Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ачык хат

Бөек Ватан сугышы турында бик күп язалар, бик күп сөйлиләр. Ул вакыттагы кайгылы көннәр онытырлыкмыни. Әйе, әтиләр, абыйлар, апалар сугыш кырында, ә авылда карт-карчыклар, гарип-горабалар, сугышка яраксызлар колхоз кырында кояштан кояшка эшлиләр иде. Ватан сугышы алдыннан һәм сугыш елларында туганнарга да тик кенә өйдә утырырга туры килмәде. Колхоз, совхоз эшенә, кырда эшләргә ярамасак та, салкын өйләрдә үзебездән кечкенә эне-сеңелләрне карауда булыштык. Ачлыкта-ялангачлыкта патша да җиңә алмаган балаларны карадык. Мескен балалар салкыннан, ачлыктан еш елыйлар иде. Ашарга булмагач, ирексездән, бармакларын каптыра идек. Алай да булмаса, иякләрне суырта идек. Ә җәй көннәрендә без, 6-7 яшьлек балалар, кулдан ясалган «уфалла» арбасы белән кырга имезергә алып бара идек.

Ватан сугышы беткәч, 9-10 яшьтән колхоз эшенә йөри башладык. Көтү көтү, плугар, кырда чүп утау һәм башка эшләр кул көче белән иде. Эш стажларыбыз 30, 40, 45 ел шулай булуга карамастан, ветеран таныклыгы да юк, пенсияләребез дә 7-10 мең генә. 1945нче елда туган кеше дә 70 яшен тутырды. Ил башлыклары безнең турыда да уйласыннар иде. Ул чорда үскән-эшләгәннәргә бер тоткарлыксыз хезмәт ветераны таныклыгы һәм ВТК аркылы (группа) пенсия бирергә дә буладыр инде, үтенеп әйтүем. Артистлар сәхнәдә берничә ел чыгып селкенсәләр, аларга атказанган, халык артисты һәм башка мактаулы исемнәр бирелә. Спортта катнашканнар да зурдан-зур бүләкләр һәм мактаулы исемнәр ала.

Илһам ХАТЫЙПОВ.

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ачык хат, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии