Без чыпчыкмы, әллә сандугачмы?

«Безнең гәҗит»нең 37нче санын укып утырам (13 сентябрь, 2017). Журналист Фәнзилә Мостафина әзерләгән «Әлифба»ның авызын томаларлармы??», язучы Ркаил Зәйдулланың «Татар кычыткан чыпчыгы хәлендә» дигән язмаларны укыгач, тагын кулыма каләм алдым. Инде кайбер мәкаләләрдән соң: «Ярар, монысын йөрәккә якын алмыйм, кайтавазлар язарга миннән дә остарак язучылар бар бит», – дип, үземне тынычландырырга тырышам. Минем кебек уйлаучылар күп, ахры, чөнки җанга тия, йөрәккә барып кадала торган эчтәлекле мәкаләләрдән соң кайтавазлар аз күренә. Монда адәм баласының битарафлыгы, куркуы һәм ялкаулыгы да бардыр, минемчә. Ләкин безнең халык юләр дә, надан да түгел – бу факт. Безнең каныбызда, геннарда гасырлардан бирле килгән курку яши. Үзебез сизмәсәк тә, бу бездәге саклану хисен «эшкә җигә». Минем кайбер «чәнечкеле» язмаларым басылгач, таныш-белешләрнең беренче сораулары: «Нәрсә, әле сиңа янап шалтыратмадылармы?» – була. Кар астыннан кереп, алмагачларны кимереп йөргән тычкан кебек булганчы, урман «санитары» бүре кебек йөрүең яхшырактыр, минемчә. Билгеле, сарык тиресен ябынмыйча һәм кешенең терлек-малына зыян китермичә генә.

Мине соңгы вакытта иң борчыган әйбер – татар язучыларының бердәм күтәрелеп, татар, урыс матбугатында татар телен яклап, тарихи дәлилләп, үзебезнең җирле, төп халык икәнлегебезне исбатлаган язмаларның бик сирәк күренүе. Ркаил Зәйдулла язганча, тавышыбызны бөердән чыгарып сөйләшергә күптән вакыт бит инде югыйсә. Эшсез калалар бит әфәнделәр! Татар теле бетсә, сезнең кемгә кирәгегез бар? 90нчы елларда Ельцинның самолет көпчәкләренә «пес» итеп, сәхнәләрдә барабан кагып биеп йөргән вакытларда нинди кулай очрак кулдан очты бит. Рәхәтләнеп латин алфавитына күчеп, милли академияләр ачып җибәрергә бөтен мөмкинлекләр бар иде. Ә безнең татар галимнәре, тел белгечләре, үзара талашып, портфель бүлешеп яттылар. Татарстан җитәкчеләре дә бу гамәлне үзләренә артык йөк булачак дип уйлады бугай. Депутатлар турында әйтмим дә инде. Әнә бит Дәүләт Думасына сайлаулар тотынгач, безнең татар кешесе – шома телле Гыйльметдинов әфәнде мәгариф системасы турында нинди генә матур әкиятләр сөйләмәде дә, нинди генә вәгъдәләр бирмәде. Сайлаулар беткәч, 180 градуска борылып, «мин алай сөйләмәдем», дип, үз сүзләреннән баш тарта башлады. Без наив халык шул инде. Барысына да ышанабыз, барысын да гафу итәбез. Инде шундый нык ихтыярлы, «тимер» ханым Фәүзия Бәйрәмова да агым уңаена йөзә башлады, ахрысы. Беркөнне «Таяну ноктасы»нда: «Нәрсәгә ул шартнамә, безгә ул бернәрсә дә бирмәячәк», – дип куйды. Чыннан да, ул шартнамә безгә нәрсә бирде һәм нәрсә бирәчәк иде? Гади халыкка бернәрсә дә бирмәде, бирмәячәк тә. Уйлап карагыз! Шәһәр транспортына, балалар бакчаларына иң кыйммәт бәяләр – бездә! Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү күрше өлкәләргә караганда күпкә начар. Хезмәт ветераны исемен алу өчен бездә бик катлаулы киртәләр узасы. Мин үзем эшләгән елларда күп грамоталар белән бүләкләндем. Татарстанныкын әйтеп тә тормыйм, «Газпром» җитәкчесе Алексей Миллер кул куйган, «Газпром»ның профсоюз оешмасыннан алган мактау кәгазьләрем дә бер кочак җыелды. Ә ветеран исемен бирмәделәр. Имеш, «Газпром» ОАО икән. Дөреслектә «Газпром» Русия бюджетының 33-35 процентын каплап бара. Ә күрше Ульян өлкәсендә, Чувашиядә шундый ук мактау кәгазьләре белән ветеран исемен алдылар. Ркаил Зәйдулла әйтмешли, без монда кычыткан чыпчыгы хәлендә калып барабыз, дөресрәге, калдык инде.

