Җитте еларга!

9нчы декабрь көнне милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булды. Аның алдыннан гына шушы чарага багышланган «Таяну ноктасы» тапшыруын күрсәттеләр.

Премияләр күп ул бездә, монда бит милли премия! Тапшыру башында ук миллилекне тәгаенләүче критерий бармы, дигән сорау куелды. Миллилек нәрсәдә чагыла? Тик бу сорауга анык кына җавап бирүче кеше булмады.

Беренче булып сүзне җырчы Венера Ганиева алды.

– Бу проектта татар халык җырларын да җиткерә алабыз, милли киемнәрдән дә чыгыш ясый алабыз. Миллилекне менә мин ничек дип аңлатыйм инде, – дип, аптырап, сорауга каршы үзе сорау белән җавап бирде ул.

Аннан җавап ала алмагач, тапшыруны алып баручы Венера Иванова Зөфәр Хәйретдиновка борылды:

– Менә, Зөфәр абый, сез ничек уйлыйсыз, миллилекнең критерийлары бармы? Милли музыкаль премия бишенче тапкыр бирелә бит инде.

– Беренчедән, ул татар телендә. Иң төп нәрсә тел. Ул 90% миллилек. Әлбәттә инде, икенче иң зур критерий – җырларның, җырчыларның моңлы булуы, – дип җавап бирде Зөфәр Хәйретдинов.

Гаҗәп, араларында татарча җырламыйча, марича яки чуашча «сиптерүчеләр» бар микән әллә?

Сөйләшү дилбегәсен кулында нык тоткан Венера, булышасы килепме, сорауны конкретлаштыра төште:

– Милли музыкаль премиядә яңгыраган җырларның сүзләре ни дәрәҗәдә мөһим? Җырның эчтәлегенә кайтсак, темалар: әти, әни, балан, миләш, туган як. Нинди җырлар шушы номинациядә күбрәк җиңү яулады, нәрсә белән бәйле җырлар?

Җавап итеп бер генә җыр да аталмады. Юк җавап.

– Татарстанда җитәрлек премияләр бар. Һәм менә нәкъ шушы премиянең башкасыннан артыграк, зуррак дәрәҗәдә булуы нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Бу сорау да һавада эленеп калды. Венера ханыммы, туташмы, тегеләй итеп карады, болай итеп – юк!

Ат дагалаганда бака ботын кыстыра, дигәндәй, мин кысылырга җөрьәт итәм. Миллилекне тәгаенләүче критерийны үзебезчә әйтсәк, ул татар җырының үзенчәлеге булыр. Бу турыда композитор Җәүдәт Фәйзинең язмасы бар. «Бер җырны теләсә нинди көйгә һәм бер көйгә теләсә нинди җырны җырлап була. Шул бер үк сүзләрне шатлыклы һәм бик кайгылы итеп җырларга да мөмкин. Моннан ничек бер тойгы, бер фикер чыксын? Җырларыбыз булса, бар да диярлек «мәхәббәт», «үткән гомер», «ай дусларым» белән сугарылганнар. Шулардан башканы күрүе читен. Җитмәсә, тагын бер көйдә мәхәббәт тә, үткән гомер дә, ай дусларым да бер үк вакытта җырлана. Шуның өчен «боламык» була. Инде җырлар төзелешенә килсәк, ул вакытта күренеш тагын да күңелсез. (…) Репертуарлар нихәтле яңа булсалар да, алар һаман да шул мәгънәсезлектән чыкмаячаклар».

Җәүдәт Фәйзи безнең җырларыбыз «тозсызлар» дип нәтиҗә ясый. («Яңалиф» журналы, 1929 ел, №21, 16-17 битләр, «Безнең моңнар»).

Инде соңгы дәвердә татар җырына гына хас дип, «моң» төшенчәсен төрлечә әвәли башладылар. Җырны бәяләгәндә ул бер критерийга әйләнде. Юкса ул моң дигәннәре бәет, мөнәҗәтләрдә шәйләнгән чарасызлык төсмере, гаҗизлек галәмәте генәдер. Нигәдер менә шуннан тәм табарга тырышалар. Еланнан йон кыркалар, кем әйтмешли.

Мисалга меңнән берсе генә: журналист Наил Шәрифуллин «Ватаным Татарстан» гәҗитендә: «Моңыбыз белән бөек», – дип башлый да, даһи моң, берләштерүче моң, гөнаһсыз моң, кабатланмас моң, хәзинәгә тиң моңнарыбыз, сагышлы шатлыгыбыз, шатлыклы сагышыбыз, дип тезә генә. Шуның өстенә без моңнарыбыз, моңлана белүебез белән дә уникаль халык икән әле.

Мин килешмим. «Моңнарыбыз белән бөек» дию дөрес түгел. Моңыбыз белән боек без. Әүвәлгеләр: «Ирдә гайрәт булса, эше кыен булмас, башында моң да булмас», – димәделәрмени?

Кайсы гәҗит, журналны ачма, татар өчен иң мөһим нәрсә диярсең – җыр сәнгате, җырчылар турындагы язмага тап буласың. Тотыналар, татар моңы, милли моң, халык моңы, дип ярышырга. Бу ярышта татар моңнан яралгандыр, татарлар моң иясе, татар моңы – ул үзе шаккатардай бер могҗиза, дип язучы Индус Таһиров беренчелекне бирми бугай. Ул хәтта бу сүзләрнең бер генә телгә дә тәрҗемәсе юк, ди («Казан утлары» журналы, «Изге сөткә ни җитәр?»).

Нишләп булмасын? Бар! Уйгырлар аны «печаль, грусть, уныние» дип тәрҗемә итә («Уйгырча-русча лөгать», М., 1968, 719 бит). Нугайларда шулай ук «печаль, грусть, тоска» («Ногайско-русский словарь», М., 1963, 227 бит). Бу уртак төрки сүзне башкортлар да, каракалпаклар да, башкалары да тәрҗемә итә.

Ни дисең? Каләм арзан, кәгазь күп, сәвадсыз (грамотасыз) адәм юк, яза бирәләр. Әнә «Халкым минем» гәҗите болай яза: «Татар моңы – чын моң, үзәгеңә үтәрлек моң, җаннарны айкардай моң, әйтеп бетергесез моң, күңелне нечкәртә алырдай моң…» Әйбәт җыр – татарны елата алырдай җыр, дип нәтиҗә ясала. Бу ярты битле язмада «күздән яшь агызу», «елау»лар ике дистә мәртәбә кабатлана. Елатырга… елатырга… («Халкым минем», № 1, 2016).

Бу ни бу? Йөрәк кысып, дөнья тарайдымы? Болай да юаш татарны кирәкми елатырга! Җитте инде ул моңаеп сыктаулар! Остазның алтыннан кыйммәтле сүзләре белән язмамны төгәллим.

Моңлы булыр морадына җитмәгән

Мәлүл булыр хак әмерен тотмаган.

Габдерәшид ТУКТАРОВ,

Биектау районы, Биектау бистәсе

Җитте еларга!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии