Аллаһ сакласын Каин кебек туганнардан

Кытайдагы бу коронавирус тудырган афәт башлангач та, интернетта: «Бу аларга мәчетләрне җимергән, Коръән китапларын канализацияләргә ыргытып мәсхәрәләгән, мөселманнарны концентрацион лагерьларга ябып җәзалаган өчен Аллаһ
хөкеме» дигән эчтәлектәге видеолар таралды. Хәзер инде бу афәтнең масштабларын күргәч, беркем дә: «Әйбәт булды бу кытайларга», – дип уйламый торгандыр, билгеле. Бу бик авыр үтүче авыруның бөтен дөньяга таралу куркынычы да бар бит әле. Тик шулай да, юк-юкта күңелгә: «Хәләл стандартларын тыйганчы, үзләре дә хәләл ризык белән туклансалар, бу хәлләр булмас иде бит», – дигән уйлар килеп китә. Аннары, дәүләтләре алып барган сәясәттә гади халыкның гаепләре дә бик юктыр.

Әнә безнең дә ханбикәбез Сөембикәне сатлык морзаларыбыз дошман кулына биреп җибәргәндә, гади халыкның аны кан-яшь түгеп озатканын беләбез. Әле күптән түгел генә газетабыз битләрендә «Сөембикәгә һәйкәл куярга кирәкми. Ул каргаган өчен без шундый хәлгә төшкәнбез» дигән фикерне укып, шаккаттым.
Чынлап та бу сүзләрдә дөреслек юк, димәс идем мин үзем. «Ничек инде ул ханбикәне үз кулың белән әсирлеккә биреп җибәреп була?!» дигән ризасызлык күбебезнең күңелендә бардыр. Ул вакыттагы вазгыятьне белмәгән килеш, кемнедер гаепләү дөрес тә булмастыр. Тик шулай да бөек Цезарьның «Кем сугыш белән мәсхәрә арасыннан мәсхәрәне сайлый, аңа мәсхәрә дә, сугыш та булачак» дигән мәкалендәге мәсхәрәне сайлап ялгышканнар шул инде морзаларыбыз. Нәкъ мәкальдәгечә, мәсхәрә артыннан сугышы да килгән шул аның. Һәм коточкыч корбаннар хисабына да бәйсезлегебезне саклап кала алмаганнар безнең бабаларыбыз.
Ә Сөембикәгә килгәндә, каргамаса да, рәнҗегәндер ул безгә. Рәнҗү генә түгел, Казан тәхете варисы – бердәнбер улы Үтәмешгәрәйнең урыс монастыре астына күмеләсен уйлап, күзеннән генә түгел, йөрәгеннән каннар тамгандыр. Ә рәнҗешнең төшүе бик ихтимал бит аның. Бәс, шулай уйлыйбыз икән, безгә бердәнбер юл – гаебебезне танып, Сөембикә-ханбикә рухына дога кылып, милләтебезгә ярлыкау сорау кала инде. Әниебез безгә рәнҗегән, дип, әниебезне сүгеп утырудан безгә бер файда да булмас. Шулай булгач, гаебебезне аклар өчен, Сөембикәгә һәм Казанны саклап башын салган бабаларыбызга Казанда гына түгел, һәр шәһәрдә, һәр авылда һәйкәл куеп чыгарга кирәктер безгә. Тик безнең власть
башында утыручы түрәләребезнең шул бер һәйкәлне куярга да батырчылыклары җитмәячәк. Ничә еллар буе татарны халык буларак саклап калу өчен кыл да кыймылдатмаганны, хәзер генә нигә кыймылдарга тиеш соң әле алар? Шулай итеп, Сөембикәгә һәйкәл куела, дип коты очкан кешеләр, тынычлана аласыз.
Булмаячак бездә бернинди дә һәйкәл!

Ә менә татарга пычрак атарга интернетның һәр почмагыннан һау-һаулап килеп чыгучы «иң якын башкорт туганнарыбыз» булмаган дәүләтләренең булмаган ханнарына да һәйкәл куярлар, ахрысы. Аларның татар турында язган нәҗесләрен укыганда, нәкъ менә бертуган Авель белән Каин турындагы кыйсса искә төшә башлады әле, соңгы вакытларда. Аллаһ үзең сакла, Каин кебек туганнардан!

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим – Чаллы

Комментарии