- 06.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №26 (3 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
10нчы классны тәмамлагач, Алабуга педагогика институтына укырга керергә дип киттем. Беренче имтихан математикадан иде. Үтә җиңел мәсьәләләр бирделәр. Тиз генә чишеп бетердем дә, акка күчереп куйдым. Шул арада янәшә утырган урыс малаеның да мәсьәләсен чишеп бирдем. Икенче имтихан – физикадан. Аны биргән көнне математикадан имтихан нәтиҗәләрен чыгарып элгәннәр. Карасам, минем кебек эшләгәннәрнең барысына да «5»ле, ә миңа «3»ле. Аптырашта калдым. Кемгә генә сөйләсәң дә, барысы да: «Директор әйбәт, аңа кер», – ди. Шулай йөри торгач, бер татар кешесе («заочник» булды, ахрысы) минем керергә курыкканны аңлады. «Әйдә, минем дә анда керәсем бар, үзем аңлатырмын», – дип, мине директор янына алып кереп китте. Мин алдан керәм, ул минем арттан. Бусагадан атлавым булды, шапылдап ишек ябылды. Борылып карасам, теге абзый юк. Ә директор Елизов К.Ф. мине арттан этеп керткәннәрен сизенде бугай, ягымлы итеп елмайды да: «Слушаю», – диде. Аның елмаюы да, тавышы да, үзе дә безнең мәктәп директоры Андреев абыйга охшаган иде. Батыраеп киттем, шундый итеп аңлатам, моңарчы болай оста итеп беркем белән дә урысча сөйләшкәнем юк иде әле. Ул имтихан алган укытучыны чакыртты, минем эшләремне дә алып керергә кушты.
Алып керде. I вариантта иң өстә минем эш. Димәк, тапшыру тәртибен үзгәртмәгән. Геометрик мәсьәләдә 3нче битнең азагында R=12 дип язылган. Ул моның астына сызган да, «3»ле куйган. Ә чишелешнең дәвамы 4нче биттә, укытучы анысын карамаган. «Ответ – 8 см, а у тебя 12 см», – ди. Мин дүртенче битне күрсәттем. Анда R=8 см дип ярылып ята. Бу шуны күрде дә: «Ох, черт возьми!» – дип куйды. Ә директор: «Нет, товарищ Исхаков, это уж не черт возьми», – диде. Укытучы кып-кызыл булып кызарды да: «Что делать?» – ди. «Исправить! – диде директор. – Мондый эшкә башкаларга нинди билге куйган булсаң, шуны куй. Өстәвенә, ул беренче булып эшләп чыккан булган». Куйды укытучы «5»лене. Директор секретарьны чакыртып, мине «4»ле-»5»леләргә укучылар исемлегенә кертергә боерык яздырды.
Шундый ук хатаны Чаллы институтларының берсендә тагын бер укытучы кабатлый. Тик керү имтиханында түгел, ә семестр имтиханында. Студент югары математикадан имтихан тапшыра икән. Алдагы ике мәсьәләсе дөрес була, ә өченче мәсьәләсен тикшергәндә, укытучы нәкъ минем очрактагы төсле, өченче биттәге ахыргы юлның астына сыза да «2»ле куя, дүртенче битен ачып карамый. Артыннан күп йөри торгач, арадашчылар аша, студент кабат имтиханга керә. Бушка түгел, билгеле. Укытучы ведомостьны ачып карый да: «Ике мәсьәләне эшләгәнсең, өченчесен – юк, – ди, аның язма эшен актарып алып. – Эшлә шул мәсьәләне». Студент дүртенче биттәге өченче мәсьәләнең дәвамын күрсәтә. Укытучы кычкырып көлә дә: «Ярар, ул очракта акчаның яртысын гына бирерсең», – дип, «4»ле куя. Ләкин аның бу билгесеннән ни файда? Имтиханны кабат тапшырган студентны «яхшы укучылар» исемлегенә кертмиләр бит.
Менә! Ике очракта да язма эш яхшы башкарылган. Укытучыларның икесе дә өченче мәсьәләнең дәвамын ачып карамыйча, начар билге куя. Соңыннан икесе дә үзләренең хатасын төзәтә. Әгәр дә уйлансагыз, тема бер үк булса да, карашларыгыз төрлечә булыр.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы
Комментарии