- 07.04.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №13 (5 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бу арада «ТНВ» телеканалыннан Татар эшмәкәрләре җыены турында тапшырулар карап, шатлык мизгелләре кичереп яшим. Уңганлыгы ташып торган егет-кызларыбызны күреп, минем кебек горурланучылар аз түгелдер. Эшләр болай барса, шәт, бетмәбез, дигән өмет уяна. Чәчәк атып утыручы Шыгырдан, Урта Әләзән, Сафаҗәй кебек эре татар авыллары Татарстаныбызда да барлыкка килер, бәлки. Әгәр милләт язмышына кагылышлы җыеннарга килүчеләрне чит төбәкләргә алып барып мактану егетлек түгеллеген тора-бара җитәкчеләребез аңласа. Бер күршемнең кызык итеп сөйләгәне хәтердә: авылдагы бер хөрәсәннең шәһәргә китеп урнашкан улы өйләнә. Билгеле инде, кодаларны алып кайтып йорт күрсәтү фарыз мондый очракта. Өй алай ук шыксыз түгел дә, ә абзар-кура ташка үлчим икән. Мал-туар да йолкыш карачкы хәлендә. Яшь кияү башлы икән, мәсьәләне тиз хәл итә: күршесенең ризалыгын алып, аның рәттән генә балкып утырган, маллары елкылдап торган абзарын кайткан кунакларга үзләренеке дип күрсәтә.
Киләчәккә якты өмет белән яшәүче әлеге зур татар авыллары бер яктан сокландыра. Икенче яктан уйландыра. Уйландырып кына калмый, кызыктыра да. Русия 30-40 ел эчендә ыргылып алга киткән күршесе Кытайның үсешен күрми калган кебек, без дә күрше өлкәләрдәге татар авылларының алгарышын сизми калганбыз бит. Югыйсә, бу юнәлештә эшләрлек мөмкинлегебез элек тә бар иде, хәзер дә бар. Әнә чит илләр технологияләре нигезендә төзелгән терлекчелек комплекслары, алардан кайтарылган нәселле терлекләр мул продукция биреп, безгә могҗиза күрсәтә. Шәп бит, дияр кайберәүләр, хаклы рәвештә. Шәбен шәп тә, йоклаганда аяк бармагы ботны кытыклар дип өйләнмәгән куркак буйдак шикелле, кысыр калдыра күрмик авылларыбызны. Авылда демографиянең начарлыгын, эш җитмәү нәтиҗәсендә яшьләрнең шәһәргә китүен, терлекчеләрнең җафа чигеп ерак араларга йөреп эшләвен күзаллап әйтәм боларны.
Әлеге Русия менталитетыннан арынып, татар авылларына эшмәкәрлек мөмкинлеге биргән республика һәм өлкә җитәкчеләренә рәсми рәвештә авыз тутырып рәхмәт әйтә белергә кирәк безгә. Эшкә дәрте булганнарга ирек бирүләре, комачауламаулары, иҗади рухларына юл ачып ярдәм иткәннәре өчен. Бигрәк тә хөсетлекләре һәм «өлешкә керү» комсызлыгы булмаган өчен. Шушы зур теманы шәрехләп, тагын да тирәнәйтеп язучылар булмый калмас әле дип өметләнәм.
Бу юнәлештә тирән анализ ясау вакыты инде җиткәндер. Җир пайларын тоткарлыксыз бүлеп биреп, массакүләм фермерлыкка юл ачмау зур хата булды, дип саныйм. Татарны җир милекчесе итү мөмкинлеге кулдан ычкындырылды. Әмма әле соң түгел. Мәскәүдәге профессорыбыз мәрхүм Әгъдәс ага Борһанов үзенең «Человек свободный» дигән мәшһүр китабында, шәхси милке булган ирекле кешеләр генә чын иҗатчы була, дигән. Һәм халкыбызның төп милли идеясе – татар милекчеләре сыйныфын барлыкка китерү булырга тиеш, дип язып калдырган. Фәкать шулар гына хәзерге вәзгыятьтә милләт проблемаларын уңай хәл итә алачак, дип гоманлаган. Гаиләсен мул яшәтерлек җир милке булган татар бервакытта да аны калдырып, бәхет эзләргә чыгып китми, дип өстисем килә. Әнә Тукай авылы кешеләре үз шәхси җирләре белән идарә итү хокукын мәхәлләгә тапшырган, инвесторга түгел. Ник бездә өйрәнелми бу үрнәк, шунысы гаҗәп. Менә нәрсәләр турында уйланып, милләткә ярашлы гамәлләр кылырга кирәк безгә. Татар халкының мөшкел хәле фонында без донор республика, Русия казнасына фәлән кадәр өлеш керттек, дип кәперәю мантыйкка һич туры килми. Үзебездә педуниверситетны җуеп, инде хәзер Уфага барып сокланып йөрүләр дә, шигыйлар кебек, үзеңне үзең камчылауга тиң чарасызлык булып тоела миңа.
Тарихтан билгеле: татар халкының баш бирмәс, гаяр өлеше җир җитмәүдән, үзәк хакимият белән җирле хакимнәр кысрыклаудан, дини чикләүләрдән гарык булып читкә чыгып киткән. Күргәнебезчә, андагы татарлар һәм башка халыклар белән кушылып, шактый уңышларга да ирешкәннәр. Шул исәптән Башкортстанда да, ди язучы Хисаметдин Исмәгыйлев.
Бәлки, халыкны милекче итү өчен, фермерлык белән беррәттән, район җирлегендәге барлык авыл хуҗалыгы оешмаларын (колхоз, совхоз, сөт һәм ит комбинатлары, икмәк кабул итү пунктлары) һәм төзелеш оешмасы белән райпо системасын берләштереп, һәр авыл кешесенең өлеше булган акционерлар агрофирмасы оештыру кирәк булгандыр... Әлбәттә, бәхәскә керерлек аерым зур тема.
Безнең районда алдынгы Муса Җәлил исемендәге колхозның (хәзер Теләче районында) рәисе Чыңгыз ага Хәлиловның, әгәр дөнья бетсә, ул Җәлил совхозыннан башлана, безгә соңрак киләчәк, дигәне хәтердә калган, артта калган бу хуҗалыкның хәле мөшкеллеген исәпкә алып. Аның фикеренә ияреп, болай барса, Татарстанда татарның бетүе ихтимал, ә менә Чувашиядә, Мордовиядә, Түбән Новгородта, Пензада, иншаллаһ, сакланып кына да калмас, яңа үсеш алыр дип өметләнәсе килә.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии