Чирләр элек тә бар иде, болай ук кыланмадылар гына

Чирләр элек тә бар иде, болай ук кыланмадылар гына

Хәзер чыкты инде әллә нинди чирләр. Минемчә, ул ковидны да кешеләр уйлап чыгарды. Хәзер бөтен кеше дә битлектән йөрергә мәҗбүр. Битлегең булмаса, зур күләмдә штрафлар түләттерәләр. Монысы Русиядә тагын бер төрле акча эшләү ысулы. Газеталарда мәчеләрдә-этләрдә дә әлеге вирус табылуын язалар. Аның вирусы да кемгәдер йога, кемгәдер юк. Анысы да әллә кешеләрне аралап кына йога микән?

Без сулый торган һавада да бик күп төрле вируслар, бактерияләр бар. Гриппның да нинди генә төре юк. Хәзер коронавирус белән куркыталар, аңарчы «Эбола», «Африка чумасы», «дуңгыз гриппы» диделәр.

Мин 46 ел колхозда эшләдем. Шул дәвердә ике тапкыр ящур, дуңгызларда рожа, бер тапкыр туберкулез чире, бруцеллез чирләре булды. Ящур вакытында ишекнең эчке-тышка ягына дизенфекцион маталар ясап, аңа пычкы чүбе, салам тутырдык да, өстенә көл, шлак, мазут сибеп шулар өстеннән йөрдек. Бер дә битлек кияргә димәделәр, авырган кеше дә булмады. Ящур вакытында маллар бераз гына үлгәләде. Ә туберкулезлы малларны бетереп, тирес-туфракны 60-70 см кырдырып, басуга өеп куйдылар. Аннары шуны 1-1,5 ел дәвамында басуларга таратып бетерделәр. Берничә елдан бруцеллез чире чыкты. Сыер-атларның муен өстенә, сыртына чуан шикелле зур шеш чыгып, гел үлекләп торыр иде. Ул чир 3-4 елга барды. Малларны суеп, итен ашарга ярады. Шешле урыны кисеп, җиргә күмелде. Болар бар да йогышлы чирләр булса да, без бернинди битлек тә, перчатка да киеп йөрмәдек. Нинди эш киемнәреннән булсак, шулар белән эшләдек.

15-20 еллап инде без утырткан яшелчә, җиләк-җимеш җәй уртасында ук саргаеп, карала башлый. Яздан көзгәчә өстебезгә нитратлы яңгырлар ява. Башта басуларга ашлык үссен өчен ашлама, гербицид, агу тутыралар. Аннары алар һавага күтәрелеп, яңгыр булып бөтен яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ява. Яңгыр белән яугач, агачларга, үсемлекләргә битлек кидереп саклап калып булмый бит. Болар – кеше факторы, кешеләр үзләре табигатьнең дошманы дияр идем. Кеше аркасында химияле яңгырлар бөтен табигатьне юкка чыгара. Менә монысы нинди «вирус» икән? Безнең Татарстан «химияле вирус бомбасы» астында утыра. Күп чирләрнең сәбәбе агулы судан, агулы һавадан, агулы җирдән эзләргә кирәктер.

Әле тагын «кош гриппы» дигәне бар. Узган ел никадәр кош-кортны әрәм иттеләр. Анысын киек кошлар тарата дип фаразлыйлар. Ләкин алары көз көне исән-имин генә җылы якларга очып киттеләр. Үлгән кош-корт күргән кешеләр юк. Сорау туа, ни өчен каргалар, чәүкә, козгын, саесканнарга йокмады икән соң бу грипп? Ни өчен хуҗалыклардагы исән калган кош-кортны тереләй яндырдылар? Аларны дә берәр төрле юл белән дәвалап булмый идемени?

Ул вирусларга каршы дару уйлап табалар, ә каян чыкканын өйрәнүче юк. Каян чыга икән соң алар? Алдагы көннәрдә аның тагын ниндиләрен уйлап табарлар? Дөньяларның рәте китте. Алга таба яхшыга барыр кебек күренми дә.

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Татар Шураны авылы 

Комментарии