Русия безнең илме?

милли хәрәкәтендә мондый сорау элек тә еш кузгала иде – татарның туган илеме, әллә тарихи җире генәме? Кайбер милләтчеләр Русияне халкының Ватаны дип чәчрәп чыга. Алар бу империядә яшәүче русларны да мөселман итү турында хыялланды…

Мин мондый буш сүзләргә беркайчан да ышанмадым, Русияне татарның Ватаны, туган иле итеп беркайчан да танымадым. Татар белән мең ел янәшә яшәп тә, ислам диненә килмәгән русларның кинәт кенә мөселман булып китәселәренә ышанмадым, хәзер дә ышанмыйм. Юк, җәмәгать, үз-үзебезне алдамыйк, Русия ул – рус иле, ә без, татарлар, шунда яшәргә мәҗбүр булган, яулап алынган . Дөрес, аның җирләре күп өлеше безнеке, татарларныкы, әмма без аларны Русия белән тигезсез яуларда югалттык инде, русларга оттырдык. Шул җирләрдә яшәүче миллионлаган татар белән бергә…

Шулай булгач, Русия безнең ил була аламы, гомумән, кол ителгән, яулап алынган халыкның иле, Ватаны була аламы? Яки туган, торган җире генә була аламы? Русия империясе кемгә, нәрсәгә нигезләнгән, аның “матрица”сы нәрсәдән гыйбарәт? Мин бу турыда еш уйланам. Әле 2008 елның июнендә үк компьютер-көндәлегемә бу хакта язып та куйганмын. “Сагышлы уйлар…” дип аталган ул язмам 2009 елда Казанда басылып чыккан “Милләт һәм дәүләт” исемле китабымда да дөнья күрде:

“Матрица” сүзенең татарчага төгәл тәрҗемәсен шактый эзләдем – “нигез”, “үрнәк”, “мисал” туры килеп бетмәде һәм мин “өлге” сүзенә тукталырга булдым. Бу сүз миңа Русия империясенең матрицасы булып нәрсә торуын аңлау өчен кирәк иде. Чөнки беркатлы татар, патша режимында зур газаплар күреп, көчләп чукындырудан даими куркып яшәгәч, бу режим үзгәрү белән, үзенә ирек килер, дип уйлаган. Әмма совет чорында аның булган мәчетләрен дә ябып, милли зыялыларын, дин әһелләрен кырып бетергәннәр, үзеннән маңкорт ясый язганнар. Инде бу чор узып, Русиягә демократия килгәч, беркатлы татар үзенең теге замандагы бар газапларын тагын режимнан, системадан күргән. Режим үзгәрү белән, үзенә ирек килер, дип уйлаган. Әмма яңа капитализм чорында да Русиядә милли мәктәпләр бетерелә башлагач, ана телендә укыту закон белән тыелгач, мәктәпләргә көчләп христиан дине кертелгәч, татар уйга калган… Эш режимда гынамы соң? Нигә Русиядә нинди система яшәсә дә, татарга каршы ачыктан-ачык яки яшерен көрәш бара? Чөнки Русиядә теләсә кайсы режим һәм системаның нигезендә “рус матрицасы” ята, ә ул татарга каршы. Русия “рус өлгесе” белән яши, аңа ул гына үрнәк, ул гына нигез һәм ул гына мисал. Бу өлгенең һәр күзәнәге узган тарихтагы татарга каршы нәфрәт белән тулган, матрицаның кәрәзләреннән бал түгел, агу саркып тора һәм ул урамдагы такырбашларның кыргый явызлыклары һәм түрдә утыручыларның мәкерле гамәлләре булып бәреп чыга…” (Күрсәтелгән хезмәт, 238 бит.)

Соңрак мин “матрица” сүзенең “калып” дигән мәгънәсен дә эзләп таптым. Әйе, Русия – рус белән калыплашкан, формалашкан ил һәм биредә нәрсә генә эшләнсә дә, рус күзлегеннән чыгып кылына, рус өчен эшләнә. Һәм татар җирләрен, аның бәйсез дәүләтләрен – Идел-Уралын, Себерне көч белән яулап алганнан бирле, Русия рус иле исәпләнә. Әйткәнебезчә, ул патша заманында да шулай иде, совет чорында да интернациональ битлек астында рус милләте торды, үзен “демократик” дип атап йөрткән бүгенге Русия дә алгы планга рус халкын чыгарды, аның телен, динен саклап калуны дәүләткүләм бурыч, дип игълан итте. Элек “Русия – руслар өчен!” дигән өндәмәләрне рус скинхедлары гына кычкырып йөри иде, хәзер бу сүзне Русия Президенты да әйтте. Президент белән бу очрашуда булган Госдума, Федерация Советы рәисләре, Госдумадагы фракция җитәкчеләре аннан да уздырып, русның үзе, теле һәм дине барысыннан да өстен булырга һәм дәүләт тарафыннан сакланырга тиешлеген җиткерде. Русиядә яшәүче башка халыклар турында сүз булмады, аңлавыбызча, якын киләчәктә алар рус халкы өчен чимал булырга һәм шулар арасында эреп юкка чыгарга тиешләр…

Менә шушыларны биткә бәреп әйткәннән соң, Русияне безнең ил дип әйтеп буламы? Ул татар өчен Ана-Ватанмы, әллә төрмәме? Шушыларны белгәннән соң, Русия дәүләтенең бары тик бер халыкны – русларны гына милләт буларак саклап калып, башка милләтләрнең үзләрен дә, телләрен дә, диннәрен дә юк итү юлына басканлыгын аңлаганнан соң, безгә, татарларга, нишләргә? Үзебезнең милләт буларак юкка чыгуыбыз белән тын гына ризалашыргамы, гомуми тел, катнаш никахлар аша руска әйләнеп, тора-бара аның динен дә алып, татарлыктан, мөселманлыктан баш тартыргамы, әллә соңгы көчне җыеп, милләт буларак исән калу өчен көрәшеп караргамы? Бүген эчендә җаны булган һәр татар шул турыда уйлыйдыр, мөгаен…

Әйе, безгә үзебез турында үзебезгә уйларга кала…

Җитәкчеләргә өмет юк, алар элек тә татар мәнфәгате өчен янмады, хәзер дә исләре китми. Әгәр җитәкчеләре татар милләтенең киләчәге турында уйласа, бөтен көчләрен Русиядә кабул ителгән 309нчы законга каршы юнәлдерерләр иде, чөнки бу канун безне милли мәктәпсез калдырачак, бу исә туган телсез калу, дигән сүз. Чөнки бер генә ата-ана да баласына өйдә меңьеллык татар әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын укыта алмый, боларны бары тик кенә бирә ала. Ә шушыларны белмәгән, шушыларны тудыра алмаган милләт милләт була алмый. Татарстан җитәкчеләре һәм Дәүләт Шурасы депутатлары рус телендә генә бирелә торган бердәм дәүләт имтиханына каршы да ахыргача көрәшмәде, барысы да күз буяу өчен генә эшләнде. Нәтиҗәдә, ун ел буе татарча укыган бала бөтен фәннән дә имтиханын русча бирергә мәҗбүр. Татарстан җитәкчеләре һәм депутатлары шулай ук республикада “президент” институтын бетерүгә каршы да көрәшмиләр, Татарстан Президентын Мәскәү билгеләп кую белән дә шым гына килештеләр… Бүген милли республикабызны бетереп, иртәгә аннан губернасы ясасалар да, дәшмәячәкләр, алар өчен иң мөһиме – Мәскәү аларның үзләренә кагылмасын, тәхетләренә тимәсен…

Кызганыч, түрәләренең күпчелеге милләт язмышы турында уйламый, татар телен дәүләт дәрәҗәсендә кулланмый, халкыбыз иманга кайтсын өчен тырышмый, дин тотмый, республика казнасын хәрам аракы һәм дуңгыз ите сатудан кергән акча белән тутырырга омтыла. Боларда милли һәм дини рух юк, әгәр ул булса, бу түрәләр Тукай яшәгән “Болгар” номерларын җимертмәсләр иде, Казанны, татар дәүләтен юк итү өчен төзелгән Зөяне яңадан торгызырга чабулап йөрмәсләр иде, шәһри Болгарны туризм белән акча эшләү чыганагына әйләндермәсләр иде, ул тарихи туфракларда иң беренче эш итеп туристлар өчен бәдрәф түгел, мәчет салдырып куярлар иде… Әгәр милләт язмышы өчен бераз гына булса да борчылсалар, татар зыялыларының милләт өчен аһ-зарларына колак салырлар, тарихчылар, язучылар белән махсус очрашып, бу хәлләрдән чыгу юлларын эзләрләр иде… Ә аларга спорттан, бизнестан һәм шәхси байлыктан кала берни дә кирәк түгел, ахры. “Йомышлы-служилый”лар булып, Русия җитәкчеләре белән берлектә татар милләтен юкка чыгару юлында эшлиләр…

Халык социаль яктан да якланмый, эшсезлек, түбән хезмәт хакы… Ә татар халкы бары тик үзенең гаять тырышлыгы, түземлеге, сабырлыгы, азга да риза булуы белән генә җан асрый. Халыкның күпчелеге фәкыйрьлек чигендә, гади халыкның балалары өчен киләчәк томанлы, чөнки аларның яхшы эшләргә урнаштырырлык әшнәләре дә, фатир алырлык акчасы да юк, аларның күпчелеген пенсионер ата-аналары, әби-бабалары өстери. Халыкта хәзер тел түгел, баш кайгысы, җан түгел, мал кайгысы…

Милләткә тормыш итү өчен гаять авыр менә шушы шартларда, Мәскәү аны туган телсез, милли мәктәпсез, милли әдәбиятсыз, милли мәдәниятсез калдыру юлына басты. Казан түрәләре битараф. Халык хәзергә моны аңламый әле, ә аңлаганда соң булачак. Себердә татар мәктәпләренең бетүенә 50 ел инде, анда хәзер 50 яшьтән түбәннәр татарча укый да, яза да, юньләп сөйләшә дә белми. Менә инде 50 ел Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасыннан бер генә татар язучысы да, татар тарихчысы да чыкмады, чөнки алар язарлык рәвештә ана телләрен белми. Хәзер шушы хәл Татарстанны, Идел-Уралны да көтә… Татар мәктәбе бетү белән, әкренләп тел дә, милли әдәбият һәм мәдәният тә бетәчәк, чөнки алар АНА теле, белән бәйләнгән. Тел бетү – милләт бетү, дигән сүз, дин бетү– өммәт бетү, дөнья бетү, заман ахыры җитү, дигәнне аңлата…

Ни гаҗәп, шушыларны беренче булып халыкка аңлатырга һәм милләтне якларга тиешле дин әһелләре, муллалар еллар буе дәшмәде һәм бүген алар үзләре ярдәмгә мохтаҗ. Дин бит ул бикләнеп намаз уку гына түгел, дин ул – иң беренче чиратта, гаделлек! Җитәкчеләрнең халыкка карата гадел булуы, кешеләрнең бер-берләренә карата гадел һәм мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы, законнарның һәр кешегә, һәр халыкка карата гадел һәм бертигез булуы – менә нәрсә ул Аллаһ дине, Аллаһ таләбе! Ә халык гаделсезлектән газап чикте, ярдәм сорап, кая, кемгә барып төртелергә белмәде, ә дин әһелләре дәшмәде! Алар чиновникларның караклыгын, азгынлыгын күреп тә дәшмәде, судларның гаделсезлеген белеп тә, нахакка рәнҗетелгәннәрне яклап чыкмады, телевидение, сәхнәләр, урамнар шәрә хатын-кызлар, бозыклык белән тулганда да, дин әһелләре бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырмады… Теле, дине, милләтнең үзе бетеп барганда, татар муллалары аны якламады, милләтне азатлыкка өндәмәде, үз дәүләтен торгызырга чакырмады. Алар хакимият белән килешеп, тыныч яшәргә теләде, ә хакимият исә алардан файдаланды да берәм-берәм чыгарып атты… Югыйсә “Залим түрәләргә каршы вакытында әйтелгән хак сүз – җиһадка тиң”, дигән хәдис бар бит. Татар имамнары шул хак сүзне вакытында әйтә белмәде һәм шуңа күрә хәзергә залимлек җиңде…

Инде кемгә таянырга, кемнән ярдәм көтәргә, татар халкын милләт буларак юкка чыгудан ничек саклап калырга? Аллаһы Тәгалә үзебез хәрәкәт итсәк, иманга килсәк кенә ярдәм итәчәк, ә татар халкы үз язмышына шактый битараф һәм диннән дә шактый ерак. Чит илләр дә азатлык өчен көрәшкән халыкларга гына ярдәм итә, милләт үзе ирекле булуны теләмәсә, аңа беркем дә ярдәм итми. Русия татарның азат булуын, гомумән дә, теләми, киресенчә, төрле юллар белән аны тизрәк руслаштыру һәм чукындырып бетерү өчен барысын да эшли. Эреле-ваклы татар түрәләренә татарның бүгенгесе дә, киләчәге дә, теле дә, дине дә кирәкми, алар үзләре өчен генә яши. Дин әһелләре куркак, милли интеллигенция көчсез, татар азатлык хәрәкәте кыйнала-кыйнала хәлсезләнгән, нәтиҗәсезлектән күңеле төшкән… Соң, шулай булгач, Тукай әйтмешли, “Бу бәладән кем килеп йолыр безне?!”

Бу бәладән – руслашу куркынычыннан, яңача чукындырудан, милләт буларак юкка чыгудан – халык, бары тик халык кына үз-үзен коткара алачак! Милләтнең шушыны аңлавы, үз язмышына, нәселенең киләчәгенә битараф булмавы, гафләт йокысыннан уянып, татар булып яшәү өчен, иман өчен, азатлык өчен көрәшә башлавы кирәк! Татарлыкның, милләт булып оешып яшәүнең, үз ана телебездә сөйләшүнең, динебезнең кадерен белергә кирәк! Аллаһтан башка, берәүнең дә колы булмаска. Аллаһтан башка, беркем алдында да баш имәскә, буйсынмаска! Һәм шуны онытмыйк: Русия ул татарны басып алучылар иле, безне милләт буларак юкка чыгарырга хыялланучылар Ватаны, динебезне күралмаучылар дәүләте… Без, татарлар, Идел-Урал киңлекләрендә бары тик үзебезнең бәйсез дәүләтебезне төзеп кенә, телебезне дә, динебезне дә, үзебезне дә, милләтебезне дә саклап кала алачакбыз. Шушы хәл булмый икән, без тиз арада, берничә буыннан, рус арасында тоздай эреп, вак балыктай йотылып, ком кебек сибелеп, тарих мәйданыннан татар милләте буларак юкка чыгачакбыз…

2009 елның 28 мартында Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаенда мин шуларны әйтеп, халык алдында чыгыш ясаган идем. Бу чыгышым соңыннан “Милләт һәм дәүләт” дип аталган китабыма да керде (367-371 битләр) һәм мин бу язмамны да шул чыгышымнан бер өзек белән тәмамлыйсым килә:

“Күрәсез, безгә хәзер барысын да яңадан башларга кирәк булачак. Әмма эшебезне тагын анда бер мәктәп, монда бер мәчеткә кайтарып калдырабыз икән, нәтиҗә нульгә тигез булачак. Чөнки башка дәүләтнең һәм милләтнең законнары буенча яшәгәндә, алар бу мәктәп-мәчетләрне тагын үзләре теләгән вакытларында яптыра алачак. Милләт шуны аңласын иде: аерым татарлар сакланып кала алса да, теле, мәктәпләре, милли мәгарифе, милли әдәбияты, мәдәнияте булмаган халык милләт булудан туктый. Эшләр болай барса, алга таба татар халкы, рус милләте составында руска әйләнеп кенә яшәвен дәвам итә алачак. Менә шушы фаҗигане халыкка бик яхшы аңлатырга кирәк. Алга таба җан саклау өчен көрәш рус-татар яссылыгына күчәчәк, бер дәүләти мәйданда ике милләт кала алмый, көчлерәге көчсезен йотачак. Бу очракта татарны йотылу көтә. Шуңа күрә безгә ашыгыч рәвештә үз халкыбызга һәм бөтен дөньяга шуны аңлатырга кирәк: без рус түгел, безнең телебез, динебез, мәдәниятебез, тарихыбыз башка! Һәм безнең татар булып исән каласыбыз килә, әмма Русия татар милләтен юкка чыгару юлына басты!

Милләт буларак исән калырга телибез икән, без нишләргә тиеш соң?

Милләтне бөек идея генә көрәшкә күтәрә һәм берләштерә ала, ул – дәүләт бәйсезлеге идеясе… Татар милләтчеләренең төп максаты – бәйсез, демократик, милли рухлы, ислам әхлаклы дәүләт төзү булырга тиеш. Без моны үз халкыбызга да, башкаларга да ачык аңлатырга һәм шушы юлдан тайпылмыйча, азатлык өчен көрәшебезне дәвам итәргә тиешбез. Үз тарихында дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан, кодрәте белән бар дөньяны тетрәткән, мәдәнияте белән милләтләрне таң калдырган, Евразия кыйтгасының бөек ИМАМЫ булып торган татар халкы бәхетле һәм бәйсез булырга лаек! Һәм без моңа ирешербез дә, иншалла”.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Татар халкының рәисе.

Комментарии