- 07.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Кадерле редакция хезмәткәрләре!
Безнең «Азино» якларында почтальоннар начар эшләү аркасында, газеталар вакытында килми. Шуңа күрә, мин үзем һәр атнаның уртасында «Безнең гәҗит»не киосктан сатып алам. Һәр битен укып чыккач, танышларыма бирәм. Кызыклы да, гыйбрәтле дә, тәнкыйтьләре дә җитәрлек газета ул.
Үземнең борчуларымны сезнең газета аша кайбер кешеләргә җиткерәсем килә. Мин үземнең әти-әнием турында язам. Без сезнең журналистлар кайтып керми торган Питрәч районыннан. Төгәлрәк әйткәндә, Чыты авылыннан. Әтием Закир Хаматов, әнием – Миңнекамал. Әти 1924 елның 12 ноябрендә туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, яше тулып, сугышка алынган. Дүрт мәртәбә яраланып, контузияләр алган. Сугыштан медальләр, «Дан» ордены белән бүләкләнеп кайта. Вәлиулла кызы Миңнекамал белән тормыш корып җибәрәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олы апабыз Үзбәкстанда (2 ел элек үлде), абыебыз Фәрит, апам Нурсәйдә һәм мин Казанда яшәп ятабыз. Элек барлык кеше «кара көнгә» дип акчаларын саклык банкларына салды. Кем уйлаган шушы акчаларны «янар» дип. Саклык банкы башта Чытыда иде, әти белән әни икесенә ике кенәгә ачтырдылар. Әти апам Нурсәйдәгә васыятьнәмә ачты. Әни дүртебезгә яздырды. Чытыда саклык банкы ябылгач, күрше Керәшен Сәрдәсенә күчерделәр.
Әти 1994 елда үлде. Әни үзенекен күпмедер өлешен алды. 2005 елда әни дә үлде. Әни бик акыллы, гыйлемле кеше иде. Ул үзенең кассада күпме акчасы бар икәнен белә иде. Шуннан апа белән Керәшен Сәрдәсенә барып, әтинең акчасын кайчан алып булыр икән, дип сорадык. Банк хезмәткәре Малова Дуся апага, яшең җиткәч аласың, менә васыятьнамәсе дә язылган диде. Апа 1956 елгы. 2010 елда, хөкүмәт указы буенча, Русия гражданнарына, 1991 елның июненә кадәр салган акчаларына компенсация түли башладылар.
Без дә, абый, апа, мин Питрәчкә кайтып, әнинең акчасын алдык. Олы апабызныкы хөкүмәткә калды. Әтинең дә кенәгәсен күрсәткән идек, акчасын алганнар, васыятьнамәсен сызганнар, диде кассир. Нотариуска бардык, адвокат конторасында да булдык. Банкта мөдирне сорадык, урынында тота алмадык. Безгә судка, әгәр дә мең сум акчагыз булса гына мөрәҗәгать итә аласыз, диделәр. Минем белүемчә, башта банк (кем алганын белергә) экспертизага җибәрергә тиеш. Моны бит, каядыр читтәге кеше түгел, ә банк хезмәткәре генә ала ала. Әти мәрхүм дә, тир түгеп җыйган акчалары әллә кемнәргә калыр, дип уйламагандыр. Минем акчалар салдыручы бәндәгә мөрәҗәгать итәсем килә. Кеше рәнҗешен, каргышын алып, рәхәт күрәм дип уйлыйсыңмы? Күпме кешенең кенәгәсеннән күпме акчалар салдырылгандыр. Моны бер Аллаһ та, урлаган бәндә генә беләдер. Шушы язмадан соң, бәлкем, дәвам итүчеләр дә табылыр.
Люция МУСИНА. Казан.

Комментарии