- 06.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховка
Копиясе: Татарстан җитәкчеләренә һәм Дәүләт советы депутатларына
Быел сентябрь аенда Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә барлык фәннәр дә татарча укытыла торган 1нче сыйныфка әзерләү курсларында 5нче санлы ачылган төркемдә психология дәресенең укытучы тарафыннан урысча алып барылуы турында язып (13.10.2014 ел), төрле хакимият структураларына җибәргән идем. Ул хат Мәгариф министрлыгыннан 2нче гимназиягә төшерелде.
Шуңа карамастан 24нче октябрь көнне балаларның атнага бер уза торган чираттагы дәресендә психология фәне кабат урыс телендә барган. Югыйсә, аннан элекке атнада гимназия завучы: «Психолог дәресләр алып барудан баш тартты, татарча укыта белә торганны эзләп карарбыз», – дигән иде.
Дөрес, ул психологтан соңгы вакытта татарча әйткән сүзләр дә чыга башлады. Әйтик, 24е көнне балаларны татарча әйтеп каршы алды. Әмма шуннан ары әлегә бернинди алга китеш юк. Мин аның фамилиясен дә белмим, үзеннән сорап караган идем, әйтми. Балалар аны Гульназ Флюсовна дип йөртә. Исемен урысча әйтергә өйрәтеп, татарның апа, абый кебек матур сүзләре балачактан ук кулланыштан төшеп кала, традицияләр менә шулай юкка чыга да инде.
Әле күптән түгел Мәгариф министрлыгыннан хат та алган идем. Анда: «Чаллы шәһәр башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча… татар төркемендә (5нче номерлы) мәктәпкә әзерлек тулысынча татар телендә алып барыла», – дип язылган иде. Димәк, министрлыкка тагы да ялган мәгълүмат язып җибәргәннәр. Ә бит ул психология дәресе атна саен диярлек керә. Шуның аркасында кайбер көннәрне балалар өч дәреснең берсендә генә татарча укып кайталар. Соңгы ун елда татар мәктәпләрендә урыс телендә белем бирү шуны күрсәтте: балалар татарча фикерләми, сөйләшми, укымый. Татар теле дәресләре генә укыту туган телне саклау проблемасын бөтенләй хәл итми.
Быел 300 мең тирәсе татар яшәгән Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә татарча укытылырга тиешле әзерлек курсларында бердәнбер татар төркеме ачылган иде. Анысында да урысча укыталар, тиешле чаралар һаман күрелми.
Хөрмәтле Энгель әфәнде! Өстә язылган проблема, мөгаен, 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова дәрәҗәсендә дә хәл ителер иде. Ни дисәң дә, ул татарча укыту яклы. Әмма гимназиядә ул шундыйлардан бердәнбер, ахрысы…
Аннан алда да, хәзер дә барысын тәфсилләп Сезгә язуымның һәм башка дәүләт структураларына да җибәрүемнең сәбәбе: татарча укыту проблемасының бик тирәнгә кергәнен күрсәтәсем килә. Булган әйберне юкка чыгару гына җиңел бит ул.
Ә хәзер менә татарча укыта торган әзерлек төркеме ачуга каршы нинди генә сүзләр ишетмәдем. Турыдан-туры да, кешеләр аша да. Берсен генә тагын монда китерәм. Әйтик, бу гимназиягә без киләсе уку елына татарча укырга теләүче 25 бала табып бирә алмасак, сыйныфны ачтырмаячаклар икән. Ә бит укытучылар коллективы тиешле дәрәҗәдә эш алып барса, монда балалар туплап, татар класслары ачуның бернинди проблемасы юк. Әмма алар тарафыннан татар классы түгел, әзерлек курсларында татар төркеме ачуга да каршы пропаганда алып барылды.
Ярый әле, бүгенге көндә безгә Казаннан ярдәм бар. Әмма шәһәрләрдә татарча укыта торган мәктәпләр булмаса, якын киләчәктә Татарстан Президентын, Дәүләт Советы Рәисен һәм мәгариф министрын урыс теллеләр алыштыра башлаячак. Ә алар инде татар телен бөтенләй юкка чыгарачак. Татарча сөйләшкән татар да калмас…
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.
Чаллы шәһәре.
Комментарии