- 07.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин 72 яшьлек карт. Без җәй айларында Балык Бистәсе районындагы авылыбызда яшибез. Кышны Казанда кызыбызда үткәрәбез әбием белән. Моның сәбәбе бик күп. Безнең үзәк совхоз «Корноухово»да кечкенә генә больница бар иде, сугыштан соңгы елларда да гөрләп эшләп торды. СССР таркалып, демократия чоры башлангач, бу больницаны ябарга дигән карар бирделәр. Авыл халкы Мәскәүгә кадәр язып карады. Ләкин нәтиҗә булмады. Шулай итеп, без35 кмераклыктагы район больницасына йөрергә мәҗбүр. Юллар юк. Кышын кар күмеп китә. Совхозлар исән вакытта әле юлларны чистарталар иде, «Вамин»га бирелгән җирләребезнең тарихы нәкъ башка авыллардагыча. Бара торган атның башына суктылар да куйдылар. Булган барлык оешмалар ябылып, сүтелеп, таралып бетте. Бер мәктәп, балалар бакчасы, картлар йорты гына калды. Корноуховоның үзенә кадәр асфальт юл салынган, читтән карасаң, таралып беткән бер тавык кетәклегенә охшап калды. Яшьләр төрле җиргә чыгып, эшләп йөриләр.
Республикабызны хәзер кара халыклар басты. Авылларны, базарларны алар сатып алды. Алар ягына барып, татар, я булмаса, рус халкы нәрсә сатып ала алыр иде икән?!
Бу язманы укыгач, сәерсенеп торсагыз, килеп чыгыгыз. Безгә асфальт юл салынган. Хатта язылганнарны раслау өчен, авыл халкыннан сораша аласыз.
Сезгә зур ихтирам белән, Рамазан бабагыз МОРТАЗИН.

Комментарии