйтергә кирәк, 1992нче елның 21нче мартында Татарстан Республикасы да үзенең статусы хакында референдум үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, җирле халыкның 61,4 проценты Татарстанның бәйсезлеге өчен тавыш бирде. Әмма Русия ул вакытта Татарстанның Референдумын танымады һәм Җөмһүриятебезгә басым ясады. 1994нче елда Үзәк хакимият һәм Татарстан Республикасы арасында вәкаләтләр бүлешүне чикләү турындагы шартнамә имзаланды. Шуннан башлап, РФ Конституциясе мәхкәмәсе, акрынлап, ТР Конституциясен Федераль Конституциягә тәңгәлләштереп, Республикабыз халкы кабул иткән хокукый документны, димәк, милли хокукларыбызны юкка чыгару процессын башлады. Ә соңгы елларда милли мәгарифебез юк ителде, Дәүләт университетлары бетерелеп, уртак Федераль университетка әйләндерелде, аннан татар теле факультетлары кыскартылды, кысрыкланды. Инде алга таба Мәскәү «Президент» атамасын да «хосусыйлаштырырга» җыена. Кайчандыр халык тарафыннан сайланган ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә хакимияттәге соңгы срогын халык сайлавы нәтиҗәсендә түгел, ә Мәскәү билгеләве буенча утырды. Рөстәм Миңнехановны да Татарстан халкы сайлап куймады, ә Мәскәү телевидениесе аларга күптән «глава» яки «губернатор» дип кенә эндәшә. Кызганыч, РФ Федераль Шурасының спикеры Валентина Матвиенко Кырым мәсьәләсендә: «Үзбилгеләнү хокукын әле беркем дә кире какмады», – дип әйтсә дә, Федераль үзәк Татарстанның суверенлыгы турында инде күптән онытты.

КЫРЫМ ТАТАРСТАНГА НИК КИРӘК?

Кырым тирәсендә хәлләр башлангач, Татарстан хөкүмәтендә, кинәт кенә, аңа карата моңарчы күзәтелмәгән кызыксыну уянды. Башта Кырымга Татарстан Дәүләт Советыннан депутатларны җибәрделәр, аннары мөфтиебез Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния нәзарәте вәкилләре барды, соңрак Татар конгрессы җырчыларын вә биючеләрен төяп китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов үзе генә дә анда өч тапкыр барды. Ул Кырым татарларының Корылтаена эләгеп, хәтта «Мин сезнең хокукларыгызны яклаячакмын!» – дип чыгыш та ясап кайтты. Тик әүвәл хөрмәтле Президентыбызга күрше Башкортстан татарларының һәм үз Татарстаныбыздагы милләттәшләребезнең хокукларын яклый алырлык дәрәҗәгә ирешүен теләр идек!

Кырымга карата кинәттән генә арткан кызыксынуның бөтен сәбәпләрен белмәсәк тә, бераз чамалап була. Бер яктан, Мәскәү, бәлки, Кырым татарларын үз ягына авыштырыр өчен Идел буе татарларының вәкилләрен кулланып, кирәкле нәтиҗәләргә өметләнгәндер, бәлки, ике татар арасына, шул рәвешле, чөй кагып маташадыр. Әмма монда башка сәбәпләр дә булуы ихтимал. Президентыбызның чамадан тыш активлыгы «Президент» атамасын саклап калу теләге белән генә бәйледер дип уйлау беркатлылык. Мин 2009нчы елда Кырымга, Ялтага Халыкара Төрки Яшьләр Корылтаена барган идем. Кырым буйлап сәяхәт иткән вакытта Татнефть АЗСларын күрдем. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның Татнефть ширкәтендә Директорлар шурасының башлыгы икәнен исәпкә алсак, аның ни өчен борчылуын ачыклау кыен түгел. Гомумән, Татарстан җитәкчелегенең Кырым тирәсендә бөтерелүләре юкка булмас, биредә шәхси мәнфәгатьләр өстенрәк куела булса кирәк.

