- 07.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Районыбызга кергәч, күз йомып барсаң да, туган авылыбызга җитүне абайлап була. Иске Ибрайга илтүче борылышта тигез юл тәмамланып, дыңгырчыкка килеп керәбез. «Юллар тәмамланган җирдә Иске Ибрай башлана» дисәң дә, ялгыш булмас.
Авылыбыз – Татарстандагы иң зур авылларның берсе. Беренче урында Шәле булса, икенчесе – Иске Ибрай. Бу безнең өчен бик зур горурлык, билгеле. Тик авылыбызда юллар юк дәрәҗәсендә. Көз җитеп, пыскак яңгырлар ява башладымы, язда кар эреп, җир өстеннән сулар киттеме – юлларның юл диярлеге дә калмый. Авылыбызның бер очында ком базы урнашкан. Икенче башында исә хуҗалыклар, амбар тора. КамАЗ, тракторларга көнгә бер мәртәбә булса да авыл юлларыннан үтәргә туры килә. Шунда юллар тәмам изелеп, кеше йөрергә яраксыз бер канауга әйләнә. Авылыбыз тарихында инде ничәнче рәис алышынды, тик юллар ясау хакында уйлап та бирүче юк. Авылга кергәч, идарә бинасына хәтле таш плитәләрдән төзелгән юл бар, анысы. Ләкин башка урыннан юл һаман да шул сазлыкка кайтып кала. Авылыбызда дүрт мәчет, шушы көзге пычракта әби-бабаларыбыз хәер-дога кылырга мәчеткә юл тота. Күпме газап кичеп, чиста килеш барып та җитә алмыйлар, билгеле. Гомумән, яңгыр явып бераз юешләтте исә, аның билгеләре бер айга якын сузыла.
Иске Ибрайга кайткан кунаклар да машиналарын үзәктә калдырырга мәҗбүр. Элекке заманнарда күперне язгы бозлар алып киткән шикелле, авылның аргы очына юллар юк.
P.S. Юлларны яхшырту өстендә эшләмәделәр түгел. Кайбер урыннарга җәен ком да ташып карадылар. Тик ком бераз торгач оча да бетә. «Юл газабы – гүр газабы» дигән татар халык мәкале җирле халыкка яхшы таныш. Җайлы, асфальт юллар хакында без бары хыялланып яшибез…
Алсу НУРГАТИНА.
КФУ студенты.
Асфальт турында хыял ,
Комментарии