- 06.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Кадерле маэмайлар» дигән язманы укыгач («БГ», 30 март 2011), аптырадым да, шаккаттым да. Күңелем сызлануга түзә алмыйча, хат язарга утырдым. Бай да соң илебез, этләргә 15 миллион сум тотарга җыенгач.
Күз алдымда бер вакыйга тора. Шулай иртән чүп түгәргә чыксам, анда бер ир-ат актарына. Бер пакетны табып ачты да нидер алып ашыга-ашыга ашый да башлады. Мин үземне ниндидер җинаять эшләгән кебек хис иттем. Кызганыч та, җирәнгеч тә иде бу ир-ат. Күңелемә: «Бу ир дә бит – кемнеңдер газиз баласы, ә, бәлки, кемнеңдер әтисе, ире булгандыр. Кайчандыр кайтып йокларга өе, ашарына азыгы, эшләренә эше булгандыр» – дигән уй килде. Юк, мин ул кешене гаепләргә җыенмыйм, чөнки хәзерге заманда андый хәлгә бик тиз төшәргә мөмкин. Аның өчен җирлекләр җитәрлек: кризис, эшсезлек, акчасызлык, беркемгә кирәгең калмау. Шул ук бомжлар янында, өерләре белән балаларны куркытып, этләр йөри. Менә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң камил итеп яратылган җан иясе эт тормышында яши. Аларга ярдәм итәргә атлыгып торучы инвесторлар юк, ә менә этләргә европача тормыш вәгъдә итәләр. Кешеләргә азмы-күпме кадер булса, яхшырак булмас иде микән?! Бомжларның торыр җире, документы (я урлаткан, я югалткан) юк. Шуларга барак тибындагы бер яшәү урыны төзеп булмый микәнни? Инде инвесторларның аларга ярдәм итәселәре килмәсә, бәлки, интегеп чирләп ятучы балаларга ярдәм итсеннәр.
Телевизордан яңалыклар карый башласаң да, газеталар укысаң да, шул балалар өчен йөрәк сыкрый. 15 миллион акчаны шул балаларга бүлеп бирсәң, күпмесе терелер иде.
«Балалар – безнең киләчәгебез» – дип әйтергә яратабыз бит. Шул акчага бассейннарга, боз сарайларына балалар бушлай йөрсә, алар кая барып бәрелергә белми йөрмәсләр иде.
Ә күпме сәләтле бала хоккейга йөрисе килеп тә йөри алмый. Аларга, ким дигәндә, 10-15 меңлек инвентарь алырга, ярышларга йөртү өчен әти-әнисенә машина табарга кирәк. Ә күп яшь гаиләләрнең моңа көчләре җитми. Алар алдына: «Бүген нәрсә ашарга?» – дигән сорау килеп баса. Менә шуннан соң этләргә европача тормыш вәгъдә итүчеләргә ни дияргә?!
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.

Комментарии