ТАТАР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ ҮЗ ФИКЕРЕ БАР

Кырымдагы низаг башланганнан соң, татар милли хәрәкәте моңа карата үз мөнәсәбәтен белдерде. Милли мәҗлес, «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге һәм Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге кырым татарларын яклап, аларга теләктәшлек күрсәтте. Шулай ук, Казан үзәгендә татар милли хәрәкәте активистлары кырым татарларына теләктәшлек йөзеннән, Украинаның бүленмәс бөтенлеген яклап, ялгыз пикетлар оештырды. Татарстан хөкүмәте, Кырым мәсьәләсендә, татар милли хәрәкәтенә Казан үзәгендә күләмле урам чаралары оештырырга рөхсәт бирмәде. Шул ук вакытта, административ ресурсларны эшкә җигеп, хөкүмәт үзе Кырымның Русиягә кушылуына теләктәшлеген белдерүче митинглар оештырды. Дөрес, куып китерелгән кешеләр тиеш урында билгеләнеп кенә алдылар да, ватанпәрвәрлек активлыкларын ярты сәгатькә дә сузып тормыйча, мәйданнан шылу ягын кулай күрделәр.

КЫРЫМ БӘЯСЕ

Кырым Русиягә кушылганнан соң, дәүләтне «ватанпәрвәрлек» яулап алды булса кирәк. Кая карама, кайсы җиргә барма – «акыллы» кешеләр телендә Кырымның Русиягә кушылу шатлыгы гына. Кайберәүләрнең шатлыклары шул кадәр зур ки, Русиянең бөек киләчәге һәм үткәне турында сөйлиләр. Андыйларга Кырым турында каршы фикер әйтә башласаң, гадәттә, төкерек чәчеп, Русиянең гаскәри көче, бөтен нәрсәдә АКШ һәм Ауропаның гаепле булуы хакында сөйли башлыйлар.

Кырымга керү аркасында, Русия бүгенге көндә дөнья аренасында КНДР сыман куылган дәүләткә әверелергә мөмкин. Алга таба АКШ, Ауропа Берлегенең Русиягә карата санкцияләре тагын да артуы бар. Төрле экспертлар төрле сценарийлар турында сөйләсәләр дә, Русиянең икътисади хәле авыраячагын күпчелек фаразлый. Русия үзенең гамәлләрен дәвам иткән очракта, АКШ һәм Ауропа Берлеге зур икътисади санкцияләр кертәчәге белән яный.

Беренче чиратта, бу Русиялеләрнең АКШ һәм Ауропада булган финанс активларына һәм милекләренә арест салу. Ауропа үзенең Русиядән газга бәйлелегеннән котылу өчен, аны җитештерә торган башка илләрдән сатып алу турында сүз йөртә. АКШ Ауропага кирәк кадәр күләмдә сланец газын җитештерергә вәгъдә итте. Гади итеп әйткәндә, якындагы елларда Ауропа Русия газыннан баш тартачак һәм Газпром тәмам бөлгенлеккә төшәчәк. Бу Русиядә акчаның нык кимүенә һәм җирле банкларның банкротка чыгуына китерәчәк.

Моннан тыш, АКШ Президенты Барак Обама күптән түгел Согуд Гарәбстанында булып кайтты. Ул анда нефтьнең бәясен махсус төшерү турында килешеп кайткан, дигән фаразлар да йөри. Әлеге язманы басмага әзерләгән вакытта нефтьнең бәясе бер баррельгә 106 доллардан 102 долларга төшкән иде. Әгәр дә аның бәясе 90 гына долларга кимесә дә, Русиянең икътисади хәле тагын да кискенләшә. Ә 75 долларга төшкән очракта, илнең Совет чорындагы талонлата продукт өләшү заманына кире кайтуы ихтимал. Хәтерләсәгез, 1979нчы елда Советлар Союзы Әфганстанга хәрби гаскәр керткәч, дөнья җәмәгатьчелеге нефть бәяләрен махсус төшерде һәм озак та үтмәде, Советлар Союзы таркалды. Ә ул вакытта илнең икътисады, бүгенге көн белән чагыштырганда, нефтькә ул кадәр турыдан-туры бәйләнмәгән, төрле продуктлар җитештерүче завод-фабрикаларыбыз гөрләп эшли иде әле.

Ә якын араларда хезмәт хаклары күләменең кимүен һәм һәрнәрсәгә бәяләрнең күтәрелә баруын күзәтә башлыйсыз икән, кесәгезне капшагыз да, «Шөкер, Русиядә яшибез! Булдырабыз! Кырым безнеке! Путинга афәрин!» – дип, әйләнә-тирәгезне йөзегездәге горурлык нурларына күмәргә ашыгыгыз…

Наил НӘБИУЛЛА.

  Кырым ничә сум тора?!, 2.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии