Телебезне саклаучы һәм яклаучы галим

Телебезне саклаучы һәм яклаучы галим

Соңгы елларда журналистлар, язучылар телендә «Юсупов феномены» дигән төшенчә кулланыла башлады. Берәүләр Рүзәл Юсуповны тел галиме, югары уку йорты җитәкчесе дип санаса, икенчеләр – татар теленең сафлыгы өчен көрәшүче, яклаучысы дип исәпли. Бу күренекле шәхеснең туган телебезнең дөреслеген кайгыртып язуы һәм сөйләве бик күптәннән, студент елларыннан ук килә. «Социалистик Татарстан» газетасының 1964нче елгы 23нче май санында аның «Төгәлсезлекләр күңелне борчый» дигән мәкаләсе басылып чыга.

Озак еллар дәвамында филология өлкәсендә тулы бер юнәлешне колачлап эшләгән, телләрнең үзара бәйләнеше, тәрҗемә теориясе, икетеллелек мәсьәләләрен өйрәнүдә ныклы, эзлекле караш булдырган галим ул Рүзәл Юсупов, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, вице-президенты, атказанган фән эшлеклесе, дәүләт премиясе лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе.

Чорыбыз, тарих тудырган Рүзәл Юсупов кебек уңган, зирәк замандашларыбыз үзләре үк шул тарихның яңа сәхифәләрен язалар. Татар халкының прогрессы өчен көрәшнең иң авыр елларында да сынатмаган, игелекле эшләр башкарган милләттәшләребез алар: Рүзәл Юсупов, Марат Мөлеков, Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин һәм башка кайберәүләр. Шулар турында уйланганда инглиз публицисты Эван Макколлның сүзләре искә төшә: «Сезнең буын коточкыч сугыш кыенлыклары кичерде, әмма сезгә беркайчан да хезмәтне хурлык дип, кешеләрнең бер-берсен яратуын балаларча беркатлылык дип өйрәтмәделәр, сезгә беркайчан да… беркем дә… кешелекнең табигый кануны сугыш дип тукымады. Сезне беркем дә… яшәүне соңгы өметсезлек дип өйрәтмәде…»

Зур мәгънәгә ия бу фикер, нәкъ безнең буынга – Юсуповлар буынына атап әйтелгән. Чөнки бездән соңгылар инде башкачарак… Алар яшәүнең мәгънәсен барыннан да бигрәк байлык туплауда күрә. Ә безнең буын ул – кыю, авырлыклар алдында тез чүкми торган, гомерләрен лаеклы хезмәт белән бизәп, башкаларның язмышын кайгыртып, хаклык өчен көрәшеп, киләчәккә карап яшәүчеләр. Академик Рүзәл Юсупов – шундыйларның берсе!

Җәмгыятьнең лаеклы кешесе булу өчен зур белем туплау кирәклеген бик яшьли аңлый Рүзәл. Аның балалык һәм яшүсмер чоры авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә.

Фронтта каты яраланып, госпитальгә эләккән әтиләреннән хат килеп төшә… Моннан элегрәк, һәлак булды, дигән хәбәре килгән булган бит. Исән икәнен язган хатны алуга, әниләре елап җибәрә. «Шатлыктан да елыйлар икән», – дип уйлап куя Рүзәл, бер әнисенә, бер абыйларына карап.

Фәкыйрьлектә узган еллар артта кала. Рүзәл, җидееллык мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлап, техникумга кереп укырга карар кыла. Авылдагы үтә кырыс тормыш шартларында ата-анасының аны Казанга озата бару мөмкинлеге дә булмый. Рүзәл беренче тапкыр берүзе шәһәргә юл тота. Әти-әнисе өйрәтеп җибәргән адрес: «Колхоз базары янындагы түгәрәк баганалы капкалы йортта Зөләйха апа». Озак эзли ул апаны Рүзәл: андый йортлар шактый күп булып чыга. Ниһаять, Зөләйха апаларына барып ирешә. Аннары, уку йортын эзләп йөри торгач, кооперация техникумына юлыга. Аның исеменә төшенеп бетмәсә дә, документларын шунда тапшыра. Шулай итеп, әле 14 яше дә тулмаган Рүзәлнең мөстәкыйль тормышы башланып китә.

Рус телен ипилек-тозлык кына белгән малайга нык тырышырга туры килә. Техникум аның өчен үзенә бер кырыс тормыш мәктәбе була. Яшәү чыганагы бары тик стипендия. Авылдан ярдәм көтеп булмый, үзләре дә бик авыр яшиләр.

…Әле унҗиде яше дә тулмаган яшь белгечне Курган якларына товаровед итеп җибәрәләр. Менә шулай татар балалары еракларга сибелә шул. Ассимиляцияләүнең бер ысулы булгандыр ул, күрәсең. Яшь кеше иленнән, туган җиреннән аерылып китә. Үз телеңдә сөйләшмәгәч, әкренләп динен дә, телен дә оныта. Татар дигән исеме генә кала. Балалары, оныклары яшәешендә анысы да юкка чыга… Рүзәлгә дә чынбарлык әнә шундый язмыш әзерләгән була. Әмма аны алда башкача тормыш, яңа җирләр – армия хезмәте көтә.

Рүзәл чик буе гаскәрендә, башта Памирдагы Хорог шәһәрендә, аннары Сталинабадта хезмәт итә. Хорог биек таулар арасында урнашкан, болытлар янында ук. Уку-өйрәнү отряды каршында түбәсе күккә ашкан «Коммунизм пиг»ы. «Коммунизм»ны күрсәтәләр егетләргә анда. «Армиядәге хәлләр төшкә керсә, әле дә куркып уянабыз», – дип искә алалар Памирда хезмәт иткән егетләр.

Рүзәл Юсуповны, Хорогтагы әзерлек курсын бик яхшы күрсәткечләр белән генә тәмамлаганлыктан, башка берничә солдат белән Сталинабадка сержантлар әзерли торган мәктәпкә җибәрәләр…

Курганда чагында да, армиядә хезмәт иткәндә дә аз санлы халыкларга кимсетеп карау, аларны «нацмен» дип йөртүләре Рүзәлнең күңелендә үз халкына, туган теленә булган җылылык, үз халкы белән горурлану хисләрен көчәйтә генә. Без, татарлар, кемнән ким?! Моннан мең еллар элек беренчеләрдән булып чуен койган, канализацияләр төзегән, күп илләр белән бәйләнешкә кереп, хөрмәт-дан казанган, югары мәдәнияткә ирешкән бабаларыбызның токымы кемнән ким булырга тиеш? Халкыбызга карата тупаслык кылган, безне «нацмен», «чаплашка» дип йөртүче кайбер бәндәләрдән кай җиребез ким? Халкыбыз көчле, тигез хокуклы булырга тиеш, үзен кимсетергә, мыскылларга юл куярга тиеш түгел. Ә моңа бары тик тигез хокук алганда гына ирешергә мөмкин…

Рүзәлнең Курганда ук барлыкка килгән, югары уку йортында белем алырга кирәк, дигән уе армиядә куәтләнә төшә. Ул Казан дәүләт университетындагы тарих һәм филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укырга дигән ныклы фикергә килә.

…Августның кояшлы эссе көннәре. Өсләренә солдат гимнастеркасы, аякларына кирза итек кигән егетләр берәм-берәм Казан университетының ак колонналары янына җыела… Бүген керү имтиханнарының соңгысы… Егетләрнең күбесе имтиханнарын яхшы билгеләргә биргән. Инде укырга керүләре белән котларга да була кебек. Тик аларның йөзе борчулы. Солдат хезмәтен үтәп, тормышның ачысын-төчесен татырга өлгергән егетләрнең икесе чит телне буйсындыра алмаган. «Югыйсә, башка фәннәрдән имтиханнарны дүрткә-бишкә генә тапшырганнар, – дип ачына Рүзәл. – Боларга ничек тә булышырга иде».

– Ә ничек? Безне кем белә монда?

– Әгәр дә ректорга керсәк? Солдат хәлен аңламый калмас.

– Егетләр! – ди Рүзәл, нәрсәдер исенә төшкәндәй. – Әгәр дә Диләрә апа Тумашева белән сөйләшеп карасак?!

– Теге сөйкемле апаны әйтәсеңме?

– Әйе, безнең группаны ул туплый бит.

Шуны гына көткән диярсең, колонналар арасыннан елмаеп Диләрә ханым Тумашева үзе килеп чыга.

– Сез монда икән, ә мин сезне химкорпустан эзләп йөрим тагын, – ди Диләрә апалары. Аннары авыр сулап дәвам итә: – Кирәк бит, иң ышанычлы, иң уңган егетләрем чит телне биргәндә абынганнар, кычытканы да юк ичмасам үзегезне чәбәкләргә!

– Әй, Диләрә апа, – ди гаепле егетләрнең берсе, – солдат тормышын беләсез бит инде. Кая анда чит тел өйрәнү?!

– Ярар, акланмыйк! Алай дисәң, менә бу егетләр – Юсупов, Зыятдинов, Асылгәрәевләр солдатта булмаган дисезме?!

Гаепле егетләр, кызарып, башларын түбән ия.

– Ярар, үткән эшкә салават. Сезнең турыда мин ректоратта да, кабул итү комиссиясендә дә аяк терәп сөйләштем, – диде Диләрә Гарифовна, – безнең бүлектә укырга лаеклы егетләр, үрнәк группа тупларга телим, булышыгыз, дидем, каршы килмәделәр.

Аннары Диләрә Гарифовна күзләрендә инде өмет чаткылары чагыла башлаган егетләргә эндәшә:

– Хәзер үк чит телләр кафедрасына барыгыз, анда сезне көтәләр.

Чынлап та, профессор Диләрә Тумашева туплаган группа һәрвакыт һәм һәркайда үрнәк булды. Уку барышында яхшы укыганнары, республика хуҗалыкларына булышканнары, авылларда түләүсез концертлар куйганнары, Казан Оргсинтез заводы төзелешендә зур булышлык күрсәткәннәре өчен күп тапкырлар җиңүче булып чыкты, берничә тапкыр зур призларга лаек булды.

