- 07.11.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Узган елның җәендә Бөтендөнья татар конгрессының: «Фәүзия Бәйрәмова белән Ркаил Зәйдулла Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым турында китап язачак», – дигән белдерүенә халыкның карашы бер төрле генә булмады. «Татар милләтенең бер бөртеге булган Нәгыймә апа турында китап һичшиксез кирәк» дигән фикер белән бергә: «Нәгыймә балаларын татар итеп тәрбияләмәгән, Айтматов татар милләте өчен бернәрсә дә эшләмәгән, ник алар турында язарга?» – дигәне дә яңгырады. Шуңа карамастан язучылар Айтматовның туган ягы Кыргызстанда йөреп, материал туплап кайтты. Менә ул сәфәрнең беренче җимешен дә татый алабыз: Фәүзия апа Бәйрәмованың «Ана» дип исемләнгән китабы табадан төште.
Бөтендөнья татар конгрессының Нәгыймә Айтматова турында китап язуны берьюлы ике язучыга йөкләве юкка түгел. Ркаил Зәйдулла – әдәби, ә Фәүзия апа документаль әсәр тудырырга тиеш иде. Беренче бурыч үтәлде – документаль «Ана» әсәре китап булып басылып чыкты.
Укучы әзер продуктны гына күрә, ә аны әзерләүгә күпме көч, вакыт һәм сәләт киткәнен язучы үзе генә белә. «Бу китап буш урында барлыкка килмәде. Баксаң, мин аны язарга гомер буе әзерләнгәнмен икән. Иҗатымның башлангыч чорында Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен яратып укыдым, аны остазым итеп күрдем. Тамырларында татар каны агуын да ишетеп белә идем. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннурович шушы китапны язарга тәкъдим иткәч, башта югалып калдым. Бердән, бу эшне миңа ышанып тапшыруларына сөендем. Шул ук вакытта бик зур җаваплылык та тойдым. Айтматовның китаплары белән янәшә куярлык китап язарга кирәк иде бит», – дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.
Кулда бер материал юк, булган мәгълүматлар тулы түгел – нишләргә? Нәгыймә Айтматованың әтисе Хәмзә Габделвәлиев тумышы белән Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан. Фәүзия Бәйрәмова да материал туплауны шул җирлектән башлаган. Аннан соң ул Киров районының Малмыж шәһәре архивына, Нәгыймә ханымның туган һәм җирләнгән урыннары – Кыргызстандагы Каракол белән Бишкәк шәһәрләренә барып чыгачак. Тик Фәүзия Бәйрәмова инде Кукмарада ук аңлый: китап язылачак! Райондагы Төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина да зур ярдәм күрсәтә аңа. Ул – Айтматовлар нәселен яхшылап өйрәнгән, Чыңгыз Айтматов Казанга килгәч, зур авырлык белән аның янына кунакханәгә кереп, Кукмара музеена истәлек язуы яздырып алган кеше.
Авыл, аның халкы, борынгы мәчет һәм зиратның тарихы белән танышкач, Фәүзия Бәйрәмова: «Чыңгыз Айтматовның нәселе бары тик шушындый мәгърифәтле төбәктән генә чыга ала иде», – дип уйлап куя. Ә Нәгыймә апаның 110 еллыгын ул Ркаил Зәйдулла белән бергә Кыргызстанда каршылый. Дүрт баласының исән калган икесе – Илгиз һәм Роза белән очраша. «Кешенең туган җирен күрмичә ничек инде аның турында китап язып булсын? Шуңа күрә: «Мине Караколга алып барыгыз», – дидем. Ә анда шундый вакыт: җир тетри, таулар ишелә. Юл бер генә яклы, авария өстенә авария. Аллаһка тапшырып, 400 чакрымдагы Караколга чыгып киттек. Исән-имин барып егылдык. Бик яхшы каршы алдылар, кунак иттеләр», – дип сөйләде Фәүзия апа китабын тәкъдим итү кичәсендә.
Материал җыеп бетергәч, Фәүзия Бәйрәмова аһ итә – Нәгыймә Айтматованың биографиясе юк икән бит. Туган, үлгән еллары, ире һәм дүрт баласы булуы гына билгеле – бетте. Өлкә комитеты секретаре булып эшләгән ире Түрәколның биографиясе аша Нәгыймә апаның тормыш юлын нульдән торгыза язучы.
«Татар тәрбияләмәгән кеше турында язасың» диючеләргә дә үз җавабын җиткерде Фәүзия Бәйрәмова: «Чыңгызның атасы кыргыз булса да, ул кыргыз тәлинкәсенә генә сыймый. Анасы татар булса да, ул татар тәлинкәсендә генә дә кала алмый. Урысча язса да, урысныкы гына да түгел ул. Ул – дөнья кешесе. Шуңа күрә Чыңгызга селтәнергә ярамый. Аннан соң, мин бит аның турында түгел, әнисе турында яздым. Нәгыймә апа хәтта Чыңгызның әнисе булмаса да, аның турында китап язылырга тиеш иде. Ул – татар хатынының бер символы». Китапта барысын да сурәтли язучы: 1937нче елда, шомлы җилләр исә башлагач, Түрәколның хатынын һәм дүрт баласын Мәскәүдән Бишкәккә озатуын да; халык дошманы дип табылган иренең атып үтерелгәнлеген Нәгыймәнең 20 елдан соң гына белүен дә; дүрт баласын какмый-сукмый үстерүен, кеше итүен дә…
Чыңгыз Айтматов әнисенең татар булуын афишаламаган. Алай гына да түгел, Русияне иңләп-буйлап чыкса да, ни өчендер Татарстанны читләтеп үтә торган булган. Бары тик Казанның мең еллыгында гына татар халкына йөз белән борылган ул. Аңлашыла ки, Фәүзия Бәйрәмова китабында бу хакта да уйланган. Татар кызы Нәгыймәнең кыргызга кияүгә чыгуының сәбәпләрен дә эзләгән. «Революциягә кадәр татар кыргызга, казахка кыз бирмәгән. Ә революциядән соң татар байларының мөлкәтләре тартып алынган, алар урамда калган. Үзебезнең төрки халыклар белән туганлашу татар кызлары өчен, бәлки, исән калуның бер юлы булгандыр», – дип фикер йөртә ул.
«Ана» китабын тәкъдим итү кичәсенә килгән филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов 1989нчы елда Чыңгыз Айтматов белән булган очрашуын искә алды. «Зур бер чарадан соң залда Тәлгать Галиуллин, мин һәм Айтматов кына калдык. Язучы янына килдек тә: «Чыңгыз әкә, сез күп йөрисез, ник бер Татарстанга да килеп чыкмыйсыз?» – дип сорадык. Айтматов кәгазьләреннән башын күтәрде дә: «Идел буена килеп, төрки кардәшләрнең тарихы белән танышасым килә, – диде. Бераз тын торганнан соң: – Миндә дә бит татар каны ага, әнием татар», – дип өстәде. Без моны белә идек инде, тик беренче тапкыр үз авызы белән әйтте», – дип сөйләде ул.
Килә Чыңгыз Айтматов Казанга. Бабасының туган авылы Мәчкәрәгә дә кайтырга җыена. Тик, каты авырып китеп, больницага эләгә. Аннары аны Германиягә дәваланырга алып китәләр. Тик шуннан тернәкләнә алмый инде – бакыйлыкка күчә. Фәүзия Бәйрәмованың китабы исә Нәгыймәне дә, Чыңгызны да ата-бабаларының туган төбәгенә кайтарды.
«Ана» китабы әлегә юка тышлыкта гына чыккан. Тиражы да бик аз. Мондый зур хезмәтне полиграфик яктан да затлырак итеп эшләү, урыс һәм кыргыз телләренә дә тәрҗемә итү хуп булыр иде. Ә Нәгыймә апа турында тагын ишетербез әле: Ркаил Зәйдулла аның турында драма әсәре язу идеясе белән янып йөрүен белдерде.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии