Күндәм халыкка геноцид

Күндәм халыкка геноцид

Моңарчы милләтебезне түбәнсетеп кенә калмыйча, инде мыскыллауга барып җиттеләр. Ул – Корбан гаете алдыннан татар халкының мәркәзе Казанның татар зиратында эшләнгән вәхшилек. Каберлекне мәсхәрәләү исерек өч-дүрт яшь җилкенчәк эше генә түгелдер. Аларның көче җиде-сигез каберлеккә генә җитәргә мөмкин, ә бит монда йөздән артык каберлек!

Шуларның утыздан артыгы бөтенләй төзәтерлек түгел икән. Ул зират – татар халкының тарихи музее. Анда бик күп шәхесләребез җирләнгән. Каберләрендә дә җаннарын тынычсызландыралар. Кемгәдер Татарстан республикасындагы эшчән, тырыш халкының тыныч кына дөнья көтүе ошамый, күрәсең. Аларга чын экстремистик гамәлләр чыгару кирәктер. Моңарчы, бер гаепсезгә күпме мәхкәмәләр оештырулары һәм гаделсез гаепләүләр ягулары гына җитмидер. Чиркәүләрне яндырганны безнең халыкка сылтап, иллеләп яшь мөселманны кулга алып, җәфалап, гафу да үтенмичә чыгарганнар иде. Ә инде мондый мәсхәрәләүне христиан каберлегендә оештырган булсалар, бөтен мөселманны кулга алган булырлар иде. Безнең милләтне ничәнче тапкыр сынаулары булыр бу. Моңа кадәргеләрен дәшмичә үткәреп җибәргән идек инде. Менә аларның кайберләре:

– элек чукындырырга тырышканнар, тик чукындырып бетерә алмаганнар;

– бер халыктан берничә төрле милләт ясадылар (татарларны мишәрләргә, Кырым татарларына, керәшеннәргә бүлгәләделәр);

– гореф-гадәтләрдән читләштереп, эчәргә өйрәтелдек;

– җенси тыйнаксызлыкка һәм әдәпсезлеккә өйрәндек;

– латин графикасына күчерттермәделәр (алдынгырак булуыбыз бар бит!);

– дини уку йортларында, кайбер мәдрәсәләрдә укулар урыс телендә алып барыла. Дин әһелләре татар телен саклап калырга тиеш бит. Анда белем алып чыкканнар безгә нинди телдә вәгазь сөйләрләр икән?

– КФУда татар телле факультетларның ябылуы, Татар гуманитар институтының ябылуы да безнең милләтне сынауның бер төре;

– иң авыр сугыш елларында да ябылмаган татар мәктәпләрен төрле сәбәпләр тапкан булып ябу;

– мәгариф системасында чыгарылыш имтиханнарын бары тик урыс телендә генә бирдерү, ягъни яшьтән үк урыслаштыру сәясәте алып бару;

– шәһит киткән бабаларыбызны ел саен искә ала торган Хәтер көнен үткәрүгә төрле каршылыклар тудыру.

Киләчәктә эшчән, тырыш, милли татар республикасын таратып бетерергә телиләрдер. Әнә – инде үлгән, кабердә ятучы милләттәшләребезгә дә тынычлык бирмиләр.

Бәлкем, элеккеге хөкүмәтебез җитәкчеләре җибәргән ялгышларны төзәтергә кирәктер? 1990нчы елда суверенитет халык таләбе белән, бик күп авырлыклар кичереп яуланды.

Үзебезнең саклану органын да төзергә кирәктер – аларныкына ышаныч юк. Үзебезнең Президентыбызның ишек янында сакта торучысы да аларныкы. Алып китүләреннән Алла саклый күрсен иде. Тик ул да сакланганны гына саклармын дигән бугай.

Тиздән шартнамәне яңарту вакыты җитә. Шул шартнамәдә язылганча, кесәдәге табышыбызның 80 процентын читкә биреп җибәрүне һич югы 50гә 50 итеп киметергә дигән шарт куярга вакыттыр. Русиядә коррупция көчле, акча барыбер урланып бетә. Исәп-хисап палатасы 2015нче елда биргән мәгълүмат буенча, бюджеттагы 516,5 млрд сум акча эреп югалган. Моның никадәр зур сумма икәнен күрсәтү өчен шуны да әйтик – Русия кебек зур илнең бөтен сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән акча – 479 миллиард сум. Мәгарифкә дигәне – 564 млрд. Сум. Үзләре эшләп тапсыннар! Таратуы җиңел ул.

Алдагы шартнамәне кануннарга таянып, үз сүзебезне әйтеп күрсәтеп, төзесәк иде. Халыкка шул кирәк ләбаса. Коралсыз, тыныч, гадел юл белән генә.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе

Комментарии