- 06.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Заманында антлар биреп бер партиягә кергән кешеләр үзләренә файдалырак булган икенче партиягә кереп чумдылар. Халыкны алдап рәхәт яшәүчеләр күбәйде, алар бер-беренә терәк булып, халыктан «сакланып», үзләрен кайгырта торган законнар эшләп, типтереп яши бирәләр. Илдәге эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек үсү аларны әллә ни борчымый. Илдәге уртача хезмәт хакы турында күңел болгаткыч саннар китерәләр. Миллиардерлар саны белән без рекорд куйдык, халык байлыгы әнә шулар кулына шуышып бетте.
Гаделлек өчен көрәшүчеләрне төрлечә кысалар. Фәүзия Бәйрәмова моңа бик ачык мисал булып тора. Халык өчен җан атып торган батыр милләттәшебезгә җинаятьче ярлыгы таксыннар әле! Нишләп әле олы урыннар биләгән Минтимер Шәймиев кебек ир-егетләребез милләтебезнең асыл затларын яклап чыкмыйлар? Тарихның гадел бәясе бүгенге көн белән генә бетми бит ул.
Татарстанда түрәләр элеватордагы 53 мең тонна ашлыкны да урлый ала, тыюлыктагы пошиларны да аулый, саный китсәң, алар өчен аерым закон микәнни диярсең?!
Безнең Азнакайда яшьләргә эш табуы бик авыр. Бу нидән шулай соң? Минемчә, без сайлаган депутатлар әллә нинди яңа законнар чыгарып, эш урыннарын юк итәләр, оешмалар ябыла. Ликвидация, банкротлык, оптимизация һ.б. шундый халыкка аңлаешсыз сәясәт алып барыла. Азнакайда нефтьчеләрнең бораулау эшләре идарәсе карамагында кечкенә заводны хәтерләткән БПО (база производственного обслуживания) оешмасы бар иде. Ул ябылды, көченнән килгәннәр 60-70 чакрым ераклыкка китеп, эшкә йөри башлады. Берничә ел элек район башлыгы итеп нефть тармагында эшләп танылган кешене куйганнар иде, югыйсә.
Хәзерге медицина хезмәте күрсәтү тәртипләре дә халыкка уңай түгел. Быел апрель аенда төнге вакытта миңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырырга туры килде, кан басымым күтәрелгән иде. Өйдә калдыра алмыйбыз, диеп, мине үзләре белән алып киттеләр һәм хастаханәдә калдырдылар. Ашыгыч ярдәм күрсәтүләре өчен күңелем булды. Әмма кизү торучы табиб Джанзаков миңа көндез сәгать 11дә килерсең, дип киңәш бирде дә күздән югалды. Мин хәлсез килеш иртәнге 8гә кадәр кабул итү бүлмәсендә эш сәгатьләре башланганны көтеп утырдым. Аннан мине кардиология бүлегенә урнаштырдылар. 9 көн яттым, дәваландым дисәң, арттыру булыр. Пенсионерларны дәваласаң, илнең байлыгы кими дип куркалар микән әллә?
Фәндәс ГӘРӘЕВ, хезмәт ветераны.
Азнакай шәһәре, Солтанов урамы.

Комментарии