Шәһитләргә һәйкәл булырмы?

Шәһитләргә һәйкәл булырмы?

Урыс елъязмаларында язылганча, 1552нче елны – Казан җиңелгәненең икенче көнендә һәлак булган барча урыс сугышчыларын Казансу буенда туганнар каберлегендә хөрмәтләп җирлиләр. Якындагы тау битендәрәк монастырь төзелеп, Явыз Иван аның монахларына һәлак булучылар рухына мәңге дога кылырга куша. Агачтан төзелгән бу монастырьны һәр яз су баса торган була. Шуңа аны соңрак «Җылан тавы»на (Зилантова гора) күчереп салалар һәм ул бүген дә шунда үз эшен дәвам итә. Ә урыс сугышчылары каберлеге өстенә дога кылу урыны, часовня төзиләр. 1823нче елны ул часовня урынына храм, чиркәү төзетелә. 2001нче елдан ул чиркәү буларак эшен яңартып җибәрә, 2004нче елны Русия православ чиркәве кул астына күчә.

«Элек аның кыегында «В память победе над татарами 1552» дигән язу эленгән, ә керү юлында Явыз Иван белән император Александр I портретлары ясалган булган. Язу һәм сурәтләр безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган», – дип язалар матбугат чаралары.

Казанны яклап сугышкан газиз бабаларыбыз истәлеген без үзебез ничек саклыйбыз, шул турыда язып үтик. Әйе, газиз бабаларыбыз алар безнең! Бүгенге татарның һәрберсенең нәсел башына бәйләнгән бу дәһшәтле еллар! «Тарихын белмәгәннең, киләчәге юк!» дигән сүзләр дә һәркемгә мәгълүм.

Патша Русиясе чорында, әлбәттә, «Хәтер көне»н үткәрү чарасы башка да килә алмагандыр. Әмма татар зыялылары юк-юкта мәчетләрдә искә алганнардыр. Аннан соңгы Совет чорында, яңа тормыш төзү елларында (инкыйлап чоры, гражданнар сугышы, зур төзелешләр вакыты, фашистлар белән канлы сугышлар, тагын тырмашып зур төзелешләргә тотыну, аз гына җиңел сулыш ала башлау белән тагын кирегә тәгәрәү еллары…) ул датаны искә төшерергә вакыт та булмый. СССР таркатылгач татарларга да кабаттан дәүләтчелек төзү мөмкинлеге күренә. 1989нчы елдан 15нче октябрь – Хәтер көне ТИҮ башлавында милли традициягә әверелә. Бу табигый да, татар дәүләтчелеген торгызу турында сүз барганда, аның башлангычы булган дәүләтчелекне искә алмый мөмкин түгел!

«Азатлык»та язылган бер комментарийны мисалга китерим әле: «Ватанны саклаучылар һәйкәлен Кремльнең Спас манарасы белән янәшә (стадион ягы) стенаның эчке ягындагы уемтыклы җиренә кертеп, бер-берсенә йөзен каплатып яткырып куйганнар. «Монда һәйкәл булачак» дигән игълан-плакат та шунда капланган килеш тора. ФСБ эше түгел, Кремльдәге татар түрәләренең куркаклыгы бу. Үзләре, һәйкәл куябыз, дип карар кабул иттеләр дә, кулларыннан эш килмәгәч, халык тарафыннан куелыр, дип куркалар ». (Ф.Б. (Чаллы) 11.10.2009 20:17) Бу – 2009нчы елны Татар иҗтимагый үзәге истәлек монументы макетын куйганнан соң, аның юк ителүе уңаеннан язылган.

Галишан әфәнде Нуриәхмәт әйтүенчә: «1999нчы елның 26нчы февралендә Татарстанның Министрлар Кабинеты 93нче номер белән «2002нче елда Казанны басып алу вакыйгасына 450 тулу уңаеннан һәйкәл урнаштырылырга тиеш» дигән карар чыгарды. Бу эш Татарстанның Мәдәният министрлыгына йөкләнде. Әмма карар булса да, бу эш башкарылмады. Дөрес, мәдәният министры һәйкәл эскизы әзерләнә, бәйге булды, дип тә әйтте. Ул вакыттагы мәдәният министры Зилә Вәлиева: «Һәйкәлгә дигән алсу төстәге мәрмәр таш Испаниядән кайтарылды, шарда гарәп хәрефләре белән куфи стилендә «Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши» дигән гыйбарә каеп язылган », – дигән сүзләр дә әйтте. Әмма шуның белән шул» («Азатлык»16.08.2019 ел)

Изображение удалено.Шуның белән шул, менә инде быел, август ахырында – зур җыеннар алдыннан, Казан Кирмәне астындагы «Бу урында 1552нче елда Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелачак» диеп язылган мескен ташны да юк иткәннәр! «Кремльдәге татар түрәләренең куркаклыгы бу», димичә, ни әйтеп була соң???

Зилә ХӘМИТОВА,

Аксубай районы

Комментарии