Без инде упкынның төбендә

Без инде упкынның төбендә

Бердәм дәүләт имтиханын үз телеңдә бирү мөмкинлеген таләп итүче Петиция турында «Безнең гәҗит»тән (№ 37, 13 сентябрь, 2017) укып белгәч тә, «нинди яхшы башлангыч, кая, интернетны ачыйм да тизрәк имзамны куйыйм әле», дигән уй килде. Ләкин, күрсәтелгән сайтны ачып өлгермәдем, өченче көн генә БДИ турында укыган бер мәкалә исемә төште. Интернеттан алынган бу материал «Журфак МГУ набрал инопланетян» дип атала иде.

Журналистика факультетына яңа гына укырга кергән студентлар (229 кеше) диктант язган. Нәтиҗәләр нинди соң? Менә нинди: студентларның 82 проценты текстның һәр битендә 24-25 (!) хата җибәргән. Кайбер сүзләрне, диелә, аңлап та булырлык түгел – бер сүздә 3-4 хата (100 баллы 15 студент та шулар арасында). Мисал өчен, берничә «шедевр» да китерелә: поциэнт, через-чюр, нез наю, оррестовать. Башка фәннәрдән дә куанырлык түгел икән.

Рус теле стилистикасы кафедрасы доценты Анастасия Николаева сөйли: «По словам первокурсников, последние три года в школе они не читали книг и не писали диктантов и сочинений – всё время лишь тренировались вставлять пропущенные буквы и ставить галочки. В итоге они не умеют, не только писать, но и читать: просьба прочесть коротенький отрывок из книги ставит их в тупик».

«ЕГЭ уничтожил наше образование на корню, – дип дәвам итә Анастасия ханым. – Это бессовестный обман в национальном масштабе. Бесчеловечный эксперимент, который провели над нормальными здоровыми детьми. (…) Мы столкнулись с чем-то страшным. И это не край бездны: мы уже на дне».

Хәзер инде уйлап карыйк. Шушы утырып еларлык нәтиҗәләр бирүче, бөтен халык тарафыннан каргалучы БДИны без татар теленә тәрҗемә итүләрен телибез. Бу нәрсә дигән сүз? Ә менә нәрсә дигән сүз бу: без дуңгыз итен ашарга да риза, тик сез инде безне алдагыз, аны куян ите дип бирегез.

Мин татармын. Башкортстанның Күгәрчен районында безнең авыл бердәнбер татар авылы. Шулай булуга карамастан, 1968нче елда мәктәпне мин татарча укып тәмамладым. Уфа педагогика институтына кергәндә имтихан алучы профессорның беренче соравы нинди булган дисез? «Рус телендә сөйлисеңме, татар телендәме?» – дип сорады. Имтиханнарны татар телендә тапшырып, институтка кердем. Башкортстанда бу! Хәзерге заманда Татарстанның үзендә моны күз алдына булса да китереп буламы? Әкият сөйлисең, диярләр әле. Татар мәктәпләренең ябылуына, татар теленең зур тизлектә бетеп баруына йөрәгем әрни. Югарыда әйтеп үтелгән Петицияне, рус булмаган милләтләрне бетерү политикасына каршы протест буларак, тулысынча хуплыйм. Тик «БДИны – татарча» дип таләп итү… Бу аны мәңгеләштерүгә тагын бер адым булмасмы? БДИ үзе бит – төп афәт, аның нинди телдә булуындамыни эш. Нәкъ менә БДИ бөтен милләтләрне бер калыпка салу, аларны бер милләт, бер мәдәният кысаларына куып кертү коралы булып тормыймыни? Хәер, әлеге милләт үзе дә моңардан җәфа чигә икән, нинди калып соң ул, кем файдасына эшләнә бу? Белмим… (Бәлки, беләмдер дә, ләкин әйтмим – башымны күрәләтә төрмәгә тыгасым килми. Илдәге хәлләр белән таныш һәркем моны үзе дә сизеп белә булыр).

«Без инде упкынның төбендә», – ди МГУ доценты. Димәк, аяк катыга терәлгән дигән сүз. Инде ике юл кала: упкын төбеннән этәрелеп, өскә үрмәли башлыйбызмы, әллә инде безгә шушында да бик җайлымы?

Татармы син, русмы, башкортмы, чеченмы, бөтен ил белән җыелып, уку-укыту системасына ясалган атом һөҗүмен туктатуны катгый таләп итәргә вакыт җитмәдеме? Бер-беребез белән якалашкан арада, тагын бер яшь буынны югалтабыз бит инде!

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы

Комментарии