- 06.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №39 (4 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
88 яшьлек композитор, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев шушы көннәрдә халкына рухи бүләк ясады: Татарстан китап нәшриятында аның «Моң чишмәсе» исемле яңа китабы 1000 данә тираж белән басылып чыкты.
Китапка кереш сүзне РФ һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Русия һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Кәлимуллин язган. Шуннан бер өзек: «Уйнагыз, гармуннар!» җырын ишетмәгән кеше бик сирәктер. Бу җыр 1986нчы елдан башлап Казанда һәр ел саен уздырыла торган республикакүләм гармунчылар фестиваленең дә исеме булып тора, һәм ул Ә. Шәрәфиевкә республикада гына түгел, Русиядә, хәтта чит илләрдә дә танылу китерде.
Китапның музыкаль мөхәррире – күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Риф Гатауллин. Аның җыентыкка кертелгән язмасының исеме китап исеме дә булып тора. 200 биттән арткан әлеге ноталы басмада балалар һәм хор өчен җырлар, камера һәм симфоник музыка, композиторның тормышы һәм иҗаты турында төрле елларда матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр, фоторәсемнәр туплап бирелгән.
Өлкән композитор яңа иҗат җимешен республикабыз Композиторлар берлегенә, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталары, «Сәхнә» журналы, «Тәртип» радиосы редакцияләренә, «Аксу» студиясенә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьевка, Сарманда яшәүче шагыйрь Дамир Гарифуллинга, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга, авылдашлары – Урсай авыл советы депутаты, эшмәкәр Айрат Хафизовка, РФның гомуми белем бирү почётлы хезмәткәре булган укучысы Мәдинә Гариповаларга бүләк итеп өлгерде. «Миңа бәхетле картлык насыйп булды», – ди Әнвәр ага шатлыгы белән уртаклашып. Сүз уңаеннан, композиторның туган авылы Урсай быел үзенең 325 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Республикабызда игълан ителгән «2023 ел – милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» программасы кысаларында 15нче сентябрьдә башкалабыз Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда Азнакай районы «Чатыртау кунак җыя» бәйрәме үтте. Әнвәр ага Шәрәфиевның әле генә «табадан төшкән» өр-яңа китабы да бу чараларда якташлары күңеленә хуш килде һәм бәйрәм эчтәлеген тагын да баетты, дип ышанам.
Китапны төзүче, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Азнакай шәһәре
Комментарии