Бездә ничә Фәүзия бар соң?

Бездә ничә Фәүзия бар соң?

Бездә ничә Фәүзия Бәйрәмова бар соң? Әллә соң шул бердәнбер Фәүзия ел саен Тукай бүләгенә тәкъдим ителәме? Минем уемча инде ул аны моннан бер 10 ел элек алган булырга тиеш! Аннары шул халык елап-елап караган «Язлар моңы»н язучы Әхәт Гаффармы? Әллә башкамы? Илсөяр Иксанова? Әле ул быел да кертелмәгән ахры? Ник аларга бирелми икән соң? Калганнарын белмим. Мин бит инде авыл карчыгы гына, телевизор карамагач, әллә ни яңалыклар белән танышып та булмый, бик кирәкмидер дә. Менә яратканнарым шул гәҗитләр генә инде.

Мин аңлап та бетермим, картлыктыр инде, ул Тукай премиясенә акчаны каян алып бирәләр соң? Тукайның шул гомергә җитәрлек акчасы калганмы, хөкүмәт бүлеп бирәме? Инде аны алучы кешеләр Тукайны белеп тә бетермиләрдер. Шул гомердә күпме премия алган кешеләр Тукай теле өчен ник көрәшмиләр икән соң? Аның бәясен 500 мең сум дип бер укыган идем, колхоздагы шикелле, бәясен киметеп булмый микән соң? Алучысын арттырып, диюем. Хәер, бу заманда 100 меңе дә ярый.

Мин үзем гәҗитне арттан укып киләм, башта әкрен генә сканвордын чишәм. «Безнең гәҗит» бит ул тормышның һәр почмагын яктырта, һәр язмага карата үз фикереңне язасы килә, тик язучылар бер мин генә түгел бит. Алай да бер язган кеше язмыйча тора алмый шул. Мин район гәҗитенә 50 ел буе яздым, ул чакта әле ул «Яңа юл» дип атала иде. Шигырь дә, мәкаләләр дә, авыл кешеләренең тормышы турындагы язмаларым һәр сан саен диярлек басылып торды. Әле дә язгалап торам.

Быел июнь аенда район гәҗитенең 100 еллыгы булып үтте. Чакыру түгел, телефоннан гына да котламадылар, кирәксенмәделәр.

Фәүзия кебек тел өчен, татар халкы өчен үз тормышын куркыныч астына куеп йөрүчеләр бик аз бит ул. Күрәсең, аның эшен «олылар» кирәксенми. Ул Тукай бүләген баштан ук берәүгә дә бирмәскә кирәк булган. Тукай ятим булгач, ул акчаны да ел саен йә ятим балаларга укыр өчен биреп барасы булган, йә авыруларга. Тавыш та булмас иде, алмаган, ала алмаган кешеләрнең күңеле дә төшмәс иде.

Бик тынычсыз заманда яшибез шул. Байлар баеп туймый, акчасыз очын очка ялгый алмый тилмерә. Салымнарның ниндие генә юк, пенсияләр тиенләп артканда, түләүләр сумлап арта. Әле пенсия алмаучылар да бар бит. Пенсия яше дә артып куйды. Ярый, боларның Тукай бүләгенә кагылышы юк. Гәҗитебез генә чыгып торсын, эшегезгә Аллаһ үзе ярдәмен бирсен.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

(Беренче язмаларым «Безнең гәҗит»тә Гайнекамал исеме белән дөнья күрде)

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Бездә ничә Фәүзия бар соң?, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии