- 07.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Кеше тормышындагы иң истәлекле, күңелгә үтеп кереп, гомергә сакланып калучы мизгелләр ул мәктәп елларыдыр, мөгаен. Беренче укытучыңның мөлаем елмаюы, нәни чакта зур тормышка беренче өндәүче әлифба китабы, өлкән сыйныфларга күчкәч беренче мәхәббәт хисләре безне гомер буе озатып бара. Әти-әниләр сүзләрен игътибар белән күзәтсәң, элегрәк мәктәптә уку күпкә кызыклырак булган күк тоела. Ул заманнарда бүгенге кебек баланы аерып карау, үз мәшәкатьләреңне өстен кую кебек сыйфатлар күзәтелмәгән. Ә бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә директордан алып җыештыручыга кадәр барысы да үз мәнфәгатьләре өчен эшли. Шундый мохитта балага төпле тәрбия бирү проблемасы арткы планга күчә түгелме?
Арча районында 3нче мәктәпне япканнан соң, күп кенә ызгыш-талаш, баш күтәрүләрдә катнашкан укучыларны мәктәптән куу, әти-әниләренә җәза бирү кебек хәлләр күзәтелде. 1-2 ел элек районда 33тән артык мәктәп исәпләнсә, бүген исә районда мәктәпләрне һәр яклап кысу, кыскарту сәясәте алга сөрелә.
Быел да күрше авыллардагы мәктәпләрне кыскарту хәбәре барлык укучы һәм укытучыларны, әти-әниләрне куркуга салды. Узган елны Кенәр мәктәбен берләштерделәр. Ашыт, Кишет һәм башка мәктәпләрне берләштереп ике смена ясадылар. 15,20 кмераклыктагы авыллардан иртәнге сәгать 6дан шофер укучыларны ташый башлый. Яшь организмның иң үсә торган чорында, мондый үзгәрешләр, әлбәттә, яхшыга түгел. Укучылар иртүк, егетләре-кызлары бергә мәктәпкә килеп, диванда җыелышып, кочаклашып ятып йоклыйлар (бу хәлдә булган кеше сүзләре), я булмаса коридорда рәхәтләнеп кино карыйлар. Уку чорында бу яхшы күренешмени? Тагын бер мисал китерик: укытучылардан оялу дигән нәрсә юк, өлкән сыйныф укучылары, егетләре-кызлары һәр почмакта кочаклашып торалар, ди. Шурабаш мәктәбендә укучы рус балалары нишләргә тиеш икән? Алар күпме еллар буе үз гореф-гадәтләрен өйрәнеп, рус телендә аралашып укыганнар, шул традицияләргә буйсыналар.
Шулкадәр балага бер укытучының игътибар итеп бетерә алмавы көн кебек ачык. Менә нилеккә китерә ул мәктәпләрне берләштерү. Элек бер сыйныфта без дә үз заманында 10лап укучы укый идек, укытучы игътибары, дәресләрдә бирелгән белем җитәрлек булды. Ә хәзер укытучы үз өстенә йөкләнгән эшне башкарып өлгерә алмый, кая аны укучылар кызыксындырсын ди!
2011 елда Шушмабаш мәктәбенә Ашытбаш, Шекә, Илдус мәктәпләрен кушабыз дип, сүз чыгардылар. Ул гына да түгел, гомер-гомергә иң үрнәк саналган Апаз мәктәбе дә шунда күчереләчәк, үзләренең мәктәпләре авыр хәлдә, дип сөйләнделәр. Бер сыйныфка 50 дән артык укучы туплап, аларны 3 класска бүлеп, ике смена ясап, кирәкле фәннәрне генә укырга чакырмакчылар иде, тик кемнеңдер акыллы фикер-идеясе белән бу эш чынга ашмады. Менә шулай барлыкка килә инде ул җәмгыять тормышына кирәксез кешеләр.
Күп очракта без мәктәпне, балага аң-белем өстәүче төп чыганак дибез. Тик бүгенге көндә мәктәпләр гади бер күңел ачу урынына әйләнеп бара түгелме?
Әти-әни баласы өчен дип көн-төн эшли, укуы, ашавы өчен түли, ә бала шуның өчен «трай тибеп», мәктәпкә барып кайта, чөнки ул әле үз өстендә җаваплылык тоймый, аның өчен барысын да әти-әнисе башкара. Бу «кирәксез кешеләр» барлыкка килүнең бердән-бер факторы.
Элек укып чыккан укучылар, акыл ягыннан да, белем буенча да бүгенге укучыларга караганда, күпкә җитезрәк булганнар. Аларны иркен мәктәпләрдә һәр фәннән аерым укытучы укыткан. Ә бүген бездә физика фәнен татар теле укытучысы, рус телен география укытучысы, тормыш иминлеге нигезләрен инглиз теле укытучысы укытып ята. Ә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр ни карый икән? Үзләре безнең бурыч – җәмгыять өчен файдалы яшьләр тәрбияләү, диләр, шундый метод белән эшләнә микәнни ул?! Бу проблема башка районнарда да глобальләшеп килә. Тик безнең районда ул бигрәк тә аянычлы. Киләчәктә мәктәпләр укучыларга белем чыганагы бирү булып калырмы, монысын инде киләчәк күрсәтер.
Талия САТТАРОВА.
Комментарии