Болгар Ислам академиясен ачтылар. Күп сөйләделәр, күпме мактандылар. Ә анда татар телендә укытулар булмаячак икән, урыс һәм гарәп телләрендә генә барачак икән. Инде болай да безнең дин әһелләребез ярты-порты татарча сөйләп маташалар иде, хәзер бөтенләй урыс теленә күчеп бетәрләр микән? Мөфтиебез Камил хәзрәт тә ярата инде урысча «сиптерергә». ТР Президентының «замечание»сеннән соң гына татар теленең барлыгын исенә төшерә башлады бугай. Татар телен саклап калу, аны дәүләт күләмендә гамәлгә кертү бары тик Татарстан җитәкчеләреннән генә тора. Ләкин анда бик атлыгып торучылар күренми кебек тоела.

Путинның Йошкар-Олада үткәргән киңәшмәсендә, урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска, дигән күрсәтмәләреннән соң, Минтимер Шәрип улы: «Сез Президентны дөрес аңламадыгыз», – дигән иде. Аңлатыгыз инде алайса без наданнарга. Без бит татарча укыган, бәлки, урыс телен аңлап бетермибездер?! Ләкин бездә «татарга тылмач кирәкми», «тозсызны күзсез дә белә», дигән гыйбарәләр дә бар бит әле. Бик яхшы аңладык без РФ Конституциясенең төп гаранты булган шәхеснең әйткән сүзләрен. Аның: «Под фундамент СССР большевики подложили мину замедленного действия», – дигән сүзләре үзе ни тора! Димәк, союздаш, автоном республикалар бөтенләй гамәлгә кертелергә тиеш булмаганнар икән. Әле Ленин бабайны сүгеп, юкка чыгарып маташалар. Ә йөзләгән миллион халыкны эшсез итеп, алардан хәерчеләр, наркоманнар ясап, йортсыз-җирсез калдырып, элек СССР җирендә яшәп яткан милләтләрне үзара талаштырып, гражданнар сугышына китереп терәгән бәдбәхетләргә Нобель премияләре биреп, аларга «Үзәк»ләр төзеп, алардан герой ясадылар.

Ә менә Йошкар-Оладагы киңәшмәдә салынган «шартлаткыч» «мина мгновенного действия» булып чыкты. Социаль челтәрләрдә нинди шау-шу купты. Татарстанда, үзебезнең туган җиребездә карагруһ-шофинистлар (иң аянычы, урыслар гына түгел, татарлар да) ничек күтәрелеп чыктылар. Путинның бер сүзе җитте. РФ, ТР конституцияләре алар өчен нуль булып чыкты.

Патшалар, чиркәү әһелләре татар халкын биш гасыр буена таптап, изеп, көчләп чукындырып бетерә алмаган татар телен. Коммунистлар да 70 ел эчендә шактый гына әшәкелекләр эшләргә өлгерделәр, ләкин динне дә, телне дә тамырдан корыта алмадылар. Ә шовинист-демократлар, бигрәк тә үзебезнең татар түрәләре, 25 ел эчендә аларның эшләрен дәвам итеп, бик тә мәкерле, тиз тәэсир итә торган чаралар кулланып, бу эшне төгәлләп, нокта куярга җыендылар бугай.

Үзенең язмасында журналист Фәнзилә Мостафина: «Интернетта «Әлифба» сурәте тарала – тышлыгындагы малайның авызына скотч ябыштырылган. «Әлифба», Татарстанда татар теле шул хәлгә калыр микәнни?» – дигән сорау куя. Калырга да мөмкин, чөнки авыллар тарала. Авыл бетсә, тел дә бетә, бу – аксиома. Телнең бетүенә зур түрәләрнең эшләү, дөресрәге эшләмәү ысуллары бик зур роль уйный. Аларга нәрсәгә соң татар теле? Алар тиздән кытай, инглиз, испан телләрендә сөйләшә башлаячак. Телләрне өйрәнергә акча бар. Үзләре ярлы инде алар, «мескеннәр». Аның каравы, хатыннары, балалары, оныклары бай.

Ләкин онытмагыз, әфәнделәр! Тарихны укыгыз! Әле исегездәдер, Саддам Хөсәен, Муамар Каддафи, Әфганстан башлыгы Насыйбулланың язмышлары? Баштанаяк алтынга төренсәгез дә, сезне алар үз итмәячәк. Татар теле бетсә, Республика да бетә. Байлыгыгыз да башка кулларга күчәчәк. Хәтта морзалар, кенәзләр булсагыз да. Тагын бер кат Казан ханлыгы тарихына күз салыгыз! Вакыты да җитеп бара. Октябрь ае борын төбебездә. Кремль «буревестнигы» Жириновскийның ничә еллардан бирле кабатлап килгән сүзләре рас килмәсен, тормышка ашмасын, дигән теләктә калыйк.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии