- 07.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»тә (2016, №3 (20 гыйнвар) безнең Арча районының Яңа Кенәр авылындагы күңелле хәлләр турында журналист Рәмис Латыйповның «Урамнар концерт куйды» дигән күләмле генә бик матур язмасы дөнья күрде. 2016нчы елга аяк бассак та, үзем шунда янып-көеп эшләп йөргән кеше буларак, тагын бер кат үзебезнең Кенәрдәге мәдәният хәлләрен сөйлисем килә.
2015нче елның 1нче апреленнән Яңа Кенәр мәдәният йорты җитәкчесе булып Алмаз Фәйзрахманов эшли башлады. Алда иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Җиңүнең 70 еллыгын каршылау иде. Бу бәйрәмне оешкан төстә зур әзерлек белән уздыруга җирле үзидарә, мәдәният йорты, ветераннар советы җаваплы иде. Яңа куелган мәдәният җитәкчесе шул көннән башлап җиң сызганып эшкә кереште. Апрель аенда мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш чоры балалары белән очрашулар булды. Һәр очрашу концерт программалары белән үрелеп барды. Мәдәният йортында 6нчы май көнне зур концерт, 8ендә митинг, 9нчы майда Арча радиосы аша 20 минутлык тапшыру, котлау булды. Болар барысы да Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары өчен оештырылган мәдәни чаралар иде.
Яңа Кенәр авылында 8 сугыш ветераны һәм 73 тыл ветераны яши. Аларның барысына да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы юбилей медальләре, бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасына килә алмаганнарының өйләренә барып, Казан шәһәрендә улларында, кызларында яшәүче 7 ветеранга Казанга барып медаль, бүләкләр тапшырылды. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәрдән үк тәртәгә җигелеп тарткан өлкәннәрнең хезмәтен игътибардан читтә калдырмау – һәркемнең изге максаты дип уйлыйм мин.
Июнь ае башында мәдәният йорты, үзидарә Сабантуйны матур итеп үткәрде. Яңа Кенәр авылы Сабан туе Арча шәһәре белән бер үк көнне үткәрелә. Мәдәният йорты үзешчәннәре мәйдан уртасында чыгыш ясаса, авыл клублары мәйдан кырыенда аерым ясаган сәхнәләрдә концерт бирделәр. Июнь ае ахырында балалар өчен кичке Сабантуй үткәрелде. Күрше авыллардан да киләләр. Халык аны бик яратып карый.
Җәй көне дә мәдәният йортында төрле чаралар үтте.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Бу көннәрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар оештырыла. Безнең Яңа Кенәр авылында 637 пенсионер яши. 211 пенсионерның лаеклы ялга чыккан эш урыннары юк. Аларга читтән күчеп кайтучылар, эшләгән оешмалары беткән, ябылган пенсионерлар керә. Бу бик кызганыч. Мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык пенсионерларга 1нче октябрь көненә чакыру билеты таратып чыкты. Ул көнне зур концерт булды. Зал өлкәннәр белән тулы иде. Концерт беткәч тә, таралышмыйча сөйләшеп утырдылар. Бер-берсен бик сагынганнар. 6нчы октябрь көнне мәдәният йортында өлкәннәргә «Җидегән чишмә» Арча халык театры спектакль күрсәтте. Тамаша көчле алкышлар белән үтте.
Эшләп килгән оешмалар үзләренең мөмкинлекләренә карап, үз пенсионерларын бүләкләде. Беркем дә бүләксез калмады. Мәдәният йортында истәлекле даталар, бәйрәмнәрдә төрле чаралар үткәрелеп барыла. Мәдәният йорты үзешчәннәре Кенәрдәге инвалидларны тернәкләндерү үзәге «Өмет»тә дә еш концерт куялар. Анда дәваланучылар бик көтеп каршы ала, рәхмәтләр укып калалар.
Бүгенге көндә дә мәдәният йорты гөж килеп тора. Урам концертлары башланды. Яңа Кенәр авылы – элеккеге район үзәге. Зур авыл, 854 хуҗалык, 2786 кеше яши. 21 урам бар. Урамнар алтыга бүленеп, һәр ай саен концерт куя. Халык бик теләп катнаша. Яңа талантлар ачыклана. Күчеп кайтканнар, күптән килен булып килгәннәр сәхнәгә чыга. Мәдәният җитәкчесе Алмаз Фәйзрахмановка Арча район мәдәният идарәсенең дә ярдәме бик зур. Күрше авыл кызы , 26 елдан артык мәдәнияткә хезмәт иткән Арча район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифзянованың Яңа Кенәр мәдәният йортына керткән хезмәте аеруча зур. Репетицияләр вакытында биергә, җырларга, спектакльдән өзекләр уйнарга, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтә. Сәхнә өчен костюмнар сайларга булыша. Иртә-кич дип тормый хәлне сорашып, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер тора. Гөлназ: «Кенәр мәдәният йортының элекке данын кайтарырга тырышам. Кенәр үзешчәннәре заманында Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясаган», – ди. Мәдәният йортында башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. Зур авыл булганлыктан, Казан артистлары да еш килә.
Районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов шулай ук мәдәният йорты эшчәнлеге белән кызыксынып тора. Һәрвакыт ярдәм кулы сузачагына әзер булуын әйтә. Соңгы килүендә мәдәният йортының барлык бүлмәләрен карап чыкты, заманча яңа пластик ишекләр ясатырга кирәклеген әйтте. Иң куанычлысы – Яңа Кенәр мәдәният йортына ярты гына штатка булса да баянчы штаты бирергә тырышачагына өметләндерде. Менә Арча мәдәният идарәсендә нинди итагатьле, күңелдә җылы хисләр уята, эшләргә дәрт бирә торган җитәкчеләр эшли.
Район җитәкчеләренең булышлыгын, ярдәмен тоеп, Кенәр мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Фәйзрахмановка эшләргә дә эшләргә. Әлеге җаваплы эшендә уңышлар телибез.
Габделбәр САБИРОВ.
Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Комментарии