Ул чакта комсомол бик актив иде. Башта факультетның комсомол оешмасы секретаре булып тарих бүлеге студенты Индус Таһиров эшләде. Ул оста оештыручы иде. Рүзәл аның идеология буенча урынбасары булды. Индус Таһиров югары курска күчкәч, аның урынына Рүзәл Юсуповны секретарь итеп сайлап куйдылар.

«Мин үзебезнең группа студентларыннан уңдым», – дип искә ала Рүзәл үзенең «Хатирәләремне яңартып» дигән китабында, – бездә җитди, эшлекле, сәләтле егетләр-кызлар иде. Горурланмаслык та түгел. Аларның барысы да күренекле һәм күркәм шәхесләр булдылар». Менә аларның кайберләре:

Равил Фәйзуллин – Татарстанның халык шагыйре, 1990-95 елларда Татарстанның Югары Советы депутаты, Татарстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Г. Тукай премиясе лауреаты, күп еллар «Казан утлары» журналы редакторы.

Фарсель Зыятдинов – икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган фән эшлеклесе, А. Алиш исемендәге премия лауреаты, бакчачыларның олы киңәшчесе, 40ка якын фәнни һәм әдәби китаплар авторы.

Әнвәр Шәрипов – филология фәннәре докторы, профессор, шагыйрь, күп китаплары бар.

Фирдәвес Гарипова – филология фәннәре докторы, профессор, бик күп фәнни-популяр китаплар авторы.

Флера Баязитова – филология фәннәре докторы, профессор, күренекле галимә.

Шәрифҗан Асылгәрәев – филология фәннәре кандидаты, элекке партия өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары, Г. Ибраһимов исемендәге Тел-әдәбият, сәнгать институты директоры урынбасары.

Ленар Җамалетдинов – филология фәннәре кандидаты, группабызның старостасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Роза Ханнанова – группаның комсоргы, күп еллар Татарстан китап палатасының директоры, соңыннан Казан педагогика университеты хезмәткәре.

Шамил Маннапов – күренекле шагыйрь, әдәби хезмәткәр. Аның «Солдатта булган диләр» дигән шигыре халыкның яраткан җырына әверелде.

Кәлиф Вәлитов – журналист, укытучы.

Лениза Галиева – алдынгы татар теле укытучысы, группаның оста биючесе, җырчысы.

Нил Гарифуллин – журналист, тәрҗемәче.

Укуда Рүзәл дәрәҗәсенә ирешүчеләр бик сирәк булгандыр. Ул гел бишкә генә укыды һәм Ленин стипендиаты булды. Яңа программа һәм кыскартылган план буенча укып, Рүзәл, Ленар һәм Фарсель, биш елны дүрт елда тәмамлап, Татарстан телерадиокомитетында эшли башладылар. Тынгысыз Рүзәл Юсупов фикердәшләре белән Татарстанның Республика партиясен оештырды һәм рәисе булды, партиянең «Татарстан республикасы» дигән газетасын чыгаруга иреште. Партия үз тирәсенә Татарстанның мөстәкыйльлеге, халкыбызның мул тормышта яшәве өчен үзеннән җитди өлеш керткән замандашларыбызны туплады.

Рүзәл Юсуповның зур активлыгын, нәтиҗәле эшләрен күреп, халкыбыз аны Татарстанның Югары Советына депутат итеп сайлады. Ул парламентның даими комиссиясе (хәзер комитеты) рәисе, президиум әгъзасы булды. Аның чыгышларын халык йотлыгып тыңлый, ул күтәргән проблемалар зур игътибарга лаек иде.

Рүзәл Юсупов турында дистәдән артык китап басылып чыкты. Аның үзенең 500дән артык фәнни-публицистик мәкаләләре, илледән артык монография, дәреслек һәм уку ярдәмлекләре дөнья күрде. Аның җитәкчелегендә 30 кеше кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклады.

Мин үземнең «Яшәү мәгънәсе», «Тернистый путь к звездам» дигән китапларымда, газеталардагы мәкаләләремдә сабакташым Рүзәл Юсуповның балачагын, яшьлек елларын, гомумән, тормыш юлын тулырак яктыртырга тырыштым. Шушы көннәрдә аңа 80 яшь тула. Без, аның группадашлары, Рүзәлне олуг юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, халкыбызның мөстәкыйльлеген, телебезне саклау юлында ныклык, иҗади уңышлар телибез!

Зур ихтирам белән, группадашлары исеменнән

профессор, язучы Фарсель ЗЫЯТДИНОВ

Редакциядән: Рүзәл Юсупов редакциябезнең дә даими кунагы, авторы. Аны телебезнең чисталыгы, милләтебезнең язмышы борчый. Юбилярны газетабыз укучылары исеменнән котлыйбыз һәм милләтебезне, ватаныбызны игелекле эшләре белән сөендереп, бик озак имин, сәламәт яшәвен телибез!

Комментарии