Күңелгә рәхәтлек, тәнгә сихәт бирүче йорт

«Өлкән кеше өчен игътибардан һәм җылы сүздән дә кадерлерәк нәрсә бар?» Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан «Мәрхәмәтлек» тернәкләндерү үзәгендә ял итеп дәваланучыларның әйткән сүзләре күңелемне кузгатты. Чынлап та, якты йөз, ягымлы караш, күңелгә үтеп керүче сүзләр белән каршы алалар бу үзәктә. Биредә эшләүчеләр йомшак мөгамәлә, тәмле телләре, оста куллары белән дә дәвалый.

Тарих битләренә күз салыйк әле. Инвалидларның «Өмет» тернәкләндерү үзәге Яңа Кырлайдан Яңа Кенәр авылына күчте. 2008нче елдан эшләп килә. Ул участок шифаханәсенең бер катын били. Җитәкчесе – тирә-юньдә дан казанган атаклы табиб-хирург Дамир Сафин. Ул үз янына әйбәт коллектив туплаган. Дәвалаучы табибә Венера Һадиевна (хәзер мәрхүмә) бик игътибарлы, тәҗрибәле табиб иде. Ул дәваланучыларның сәламәтлеген һәркөнне күзәтеп торды.

Үзәк ачылган көненнән бирле матур гына эшләп килә. Баш шәфкать туташы Лилия Хурамшина, шәфкать туташлары Сәрия Әхмәтҗанова, Ләйсән Шәрипова, Рәшидә Рәхимова, Гөлйөзем Хәйруллина, Роза Исмәгыйлевалар эшләрен бик тә намус белән башкаручылар. Үз вакыты белән кадрлар алмашына. Өлкән шәфкать туташлары булып Роза Шәфикова, Зөһрә Гайнуллиналар да эшләде. Бүген әлеге постта Гүзәл Садыйкова. Үзәкнең директоры Ирек Исмәгыйлев, дәвалаучы табибә булып Резеда Төхфәтуллина, Рафия Аксаковалар эшләде. Хәзер «Мәрхәмәтлек» үзәгенең Яңа Кенәр бүлекчәсен Фәрдия Гарифуллина җитәкли.

Бина бик матур урында, ишегаллары иркен, ял итү өчен җайлы итеп ясалган. Чәчәк-куаклар үстерү өчен дә урын җитәрлек. Коесы, фонтаны, учак ягып аш пешерү урыннарына кадәр бар. Бинаның арткы ягында парк, болынлык һәм бүрәнәләрдән салынган беседка. Монысы Яңа Кенәр егете Дамир Каюмов бүләге, аңа зур рәхмәт!

Үзәктә берьюлы 30 кеше дәвалана ала. 4 кешелек бүлмәләр дә, парлылар өчен булганнары да бар. Җылы бәдрәф, душ, массаж, ЛФК, физиотерапия, ароматорепия, хезмәт бүлмәсе, ял итү өчен коридорга куелган йомшак диваннар – бар дә дәваланучылар өчен. Монда җылы, якты, рәхәт, уңайлы, матур. Үзәкнең шифаханә бинасында булуы да бик ипле. Рентген, ЭКГ, УЗИ ясатырга була

Үзем дә 2008-2012нче елларда биредә хезмәт терапиясе һәм сәнгать өлкәсендә эшләп киткәнгә, монда барысы да якын, үз миңа. Үзәкнең эшчәнлеге яктыртылган «Безнең тормыш» дигән стенд янында озак кына басып тордым. «Берәүгә дә кирәкмибез, дип, түгелмәсен яшегез. Җирдә без бар, ярты җанны сезгә биреп яшибез!» – дигән сүзләр мине тетрәндерде. Тәрбиячесен югалткан, сыңар канат белән ялгыз яшәүчеләр, авырып, күңел төшенкелегенә бирелгәннәр өчен менә дигән урын бу. Биредә эшләүчеләр бар күңелләрен биреп, яратып үти вазыйфаларын. Бүлек мөдире Фәрдия Нурислам кызы бик таләпчән, тырыш хезмәткәр.

Бирегә республикабызның төрле районнарыннан, хәтта Чистай, Әлмәт, Казан, Зәй, Чаллы, Яшел Үзәннән дә киләләр икән. Аннары бик ошатып, рәхмәтләр әйтеп кайтып китәләр. Әйе, биредә гади, үзебезчә, зур санаторийлардагы шикелле шифалы ванналар, балчык белән дәвалау да, бассейннар да юк. Әмма өлкәннәр өчен барысы да җитәрлек. Үзем дә биредә ял итүчеләрнең фикерләрен сораштым.

Әлфинур Садыйкова үзе дә Яңа Кенәрдән, пенсиядәге укытучы. «Биредә чын шәфкать туташлары эшли, – ди ул. – Үзләре ягымлы, куллары җитез. Рәхмәтебез чиксез».

Диләфкәр Рамазанова Төбәк Чокырчадан. «Беренче тапкыр килүем, – ди. – Бик яхшы каршыладылар, яраттым, тагын киләм».

Габделбәр Хәсәнов Бирәзәбаштан, үзәкнең эшеннән шулай ук канәгать. «Узган ел да бер булдым. Эшләп кенә торсын, яба гына күрмәсеннәр», – дип тели.

Равил Әхмәтҗанов Арчаның үзеннән. «Безнең өчен барлык шартлар да булдырылган. Чын санаторий кебек. Җитәкчеләргә зур рәхмәт», – ди.

Рәшит Шәрәфетдинов: «Мәмсә авылыннан килдек. Санаторийларда да булган бар, ләкин монда бөтенләй башка. Тәртип бик яхшы куелган. Безнең кебекләр өчен бик тә кирәк бу үзәк», – дип, рәхмәт белдерә.

Арча шәһәреннән Дилбәр Гәрәеваның инде өченче тапкыр килүе. Ашау-эчү дә бик сыйфатлы, гел төрләндереп кенә торалар, ди ул.

«Ә без ирем Нурмөхәммәт белән Лаештан килдек, – ди Альбина Гайнуллина. – Ирем инсульт кичерде. Бик күп дәвалау учреждениеләрендә булдык, ләкин берсен дә моның белән чагыштырырлык түгел. Иремнең беркөн теше сызлады. Теш табибы ялда булганга, Әтнәгә кадәр алып барып дәвалатып кайттылар. Инсулинны онытып килгәнбез. Шәфкать туташы Тәнзилә Вәлиева үзе Казанга барып юллама алып кайтты. Рәхмәт дими, ни дисең».

Әйе, фикерләр күп, ләкин һәммәсенең дә уе бер, барысы да рәхмәт хисләре белдерә.

Хезмәткәрләр составы үзгәреп торса да, эш процессы нәкъ шундый. Рафилә Мифтахетдинова, Гөлйөзем Фалҗановалар инде монда шәфкать туташы булып 2008нче елдан бирле эшли. Тәнзилә Вәлиева, Энҗе Фәйзрахманова, Миләүшә Салихова, Наилә Шәрипова, Светлана Ильвина, Рима Кашшаповаларның эшләрен ничек күрмисең дә, ничек бәяләмисең.

Үзәктә мәдәният эшләре дә гөрләп бара. Төрле очрашулар, концертлар оештырыла. Элек эшләп киткән Вәис Габдрахманов, Рәмзия Гайфуллиналарны да сагынып искә алалар. Хәзер бу эшне яшь белгеч Алсу Сәмигуллина алып бара. Үзе җырчы, биюче, баянда, аккордеонда уйный.

Үзәктәге чисталык-пөхтәлек сестра-хозяйка Фәридә Вәлиева, Бәрия Зәйнуллина, Алсу Шакирова, Надия Йосыпованың тырышлыгы нәтиҗәсе. Тынычлыкны исә вахтер Гөлфирә Гатиятуллина саклый. Ишегалларындагы тәртип өчен Җәмил Гыйматдинов җаваплы. Әйе, тырыш кешеләр эшли биредә.

Бүлек мөдире Фәрдия Гарифуллина белән дә әңгәмә корып алдым. «Максатым – коллективны таркатмыйча, кеше канәгать калырлык итеп эшләү, яшәү шартларын тагын да яхшырту. Кайбер бүлмәләрне үз көчебез белән яңарттык. Зур ремонт булырга тора, программага кертелде. Моның өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтлемен. Үзебез өчен түгел, өлкәннәр өчен тырышабыз. Кызганыч, спонсорыбыз юк, медицина җиһазларын алыштырасы бар. Кедр мичкәләре, тоз бүлмәләре турында хыялланабыз. Барысы да акчага барып төртелә. Арттагы паркны зурайтып, кечкенә генә күл ясап, ял итү урыны булдырасы килә. Моңарчы килүчеләр бик канәгать булып киттеләр, тагын да уңайлыклар булса, күбрәк кешегә хезмәт күрсәтер идек», – ди ул.

«Мәрхәмәтлек» үзәгендәге проблемалар чишелмичә калмас. Бу дөньяда игелекле кешеләр бетмәгәндер дип беләм. Барысы да гади халык өчен бит. Алар арасында сугыш һәм тыл ветераннары, хезмәт кешеләре, инвалидлар бар.

Килегез «Мәрхәмәтлек» үзәгенең Яңа Кенәр авылындагы бүлекчәсенә, ял итеп, дәваланып, үз күзләрегез белән күреп китәрсез.

Рузалия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Арча районы, Ташкичү җирле үзидарәсенең ветераннар советы рәисе

Комментарии